Кулланучы бәхәсе:Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбе

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбе latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 110? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 7 апр 2019, 19:39 (UTC)[җавап бирергә]

Гөмбәләр һәм аларның класслары[вики-текстны үзгәртү]

Чыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref></ref>
Гөмбәләр Хитридиомицетлар классы Җир шарында Хитридиомицет 750 гә якын төре исәпләнә. Гөмбәләр

  Хитридиомицетларга, башлыча, үсемлек һәм гөмбәләрдә, умырткасыз хайваннарда тереклек итә торган паразит төрләре керә. Без яши торган уртача климатик зонада Хитридиомицетларга керүче вәкилләренең берсе- кәбестә үрентесендә һәм башка үсемлекләрдә  “караяк”авыруын кузгатучы Ольпидиум ыругы гөмбәләре очрый. Зарарланган үсемлекнең  сабагы төптән карала, әкренләп нечкәрә һәм чери. Үсемлек, гадәттә, үлә. Бу  гөмбә бигрәк тә артык дымлы парникларда үрчи, шуңа күрә парникларны ешрак җилләтергә һәм туфрагын ел саен алмаштырырга кирәк.


Аскомицетлар, яки Сумкалы гөмбәләр классы

   Аскомицетлар-гөмбәләрнең иң зур таксоннарыннан берсе. Бу класска төзелеше буенча да, яшәү рәвеше буенча да үзенчәлекле 30 меңнән артык төр керә. Аларның вегетатив өлеше тармакланган һәм күзәнәкләргә бүленгән гөмбәлектән тора. Аскомицетлар барлык табигый зоналарда һәм регионнарда киң таралган.

Латинча “аск”- сумка дигән сүз, гөмбәләрнең бу классына исем шуннан чыгып бирелгән. Алар арасында безгә иң билгелесе-чүпрә гөмбәсе. Чүпрә гөмбәсенең кеше организмы өчен агулы матдәләр барлыкка китерми. Бу гөмбәләр эшчәнлегеннән азык продуктлары бозылганда азыкның тәме һәм төсе үзгәрә дә, анда , агулы гөмбәләрдә һәм бактерияләрдәге кебек, зарарлы матдәләр тупланмый. Ләкин авыру кузгатучы чүпрә гөмбәләрне дә бар, мәсәлән, Кандида ыругы гөмбәләре тиредә Һәм органнарның лайлалы тышчасында микоза авыруын китереп чыгара. Аскомицетлар арасында паразит төрләр күп. Бакчаларда без яфраклары он кебек ак порошок белән капланган үсемлекләрдә гөмбәләр тудырган “ончыл чык” авыруы. Ул крыжовник, карлыган, кыярда гына түгел , ә бәлки кыргый үсемлекләрдә дә очрый. Бу авыруны Сферотека ыругы гөмбәсе кузгата.
Дейтеромицетлар классы Аскомицетлар һәм Базидиомицетлар белән беррәттән , Дейтеромицетлар –гөмбәләрнең иң зур төркемнәреннән берсе. Төрле билгеләүләр буенча, класска 25 меңнән 30 меңгә кадәр төр керә. Бу класс вәкилләре арасында кеше үзенең эшчәнлегендә еш очрата торган төрләр төркеме бар. Бу –азык продуктларында очрый торган яшел, зәңгәрсу һәм кара күгәрек гөмбәләре. Алар шулай ук төрле промышленность әйберләрендә һәм материалларында да була. Уңайлы шартларда, бигрәк тә дымлылык һәм температура югары булганда, бик кыска вакыт эчендә алар тукымаларны, тирене, хәтта электр изоляциясен бозарга мөмкин. Икенче яктан, бу күгәрек гөмбәләренең Аспергилл һәм Пеницилл ыгугларыннан булган төрләре микробиология промышленностенда антибиотиклар табу өчен, шулай ук азык продуктлары- сырлар (рокфор, камамбер) әзерләү өчен киң кулланыла. Аспергилл, гадәттә, дымлы юыну бүлмәләрендә кара кунык рәвешендә су үткәрү торбаларында, кафель плиткаларда һәм стеналарда очрый. Тереклек эшчәнлеге процессында аспергилл әйләнә- тирәлеккә лимон кислотасы бүлеп чыгара. Аның бу үзлеген промышленностьта саф азык лимон кислотасын табу өчен файдаланалар. Пеницилл күбрәк азык продуктларында барлыкка килә. Вареньеда, бозыла башлаган алма яки апельсиндагы күгелҗем-яшел төстәге күгәрек элпәсе- пенициллның споралар барлыкка килү стадиясе ул. 1928 елда инглиз микробиологы А.Флеминг беренче булып пенициллның бактерияләр үсешен тоткарларга сәләтле матдә бүлеп чыгаруына игътибар итә һәм бу матдәне пенициллин дип атый. Пенициллинның ачылуы медицинада кискен борылыш ясый, төрле инфекцияләрне- туберкулез, сепсис, дифтерия һәм башкаларны дәваларга мөмкинлек туа.


Зигомицетлар классы Зигомицетларның бөтен Җир шарында таралга 600 ләп төре билгеле. Аларның күбесе – туфракта үсемлек һәм хайван калдыкларында тереклек итүче коры җир организмнары. Кайбер зигомицетлар югары төзелешле гөмбәләрдә, хайваннарда һәм кешедә паразитлык итәләр. Бу класс гөмбәләрнең барысында да бер күзәнәктән торган, тармакланган гөмбәлек була. Мукор ыругы гөмбәләре целлофан пактеларда озак сакланган икмәктә ак мамык сыман күгәрек барлыкка китереп үрчи башлый. Берникадәр вакыттан соң гөмбәлек җепселләрнең очында булавка башыннан кечкенәрәк кара төстәге башчалар ясала, шунда бик күп санда споралар өлгерә. Өлгергән споралар соңыннан һавада тарала. Мукор – бу классның иң киң таралган вәкиле. Ул тиз узләштерелүчән шикәргә бай продуктларда барлыкка килә. Шикәрне бик тиз үзләштергәннән соң, катлаулырак органик матдәләрне таркатучы башка организмнарга урын биреп, үзләре юкка чыгу сәләтенә ия булганнары өчен, бу гөмбәләрне “оппортунистлар” дип атыйлар.


Базидиомицетлар классы Бу класска кеше “гөмбә” дип атаган барлык төрләр керә. Алар арасында ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз, шулай ук агулы гөмбәләр бар. Базидиомицетлар 25-30 мең төрне берләштерә. Алар барысы да табигатькә һәм кешегә бик кирәк. Биоценозда гөмбәләр бик әһәмиятле урын алып тора. Гөмбә бер төрлеләре өчен – азык, икенчеләре өчен азык та, яшәү урыны да. Ләкин күпчелек гөмбәләрнең төп әһәмияте үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларын минераль матдәләргә кадәр эшкәртүдән гыйбарәт, ә минераль матдәләр яңадан үсемлекләр тарафыннан файдаланыла ала. Андый гөмбәләр сапротрофлар дип атала. Базидиомицетлар арасында паразит гөмбәләр дә очрый. Мәсәлән кисәү гөмбәсе. Үсемлекләрнең бу гөмбә белән зарарланган өлешләре корым белән капланган кисәүне хәтерләтә. Мондый паразит гөмбәләрдән бигрәк тә бөртекле культуралар – бодай, арыш, кукуруз нык зыян күрә. Кукурузда куыкчыклы кисәү авыруын Устиляго ыругына кергән гөмбә китереп чыгаруы билгеле. Бу гөмбә, башка күп төрләр кебек үк, бик тиз үзгәрергә һәм химик препаратларга ияләнергә сәләтле булганы өчен, генетик экспериментларда һәм тикшеренүләрдә киң кулланыла. Базидиомицетларга гадәти ашарга яраклы гөмбәләр – әтәч гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә, җирән гөмбә, баллы гөмбә, болын һәм көтүлекләрдә еш очрый торган яңгыр гөмбәләре дә керә. Аларның эшләпәсе һәм төбе булмый. Бу гөмбәләрнең үрчү өлеше теннис тубы кебек шар формасында яки грушасыман. Яңгыр гөмбәләре зурлыклары буенча гөмбәләр арасында чемпионнар – диаметрлары 70 см га кадәр җитәргә мөмкин. Споралар өлгергәндә, тишек барлыкка килә, аннан споралар очып чыга, гөмбә “төтенләгән”сыман була. Шушы үзенчәлеге өчен халык телендә бу гөмбәне “бүре тәмәке” дип йөртәләр. Яшь гөмбәләр ашарга яраклы, тәме буенча шампиньонны хәтерләтә. Базидиомицетлар классына керүче агулы гөмбәләргә, бигрәк тә ашарга яраклыларына, охшаш төрләре белән агулану очраклары күп. Ак гөмбәгә бик охшаган, ашарга ярамый торган гөмбә бар, бу үтле гөмбә, яки ялган ак гөмбә. Ак гөмбәнең эшләпәсе астан ак яки саргылт, төбе челтәрсыман бизәкле, йомшагы да ак төстә, кискәч тә үзгәрми. Аңа охшаган ялган гөмбәнең эшләпәсе астан алсу төстә, төбе кара челтәрсыман бизәкле, йомшагы, кискәч, алсу төскә үзгәрә. Үтле гөмбә агулы түгел, ләкин ул, ут кебек, бик ачы. Агулы, гөмбәләрдән иң куркынычлысы – аксыл томсык гөмбә. Бу гөмбә белән агуланган кешене үлемнән коткарып булмый диярлек. Чөнки агулануның беренче билгеләре (баш авырту, баш әйләнү, күрүнең начарлануы, тынычсызлану), бу гөмбәне ашаганнан соң, 10-12 сәгать, кайвакыт 30 сәгать узгач кына беленә башлый. Шушы вакыт эчендә агу, организмда таралып, “үз эшен башкарырга” өлгерә, һәм, бөтен көчне куеп дәвалауга да карамастан, кешенең терелүенә өмет калмый. Аксыл томсык гөмбә ашарга яраклы шампиньонга бик охшаган. Шампиньонның җәймәсе – алсу, аннан шәмәхә төскә керә, ә аксыл гөмбәнең җәймәсе ак, эшләпәсе өске яктан яшькелт төстә була. Моннан тыш, аксыл гөмбә төбенең аскы өлешендә ертык капчыксыман гомуми япма калдыклары була, шампиньонда ул юк.
Гомумән, гөмбә җыю кагыйдәләре катгый һәм аларны һәркем белергә тиеш: 1. Үзең белмәгән гөмбәгә сузылма. 2. Шикле гөмбәләрне җыйма. 3. Ашарга яраклы гөмбәләрне кисеп кенә җый. 4. Гөмбәләр турында белемеңне һәрвакыт тулыландырып тор.
Оомицетлар классы Оомицетлар – үзенә бертөрле гөмбәсыман организмнар. Кайвакыт аларны, сулы тирәлектә тереклек итәргә сәләтле булганнары өчен, “су күгәрекләре” дип тә атыйлар. Оомицетларның 475 кә якын төре билгеле. Оомицетлар классына, фитофторадан тыш (халык телендә “бәрәңге череге” дип йөртелә), башлыча, паразитлык итүче Сапролегния ыругы гөмбәләре кызыклы. Алар чери башлаган хайван калдыклары белән туклана, шулай ук авыру балыкларда, уылдыкларда һәм балык маймычларында паразитлык итәргә мөмкин. Кайвакыт бу гөмбәләр белән зарарланган балыкларның саңак ярыкларында, койрык янында, аркасында яки башка өлешләрендә мамыксыман мицелийны күрергә була. Балык хәлсезләнә, хәрәкәте акрыная һәм, ниһаять, үлә. Акрын агымлы сулыкларда хәлсезләнгән һәм җәрәхәтләнгән балыклар сапролегниядән бик нык интегергә мөмкин. Әгәр аквариумда кислород җитәрлек булмаса һәм су пычрак булса, бу авыру аквариум балыкларында да күзәтелә. Сапролегниягә каршы төрле чаралар кулланыла, мәсәлән, балыкларны марганоцовка, аш тозы эремәләренә төшереп алу. Соңгы елларда суны ультрашәмәхә нурлар белән зарарсызландыру кулланыла башлады. --Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбе (бәхәс) 7 апр 2019, 18:21 (UTC)--Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбе (бәхәс) 7 апр 2019, 18:21 (UTC)[җавап бирергә]