Кулланучы бәхәсе:Иштуган мәктәбе

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иштуган мәктәбе latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, Иштуган мәктәбе! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Иштуган мәктәбе! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, Иштуган мәктәбе! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 124? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 5 апр 2019, 11:27 (UTC)[җавап бирергә]

Һади Такташ Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев 1901 нче елның 1 нче гыйнварында Тамбов губернасы Спасс өязе Сыркыды авылында күп балалы гаиләдә туган. Беренче белемне туган авылында ала, аннан соң күрше Пешлә авылында укый. Укыган вакытларында ук Габдулла Тукайга сокланып, беренче шигырьләрен яза. Сыркыды авылында һәм Торбеево бистәсендә туганнары бар. 1915 нче елда Бохарага китә, анда бай туганнарында яши, аннан соң приказчик ярдәмчесе булып эшли. 1918 нче елда үзенең беренче шигырьләрен “Олуг Төркестан” гәҗитендә бастырып чыгара. Шул ук елның көзендә туган авылына кайта, укытучылык курсларында укый, аны укып бетергәч, укытучы булып эшли. 1919 – 1920 нче елларда Оренбургта яши, “Ачлык тавышы” татар гәҗитендә редактор булып эшли, анда үзенең шигырьләрен бастырып чыгара. 1921-1922 нче елларда Ташкентта яши, Төркестан эшче-дехкан коммунистлар университетында туган тел укыта, күп яза. 1922 нче елның җәендә - Мәскәүдә; Көнчыгыш эшчеләр коммунистик университетка укырга керә, Маяковский, Есенин һәм башка шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлый. Тиздән Казанга күчеп кайта, 1927 нче елда “Җир уллары” шигъри җыентыгы басыла. Һәр ел саен аның яңа әсәрләре дөнья күрә, Татар драма театрына пьесалар яза. 1931 нче елның 8 нче декабрендә Казанда тиф авыруыннан үлә. Һади Такташ исеме белән Казанда, Яр Чаллыда, Саранскида, Торбеевода һәм Татарстанның төрле төбәкләрендә урамнар аталган. 2015 нче елның 25 нче июлендә Ульян өлкәсе Мәләкәс районы Аллагол авылында һади Такташка дөньяда беренче бюст куела. 2017 нче елның 30 нчы августында Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары скверында шагыйрьгә һәйкәл куела (скульпторлары Андрей Балашов, Асия Миннулина, архитектор Герман Бакулин) Шагыйрьнең туган авылы Сыркыдыда Һади Такташ исемендәге колхоз булган, шулай ук, 2004 нче елда музей ачыла. Аның поэмалары: “Яшерелгән корал” “Югалган матурлык” “Камил” “Гасырлар һәм минутлар” (В.И.Ленинга багышланган) “Алсу” “Мәхәббәт тәүбәсе” “Киләчәккә хатлар” Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап Кабыргасыз, йомшак урыс теле, Ничек борсаң шулай борыла, (Башка чарасы юк) Безнең агай-эне Эләккән һәр урыс сүзенең Кабыргасын тотып сындыра! Сүз юк — Урыс телен белү кирәк нәрсә. Ләкин Кирәклеген аның бутыйлар, Татарларга татар була торып, Урысчалап доклад укыйлар. Ответработниклар! Бәлки, Урыс теле шәп тел икәнлекне Күрсәтүдер сезнең уегыз, Яхшы эш ул, Тик шулай да зинһар куегыз! Ответ дигән сүзнең «в» сын ашап, «Әтбит» дигән булып йөрисез, «Моя» белән «мой»ның муенын борып, Үтерергә, ахры, телисез. «Совсем» сүзен «чәпчим» чәпчеттегез, Урыс аңламаслык иттегез, Бу ни хәл бу, «әтбит работниклар», Бу нинди юл белән киттегез?! Татар газетына урысчалап Мәкаләләр язып бирәсез (Секретарьга кушып яздыруны Сизмиләр дип, ахры, беләсез...). Урыс теле инде урыс белән Сөйләшергә, әйтик, яраса, Татар теле ул бит татар белән Аңлашырга ярый лабаса... Караморкина Анастасия, Иштуган урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф укучысы.

Муса Җәлил (1906 – 1944)

Биография Гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе – Мостафа Җәлилов, әнисе – Рәхимә Җәлилова (кыз фамилиясе – Сәйфуллина). Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый, анда теологиядән тыш дөньяви фәннәр өйрәнә: әдәбият, рәсем һәм җыр. 10 – 11 яшьләрендә шигырьләр яза башлый, ләкин алар югалган. Беренче сакланып калган шигыре (“Бәхет”) 13 яшендә иҗат ителгән. 1919 нчы елда комсомол сафларына керә һәм укуын Татар халык мәгарифе институтында дәвам иттерә(Оренбург). Гражданнар сугышында катнаша. 1927 нче елда МГУның этнологик факультетының әдәбият бүлегенә укырга керә. 1931 нче елда МГУның әдәбият факультетын тәмамлый. Юридик факультет студенты Варлам Шаламов белән бер бүлмәдә яши. Шаламов аны үзенең “Студент Муса Җәлилов” хикәясендә сурәтләгән (1972 нче елда басылган). 1931-1932 нче елларда ВЛКСМ тарафыннан нәшер ителүче татар балалар журналларында редактор була.1933 нче елда - Мәскәүдә чыгучы татар газетасы “Коммунист”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе. Анда ул совет шагыйрьләре А.Жаров, А.Безыменский, М.Светлов белән таныша. 1932 нче елда Свердловск өлкәсенең Надеждинск шәһәрендә яши һәм эшли (хәзерге атамасы – Серов).1934 нче елда ике җыентыгы басыла: комсомол темасына язылган “Орденлы миллионнар” һәм “Шигырьләр һәм поэмалар”. Яшьләр белән эшли: аның фатихасы белән татар әдәбиятына А.Алиш һәм Г.Әпсәләмов килә. 1939 – 1941 нче елларда Татар АССРның язучылар Союзының җаваплы сәркатибе була, Татар опера театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1941 нче елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Өлкән политрук дәрәҗәсендә Ленинград һәм Волхов фронтларында сугыша, “Отвага” газетасы корреспонденты була. 1942 нче елның 26 нчы июнендә Мясной Бор авылы янында барган Любан һөҗүм итү операциясе вакытында Муса Җәлилнең күкрәге яралана һәм ул әсирлеккә төшә. Радом (Польша) янындагы Едлиньскта “Идел – Урал”легионы оеша, Муса Җәлил легионерлар тарафыннан оештырылган группага керә һәм хәрби әсирләрнең качуын оештыра. Мәдәни – агарту эшләре тапшырылуыннан файдаланып, Муса Җәлил әсирләр арасында хор капелласына үзешчән артистлар җыю рәвешендә яшерен оешмага яңа әгъзалар туплый. Ул Н.С.Бушманов җитәкчелегендәге “Берлин комитеты ВКП(б)” дип аталган яшерен оешма белән бәйле була.

“Идел – Урал” легионының Витебскка җибәрелгән 825 нче батальоны 1943 нче елның 21 нче февралендә восстаниегә күтәрелә, аның нәтиҗәсендә сугышчыларның бер өлеше(500-600ләп кеше) корал белән белорус партизаннарына кушыла. Легионның калган 6 батальонының үзәк составы шулай ук РКК  һәм партизан ягына чыга.

1943 нче елның августында, җентекләп әзерләнгән восстаниягә берничә көн калгач, гестапо Җәлилне һәм яшерен оешманың күп кенә әгъзасын кулга ала. Яшерен оешма эшендә катнашкан өчен Муса Җәлил 1944 нче елның 25 нче августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.


Петрова Светлана, Саба муниципаль районы Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Татар теле

    Татар теле (тат.татар теле,татарча/tatar tele, tatarca)- татарларның милли теле, Татарстан Республикасының дәүләт теле, Россия Федерациясендә милли телләрдә сөйләшүчеләр арасында икенче урында торучы тел. Идел буе кыпчак төркемчәсенең төрки телләр төркеменә керә. 
   Элегрәк бу термин берничә төрки телләр атамасы булып та йөргән. 
    Татар теле Татарстанда, Башкортстанда, Марий Эл,Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Төмән, Ульян, Самара, Әстерхан, Саратов, Түбән Новгород, Пенза, Рязань, Тамбов, Курган, Томск өлкәләренең кайбер районнарында, Рәсәйнең Пермь ягында, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Кыргыз һәм Төркмәнстанның   татарлар яшәгән  җирендә киң таралган. 
     Рәсәйдә татар телендә сөйләшүчеләр саны, 2010 нчы елга,  4,28 миллион тирәсе  кешене тәшкил итә. Татар теле – башкортлар, руслар, чувашлар һәм марилар арасында, шулай ук Рәсәйнең башка халыклары арасында да киң таралган.
   Татар теле, рус теле белән беррәттән Татарстан Республикасында дәүләт теле ( 1992 нче елгы “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы Татарстан Республикасы әмеренә туры китереп). Татарстанда татарлар яши торган җирлектәтатар теле кулланыла торган уку һәм тәрбия бирү , мәктәпкәчә тәрбия бирү, башлангыч һәм урта белем бирү учрежденияләре бар.
  2017 нче елны Татарстанның парламенты мәктәпләрдә татар телен сайлап алу хокукы буенча укыту өчен тавыш бирде. Белем бирү системасыннан татар теле мәҗбүри укыту предметы буларак төшереп калдырылды. Татарстанның прокуроры Ильдус Нафиков әйтүенчә, укучылар татар телен әти-әниләренең язмача ризалыгы белән дәүләт теле буларак сайлап алу мөмкинлеге белән атнага ике сәгать өйрәнә алалар. 
   Татар телендә дәреслекләр, фәнни,  әдәби, публицистик әдәбият, йөзләрчә гәҗит – журналлар бастырылып чыгарыла, радио һәм телетапшырулар алып барыла, театрлар эшли. Татар телен фәнни өйрәтү үзәкләре булып Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе факультеты, Татар дәүләт гуманитар – педагогия университетының татар филологиясе факультеты һәм Татарстан Республикасының тел һәм сәнгать фәннәр Академиясе.
  Татар телен һәм аның диалектларын өйрәнүгә  зур өлеш  Г.Х. Алпаров, В.А. Богородицкий, Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Л.З.Җәләй, М.А. Фәзлуллин кебек галимнәр кертә. 

Иванова Лариса, Иштуган урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф укучысы.