Кулланучы бәхәсе:Илүзә

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илүзә latin yazuında])

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Илүзә! Татар Википедиясенә рәхим итегез! Бу ачык эчтәлекле энциклопедиягә Сез дә мәгълүмат өсти аласыз. Сезгә Җәмгыять үзәге ярдәм итә ала. Шулай ук Сез администраторларга язып, алардан ярдәм сорый аласыз. Бездә Ярдәм бүлеге эшли.

Онытмагыз: язганда әдәби телне куллану сорала. Сезгә кирилл графикасын кулланырга мөмкин, латин графикасында яңа мәкаләләр язу Татар Википедиясендә вакытлыча тыелды.

Википедиядә мәкаләләрнең авторлары юк – аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин бәхәсләрдә һәм форумнарда үз имзагызны калдырырга кирәк. Моның өчен ~~~~ символын куегыз.

Сезгә үз сәхифәгезне бизәргә мөмкин. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре.

Баш битне күзәтергә онытмагыз. Атна саен яңа проектлар барлыкка килә, аларда катнашырга була. Шулай ук Википедиянең мөһим вакыйгалары Актуаль шаблонында күрсәтелә.

Уңышлар Сезгә!


Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar language is not good enough, that's no problem. We have an Embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! --Рашат Якуп 25 гый 2011, 14:31 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт!

Беренче мәкалә белән![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Илүзә!

Сезне Татар Википедиясенә язган беренче мәкаләгез («Шакур») белән котлыйм! Алдагы барлык эшегездә дә сезгә уңышлар телим! --Zahidulla 6 мар 2011, 09:34 (UTC)[җавап бирергә]

Сайланган мәкалә[вики-текстны үзгәртү]

Сез ясаган Лишайниклар мәкаләсен сайланган мәкаләгә тәкъдим итәргә җыенам. Аннары ул бер ай буе баш биттә торачак. Әмма сайланган мәкалә булырга аңа чыганаклар җитми. Чыганакларны язуыгызны сорыйм. Рәхмәт! --Zahidulla 27 мар 2011, 06:32 (UTC)[җавап бирергә]

Тукай проекты[вики-текстны үзгәртү]

Сезне Тукай проектына чакырам! Тукай ролен уйнаган артистларның исемлеген төзеп, алар турында мәкаләләр язарга кирәк иде))) --Айдар Шәйхи

Мин мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшлим һәм соңгы арада Википедияда еш мәкаләләр язуымның сәбәбе каникуллар иде. Хәзер буш вакытым әзәйде, әмма, әлбәттә, булдырган хәтле мин проектка булышырга тырышырмын. --Илүзә 31 мар 2011, 12:27 (UTC)[җавап бирергә]

Туган тел көне белән![вики-текстны үзгәртү]

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстанда, шул уңайдан, Туган тел көне. Сезне чын күңелдән Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм һәм Википедиягә керткән хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Тукаебыз язып калдырган:

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем cин туган тел аркылы.»

Татар Википедиясенең дә максаты туган телебез, татар телендә, белем туплау һәм тарату. --Zahidulla 26 апр 2011, 04:30 (UTC)[җавап бирергә]

Зур рәхмәт! --Илүзә 28 апр 2011, 12:57 (UTC)[җавап бирергә]

Әдәби орден
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм Шигърият бәйрәме уңаеннан, Габдулла Тукайга багышланган проектта катнашып, Тукай ролен башкарган артистлар турында мәкалә язганыгыз өчен, барлык Википедиячеләр исеменнән, --Айдар Шәйхи 27 апр 2011, 12:39 (UTC)[җавап бирергә]
P.S. Зинһар, гафу итә күрегез, кичә сезгә орден тапшырырга онытканмын шул) --Айдар Шәйхи 27 апр 2011, 12:39 (UTC)[җавап бирергә]

Әлбәттә, гафу итәм. Зур рәхмәт! --Илүзә 28 апр 2011, 13:00 (UTC)[җавап бирергә]