Кулланучы бәхәсе:Айгөл Гатауллина

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айгөл Гатауллина latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, Айгөл Гатауллина! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Айгөл Гатауллина! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, Айгөл Гатауллина! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 172? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 4 апр 2019, 11:06 (UTC)[җавап бирергә]

ПОЗИС котлый! “Родина” мәдәният сараеның концертлар залында 8 Март бәйрәме уңаеннан, 20 нче тапкыр заводта хезмәт куючы гүзәл затларны котладылар. Йөрәктән чыккан ихлас, җылы теләкләрне шәһәр һәм завод җитәкчеләре, республиканың профсоюз оешмасы вәкилләре һәм танылган артистлар җиткерә. Серго заводында 4850 кеше эшли, шуның күп өлеше хатын-кызлар. Алар үзгәртеп-кору елларында да заводны күтәргән, хәзер дә теләсә нинди эш урынында җитештерү өлкәсендә сынатмыйлар.

Радик Хәсәнов "ПОЗиС" (POZIS) генераль директоры

Иң мөһиме – сез бар. Таяныч, өметебез безнең. Серго заводында хатын-кызлар үзләрен яклауларын тоеп эшли, җитәкчелек белән ышанычлы мөнәсәбәт булганда гына эшкә җаваплы карау өстенлек итә.

Регина Кислякова "ПОЗиС" (POZIS) 10 нчы цехы эшчесе

Сергода хатын-кызлар күп, барысын да хөрмәт итәләр. Без җитәкчеләргә бик рәхмәтле, барлык уңайлыклар тудырылган, эшлә генә. Лилия Зарипова суыткычларны үзе ясарга тели, бу өлкәдә 18 ел хезмәт итә.

Лилия Зарипова "ПОЗиС" (POZIS) өлкән мастеры

Миңа ошады бу хезмәт, 10 елдан бирле суыткычлар ясыйм. Заводта ветераннар да читтә калмый. Алар 4 меңнән артык. Лаеклы ялда булучылар теләсә кайсы вакытта ветераннар Советының ярдәмгә килүен искәртә.

Гадения Шәрипова "ПОЗиС" (POZIS) ветераннар Советы групоргы

Ныклы сәламәтлек телим, безнең заводның уңышлары күп, тагын зуррак үрләр яуласын. Барыбызны да шулай җыеп, хөрмәт итеп чакырулары өчен җитәкчеләргә рәхмәт.

Эшләргә генә түгел, яратырга, гаиләле блырга, балалар үстерергә – хатын-кызның яшәеше дә әнә шунда. Ә ир-атларсыз бу мөмкин түгел.Бәйрәм кичәсен Мәскәү кунаклары тагын да ямьләндереп җибәрә. Концерт һәркем күңеленә хуш килә.

Изге Касыйм чишмәсе[вики-текстны үзгәртү]

Изге Касыйм чишмәсе Ял көннәрендә авылга ,әниемнең туган ягына , Яшел Үзән районы Тау Иле авылына ашыгабыз без. Таулар арасына сыенып утырганга , исеме дә Тау Иле дип уйлый идем мин аның. Бактың исә төрле фикерләр бар икән. Өч дистә ел гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган әбием Каюм Насыйриның “Сайланма әсәрләр җыентыгы” белән танышырга тәкъдим итте. “Зөя өязе авылларының тарихы шушы китапта тупланган”,- диде ул. Шушы җыентыктан Тау Иле авылының тарихы гаять үзенчәлекле икәнлеген аңладым мин. Авылга XIV нче гасырда ук Таугилде бабай нигез сала. Ул 50-60 хуҗалыктан торган гадәти бер татар авылы була. Көннәрдән -беркөнне авыл аша бер мөсафир уза. Ул бик нык сусаган була.Никадәр генә үтенсә дә , авылның бер кешесе дә юлаучыга су тәкдим итми. Шуннан соң бу кеше авыл кешеләрен каргый имеш. Авылыгыз 50-60 морҗадан артмасын да, кимемәсен дә ди. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, бүген дә Тау Иле авылында 40- 50 хуҗалык җан асрый, әмма мин бүген бу авыл кешеләре турында гел җылы сүзләр генә әйтә алам. Бер –берсенә генә түгел , урман- кырларга да, җир-суга да үтә игътибарлы , сакчыл карашлы Тау Иле кешеләре. Каян беләсең?- диярсез. Тау Иленә кергәндә , күпләрне купшы ылыслары белән сокландырган яшь наратлар каршы ала. “Алар Карашәм зиратына утыртылганнар, гомер- гомергә җире тигез, туфрагы уңдырышлы булса да, авыл кешеләре бу урынны изгелегенә ышанып, кадерләп, хөрмәтләп яшәгән. “,- ди әбием. Киләчәк буынга да кисәтү, искәртү йөзеннән, зират урынына “Карашәм зираты ” дигән истәлекле таш та куелган. “Бу урын турындагы гыйбрәтле тарих моның белән генә бетми ”,- дип сүзен дәвам итә әбием. – Риваятьләрдән мәгълүм булганча, 14 нче гасырда Тау Иле авылында Касыйм исемле изге карт яшәгән. Тик нишләптер, аны авыл кешеләре яратмаган . Шунлыктан ул гаиләсе белән хәзерге Карашәм авылына килеп урнашкан. Касыйм бабай үлгәч, авылдашлары аның мәетен Тау Иле кырыена урнашкан Карашәм зиратына алып килеп күмәргә карар кылганнар. Шул вакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән һәм Тау Иленә орынып диярлек торган Ислам авылы кырыена килеп төшкән, шулай итеп, Касыйм бабайны Ислам авылы кырыена күмгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, бу каберлектән ерак түгел чишмә тибеп чыкан. Аны “Изге Касыйм чишмәсе” дип атаганнар. Кешеләр аның суыннан шифа һәм дәва тапканнар, бу вакыйгаларның хаклыгына иманым камил, чөнки хәзер дә чишмә сукмагыннан кеше өзелми , теләсәң, сине дә алып барам“,- дип сүзен йомгаклады әбием. Бармыйммы соң?! Күп уйлап тормый, без сәфәргә кузгалдык. Мине тирән кызыксыну бөтерә: нинди ул чишмә, башка су чыганакларыннан нәрсәсе белән аерыла, 14 нче гасырдан бирле ничек кипмәгән дә саекмаган ул? Чишмәне үз күзләрем белән күргәннән , суын татып караганнан соң, мең төрле соравыма җавап табар өчен, суны савытка тутырып, үзем белән алам. Калганы инде фән эше. Хәзер эзләнү- тикшеренү эшен башласаң да була. Тикшерү кагыйдәсе түбәндәгедән гыйбарәт: Чын мәгънәсендә төгәл нәтиҗәләр алу өчен, чыганактан өч тапкыр су алу мәслихәт, нәтиҗәдә уртача билгене табу кирәк. Суны алу һәм тикшерү вакыты кыскарак булган саен ,нәтиҗә төгәлрәк була, шуңа күрә якшәмбе көнне алган суым белән дүшәмбе гимназиябезнең химик лаборатория бүлмәсенә ашыгам һәм бер нәрсәне анык беләм: эксперимент төгәл методик рекомендацияләргә нигезләнергә тиеш. 1. Суда водород ионнарын, ягъни рН факторны билгеләү. Тикшеренү эшенең барышы: универсаль индикатор кәгазь ярдәмендә суның рН күрсәтмәсен билгелибез. 2. Су температурасының сыйфатына тәэсир итүен тикшерү. Тикшеренү эшенең барышы: термометрны 2 минутка 10 см тирәнлектә суга төшерәбез, термометрны судан алмыйча гына , температураны билгелибез. 3. Суның тоныклыгын тикшерү. Тикшеренү эшенең барышы: кәгазь фильтрның массасын билгеләү өчен, аны бизмәндә үлчибез, 1 литр чишмә суын фильтр аша үткәрәбез, кулланылган фильтрны киптерәбез һәм фильтрлаганга кадәр һәм фильтрлаганнан соң булган су массасының аермасын билгелибез. 4. Суның төсен билгеләү . 5. Судагы нитрит һәм нитратларларны билгеләү. Тикшеренү эшенең барышы: Кәгазь индикаторны ( бер тасма) тикшерелә торган суга төшерәбез. Суда нитрат-ионнарының 10мг/л., ә нитрит-ионнарының -1мг/л. булуы нормаль күренеш санала. 6. Суның үтә күренмәлелеген билгеләү. Тикшеренү эшенең барышы: 30 см лы пыяла цилиндрга чишмә суы салабыз. Өстәлгә гәҗитнең стандарт шрифтлы текстын куябыз. Су салынган цилиндрны тексттан 5 см биеклеккә күтәрәбез. Текстны су баганасы аша укыйбыз. Су үтә күренмәле дигән нәтиҗә ясыйбыз. 7. Суның исен билгеләү. Суның исен бүлмә температурасы һәм 50-60 градуска кадәр җылытып билгелибез 8. Чишмә суында эрегән кислород күләмен билгеләү Тикшерү эшенең барышы: Чишмә суын фильтр аша үткәрәбез. 10 мл. Фильтр аша үткәрелгән суга 0,5 мл. 30 процентлы күкерт кислотасы һәм 1мл. 0,01н. калий пергаменты эремәсе (КМnО4) салабыз. Барлыкка килгән сыекчаны яхшылап бутыйбыз һәм 20 градус җылылыкта 20 минут тотабыз. Нәтиҗә түбәндәгечә билгеләнә: Әгәр эремә ачык алсу төстә булса- суда 1мг/л. кислород, кызгылт- алсу төс кислородың - 2мг/л, аз гына кызгылт- алсу кислородның -4мг/л., күренер- күренмәс кызгылт- алсу -6мг/л., сизелер – сизелмәс алсу төс-8мг/л., сары төс кислородның суда 16мг/л. булуын күрсәтә.

Шулай итеп, нәтиҗә ясар чак җитте. “Касыйм чишмәсе” суы- составында фтор булган табигый артизиан чыганак. Аның иң зур өстенлеге- бик аз минирализацияләнгән булуында (0,9 - 1,2 г/дм3). Шушы искиткеч сыйфаты аркасында,ул кеше организмының һәр тукымасына җиңел генә үтеп керә һәм органнарга тозлар утыруны кисәтә. “Касыйм чишмәсе” суында бердәм биологик актив комплекс тудыручы 20 дән артык микро һәм макро компонет билгеләнә.  Суның составы шуның кадәр камил, ул теләсә кайсы яшьтәге һәм теләсә нинди диета тотучы кеше өчен  бердәй файдалы. Менә ни өчен ундүртенче гасырдан бирле сукмагыннан кеше өзелми бу чишмәсең.  Суның бер тәмен татыганнар инде аңа битараф кала алмый. 

Сәләхова Алсу, Яшел Үзән шәһәре, 5 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы

“Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы герое исеменә лаек булган татарлар” музее[вики-текстны үзгәртү]

“Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы герое исеменә лаек булган татарлар” музее

 Безнең 5 нче татар гимназиясендә, бәлки ул Рәсәйдә бердәнбердер, “Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы герое исеменә лаек булган татарлар” музее бар. Музейның оешу тарихы XX гасырның 90 нчы елларына барып тоташа. Шәһәребездә генә түгел, ә Республикабызда, беренчеләрдән булып, татар мәктәбе ачуда башлап йөргән милләпәрвәр шәхес Хөсәенов Александр Галинурович инициативасы белән башланып китә әлеге музейны оештыру эше. Халык мәгарифе отличнигы, шәһәребезнең мәртәбәле тарих укытучысы Александр Галинурович яшь буынның үзаңын үстерүдә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә музейның кирәлеген һәрдаим күз уңында тота. 
 Иң элек бай материал туплана. Бу эшкә гимназиянең барлык укытучылары җәлеп ителә. Ул вакытта әле интернет мәктәпләргә кереп кенә килә. Шуңа күрә дә материалларның күпчелек өлеше китапханәләр, архив документлары аша туплана. Геройларның туганнары белән хатлар аша аралашып, бик күп кыйммәтле мәгълүматлар, документлар, фоторәсемнәр җыела. Советлар Союзы бәйсез дәүләтләргә таркалган буталчык чорда хатлар аша аралашу җиңел булмый. Шулай итеп, берничә ел эчендә бай материал туплана. Һәм, ниһаять, 2002 нче уку елында музей тәүге тапкыр экскурсантлар өчен үзенең ишекләрен ача. Биредә Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән 200 гә якын татар милләтеннән булган Советлар Союзы геройлары турында мәгълүмат бирелгән. Музей белән танышу Совет Армиясе маршаллары Р. Я. Малиновский, К.К. Рокоссовский, Л.А. Говоров, И.С. Коневларның Татар сугышчыларының Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтүләре турында әйткән цитаталарын укудан башлана. 
  Музей берничә бүлектән  тора. Бүлекләр хронологик тәртиптә урнаштырылган. 1941-1945 нче елларны үз эченә ала.  Советлар Союзы геройлары турында белешмә,  фоторәсемнәре, документлары, архив материаллары, кайберләренең шәхси әйберләре урын алган. Алар арасында фашизм тоткынлыгында яшерен оешма төзегән, дошманга каршы җырлары белән дә көрәшкән, гильотинада башы киселгән патриот шагыйрь Муса Җәлил, үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, дистәләрчә иптәшләрен үлемнән саклап калган Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), Берлинны бомбага тоткан очучы Мәгубә Сыртланова, рейхстагка беренчеләрдән булып байрак кадаган Гази Заһитов һәм башка бик күп милләтәшләребез бар. Без тарих дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә музейга теләп киләбез. Ватаныбыз азатлыгын саклап һәлак булган каһарманнарның батырлыгына сокланабыз һәм баш иябез.
 Александр Галинурович безнең арадан киткәнгә дә, шактый еллар үтте инде. Ләкин ул исән чагында ук үзенә һәйкәл салып калдырды. Музей. Ә Музей ул-хәтер. Шуңа да,  музейга килгән саен, Александр Галинуровичны да искә алабыз.

11 нче А сыйныфы укучысы

                                                Кашапов Илшат