Кулланучы бәхәсе:МББУ "16 нчы мәктәп ЗМР ТР"

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/МББУ "16 нчы мәктәп ЗМР ТР" latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, МББУ "16 нчы мәктәп ЗМР ТР"! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, МББУ "16 нчы мәктәп ЗМР ТР"! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, МББУ "16 нчы мәктәп ЗМР ТР"! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 127? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 27 мар 2019, 08:09 (UTC)[җавап бирергә]

«Минем гаиләдә –сугыш калдырган эз»[вики-текстны үзгәртү]

                        Cугыш кырында һәлак булган Нәбиулла һәм Габдулла абыйларым рухына.
                                      Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан
                                      Күпләр илгә кире кайтмады.
                                      Алар өчен бары җилләр генә
                                      Ачып-ябып йөрде капканы.
                                                      Р.Әхмәтҗанов сүзләре.
   Күптән түгел халкыбыз Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итте.  Нинди авыр  булган ул сугыш еллары!  Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны  җиңәргә теләгән.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

                                     Ул елларны ничек онытасың,-
                                     Ил язмышы кылыч йөзендә.
                                     Ир-егетләр китте яу кырына,
                                     Алып көче тоеп үзендә... 
   Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган иле – Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә дә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә Ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды.
    73 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр.
      Еллар үтү белән, күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.
    Мин туган апабыз (Харисова Рәхилә Мингали кызы, Яшел Үзән районы, Бәчек авылы) сугыш кырында ятып калган ике бертуган абыйсы Камалиев Нәбиулла Мингали улы (1910-1945) һәм Камалиев Габдулла Мингали улы (1918-1941) (тумышлары белән Акъегет авлыннан) турында язарга булдым. Рәхилә апаның Габдулла абыйсы сугыш башланганда Армиядә хезмәт итә торган булган. Шунлыктан фашистларны алар беренчеләрдән булып каршы алганнар һәм сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булганнар. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

“Мин урамда уйнап йөри идем, “сезгә абыеңнан хат килде” диделәр. Шатланып, йөгереп, өйгә кайттым. Кайтып керсәм әниләр өстәл артында елашып утыралар. Ул үлү хәбәре булып чыкты” диеп искә ала әни ул авыр көннәрне. Ә Нәбиулла абый сугышка кадәр гаиләсе белән Ленинградта яши торган булган, аны сугышка аннан чакыртканнар. Озакка сузылган дүрт ел эчендә бик күп кан, күз яше түгелгән. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне үлем сагалап йөргәндә? Менә-менә тиздән сугыш бетә, абыем кайта дип көткәндә, соңгы өметне өзеп, өйгә үлем язуы килә...

  Хәтер Җиңү шатлыгын да, югалту ачысын да яңарта. Ватан өчен сугышта һәлак булучыларны онытмыйк.
 

Рәсемдә: Камалиев Нәбиулла Мингали улы (1910-1945) һәм Камалиев Габдулла Мингали улы (1918-1941) (фотода утырган)

Олы Шырдан тарихы.[вики-текстны үзгәртү]

Шырданым, туганавылым,

Борынгысин, серлесин,

Хезмәтсөйгәнхалкыңбелән

Һәрвакыттаданлысин!

(ГөлсинәГайфуллина)

   Халык телендә Җәбәлстан дигән сүз-атама бар. Урта Иделнең уңъяк районнарын

элек-электән шулай дип атап йөрткәннәр. Ул “тау ягы” дигән мәгънәне аңлата.

    Минем ике дәү әнием дә  таулар итәгенә сыенып, урманнар күләгәсендә гомер кичерүче атаклы Шырдан авылыннан. Мин үзем һәм гаиләм дә шушы авылда ял көннәребезне туганнарыбызда  үткәрәбез. Шулай кайтуыбызның берсендә миндә Олы Шырдан авылының тарихын өйрәнү теләге туды.        Олы Шырдан... “Шырдан” атамасы нәрсәне аңлата икән соң?! Бу турыда төрле фикерләр яшәп килә. 
     Авыл марича –“Шуртан” яисә “Шурдан” дип аталган. Мари теленнән “шур” мөгезне аңлата, ә “дан” – бөеклекне күрсәтә торган болгар сүзе. Мари теленнән тәрҗемә иткәндә дә “дан” сүзе “слава”ны аңлата. Шулай итеп, “Шурдан” авылы – “Славные рога”, яисә “Рогатое место” дигәнне  аңлатырга  мөмкин. 
   Әгәр дә башта авыл “Шуртан” дип аталуын карасаң, “тан” крайны, якны яисә илне аңлата. Мисал өчен, “Татарстан”ны башкача әйткәндә, татар крае, иле яисә ягы, “Башкортстан” – башкортлар иле, “Казахстан” – казахлар иле. “Шуртан” дип аталуга килгәндә, Сәкел елгасы буенда үлән күп, терлекчелек өчен бик әйбәт урын булган һәм шуңа җирле халык күпләп мөгезле эре терлек асраган. Терлек шуның кадәр күп була ки, хәтта аны “Мөгез иле” дип атаганнар. Хәзер дә Татарстанда иң тәмле сөт ризыгы – катык Шырданда ясала. Аны кемнәр генә ашамаган да, кемнәр генә яратмаган икән!!! Төрмәдә ятканда Хәсән Туфанга хатыны Луиза Сәлиәскарова да Шырдан катыгы китерә. Салих Сәйдәшев, Марсель Сәлимҗанов, Заһид Хәбибуллин, Кәрим Тинчурин хатыны Зәһидә Тинчурина гел Шырдан катыгы белән тукланганнар. Чөнки бу катык – иң тәмлесе, иң майлысы, иң туклыклысы, иң данлысы булган. Шырдан катыгының тарихы бәлки шул чорга барып тоташа торгандыр.

Якташыбыз В.Федотов “Безнең яшәгән шәһәребез” дигән китабында сурәтләгән тарихый легенданы хәтерләтә, әмма Шырдан халкы моңа тулысынча ышана. Автор үзе Владимир Ульянов репетиторының ерак туганы Петр Охотников сөйләгәннәргә нигезләнә. 1833 нче елның көзендә А.С. Пушкин Себер тракты буенча Оренбургка, “Пугачев бунты тарихы” турында архив материаллары тупларга бара. Аларның юллары ике авылны бүлеп торган елга буеннан үтә. Юл сикәлтәле, шуның өстенә эссе һәм тузан да җанга үтә. Шагыйрьнең -Бу нинди чиркәүле авыл?- дигән соравына каршы, көянтә-капчык күтәргән хатын кыска гына: - Шырдан, -дип җавап бирә. Бераз баргач, каршы яктагы авылга төртеп, шагыйрь ямщиктан сорый: -Ә бусы нинди авыл? -Шырдан,- дип кыскача җавап бирә ямщик.-Ничек?- дип гаҗәпләнә шагыйрь.-Ике авыл бер төсле исемдәме? – Монысы Рус Шырданы, ә тегесе Татар Шырданы, - дип икесенә дә төртеп күрсәтә ямщик. Күпмедер вакыттан соң ул:- Эчәсегез килсә, барин, сусауны баса торган эчемлекне бары тик Татар Шырданында авыз итә аласыз. – Күасмы әллә? –Кая күас! Күастан да шәп.

    Авылга тукталырга булалар. Авыл читендәге йортның капкасына чыбыркы белән какканнан соң,  тәрәзәдә пеләш чәчле башына кәләпүш, ак күлмәге өстеннән арка җылысы  кигән егет күренә. Кучер белән сөйләшкәннән соң ул урамга чыга. Аның артыннан  чиста тастымал капланган шәйкә,   ике кәсә, агач кашыклар  тоткан  озын күлмәкле кыз чыга. Чиста тастымалны чирәмгә җәеп, шәйкәне куя да, “катык”- дип әйтеп, башын иеп кире өйгә кереп йөгерә. – Ашагыз, барин! – дип чакыра Пушкинны ямщик. Александр Сергеевич тәмләп катык авыз иткән арада таякка таянган, яңаклары чүпрәк белән бәйләнгән борынгы бабай килеп чыга да  рус шагыйрен  күзәтә башлый. – Нәрсә, бабайның тешләре авыртамы эллә?- дип сорый Пушкин, бабайның текәлеп карап торуына озак чыдый алмыйча. – Аның инде тешләре күптән коелып беткән, авыртырлык теше дә юк. –Димәк колаклары?- Колаклары да юк бабайның. Пугач өчен колакларын кискәннәр аның,. Ул Пугачевта булган кайчандыр.  Менә шулай көтмәгәндә А.С.Пушкин Пугачев бунтының  тере шаһиты белән күзгә-күз  очраша. Билгеле, Алесандр Сергеевич картлач һәм аның малае белән сөйләшеп күп нәрсә турында белешмә ала алмый. Шулай да, картның 20 яшлек егет чагында авылга сафян итекләрдән,  егәр атка атланып кайту теләге белән  пугачев гаскәренә килеп кушылуы  хакында бик теләр – теләмәс кенә сөйли. Ул атка атланып түгел, ә казан казаматларында пленда булганнан соң, киселгән колаклары белән кайтып керә.Источник: http://rt-online.ru/p-rubr-obsh-37957/© Газета Республика Татарстан
    Икенче юрама да бар - бусы якташыбыз Каюм Насыйри әйтүенчә, элекке Олы Шырдан җирләрендә нарат урманы булган һәм бу җирләрдә чирмеш-мари халкы яшәгән. Марича “шурга”-урман, болгар сүзе- “дан”-данлы мәгънәсендә. Димәк, “Шырдан” сүзе “урманнар белән данлы” дигән сүз икән. Бу, мөгаен, шулайдыр да, чөнки ХIII – ХIV гасырларда авыл тирәсендә куе урман булган, һәм анда төпләнү өчен, агачларны кисәргә, төпләргә, аннан соң шул җирне сукаларга кирәк булган. Соңрак, “Шурдан” авылы исеме “Шырдан” исеменә үзгәртелгән. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәч, һәм рус грамматикасы кертелгәч, ул “Ширдан”, “Ширданы” дип атала башлаган. 
     Олы Шырдан авылы территориясендә кешеләрнең нигезләнеп яши башлавы неолит-бронза чорына ук барып тоташа.Монда табылган кремнийлы өтерге – шуны дәлилләүче әйберләрнең берсе. Бухакта “ТАССРныңархеологиккартасы, Идел буе” (Казан, 1985 ел) дигәнбасмадаукыргабула. 

Бу җиргә күпме гасыр кеше кулы тимәгәндер, анысы-билгесез, әмма хәзерге Татарстан төбәгендә беренче меңъеллык башлангычы бу урыннарда төп яшәүчеләре фин-угорлар – хәзерге мари, мордва һәм удмуртларның борынгы бабаларына барып тоташа.

     ХII һәм ХIII гасырларда, Зөя елгасы дельтасының – сул, ә Иделнең уң ярында яшәүчеләр азчылыкны тәшкил иткән. Куе урман басып алган бу җирләрдә 3 – 4 хуҗалыклы мари һәм чуаш авыллары да сирәк очраган. 

Урнашып яшәп китү өчен төп өч нәрсәнең – су, урман һәм чәчү җирләренең булуы шарт булган. Агач бу очракта азык әзерләргә, йорт салырга гына түгел, ә җылыну өчен дә кирәк булган. Әмма куе кара урман эчендә чишмәле якты аланнарны табуы җиңел булмаган. Зөя елгасы дельтасында һәм аның сул як яры Болгар дәүләтенең чиге булып торса да, анда болгарлар яшәмәгән диярлек.

    Көньяк – көнбатыштагы аланда, якынча Сәкел (Секерка) елгасыннан көньякта, берничә землянкада марилар яшәгән. Бу урын инеш буенда булып, бүгенге көндә дә мари инеше, дөресрәге, “Чирмеш инеше” буларак билгеле. 

Авылның көнбатышында кайбер каберлекләр булып, аннан соң ул мөселман зиратына әйләнгән. Җирле халык аучылык, җиләк җыю, балык тоту, терлекчелек һәм Сәкел елгасы буендагы җирләрдә крестьян хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Арыш чәчкән, шалкан утырткан. Тик чирмешләр авыл халкы белән уртак тел таба алмаганнар, авыл халкы аларны куып җибәргән, ә менә чишмә алар исемен алып калган.

     Әлбәттә, беренче күченеп килүче болгарлар мари авылы кырыена , аның көнчыгыш өлешенә, ХIII гасырда нигезләнгән, ә 1236 елда җирлеккә Биләр һәм Болгардан качып килүчеләр дә булган. Чөнки уратып алган куе урман монгол татарларыннан сакланырга уңайлы булган. Болгарлар инешле кара урман аланын, нигездә, салкын көчле җилләрдән саклану өчен дә сайлаган. Андааларземлянкаларказып, зурбулмаганйортларкорган. Инешнеболгарларказыган. Кайбербелешмәләргәкараганда, баштаул “Әкәмәтинеш” дипаталган. Вакытузгач, аныңисемедәүзгәрешкичергән:”Әкимиинеш”, соңрак “Әкәмиләринеше”, “Тәмиинеше” һәм, ниһаять, “Кече инеш”. Менәшулинештәнбашлана да индеавылның болгар тарихы. Буурынхәзергеавылныңкөньяк-көнбатышындаурнашкан. 

Аннан соңавылүзхалкыныңтабигыйтабышыбеләнгенәтүгел, ә Болгарданкүченепкайткантуганнарисәбенәдәүскән. Аларкүбрәканыңюгарыөлешендә, “Әкәмәтинеш” тирәсендәурнашкан.

     ХIV гасыруртасындаавылхалкынатөньяк-көнчыгышюнәлешендәурманныңтагын да күбрәкҗирләренүзләштерергә туры килгән. Менәшулвакытта, авылдахөрмәтлекешеләрнең берсе –   Бикташ авылның төньягында инеш казыган һәм ул соңыннан “Бикташинеше” дипаталган. Агачларныкисеп, төпләп, инеш янында ул үзенең гаиләсенә кечкенә генә өй сыман әйбердә корган. Бикташисеме тора-бара куллануданчыга. Шырданлыларныңяңабуыны “бик” сүзенә “очень” мәгънәсенсалып, “Бикташинеше”нбикташлыинешбулараккабул итәбашлаган. Тора-бара беренчеиҗек, үзмәгънәсенюгалтып, инеш “Ташинеш” дипаталабашлаган. . Сүзуңаеннан, чынлап та, бу инеш суында хәзердә файдалы минераллар бик күп, диләр һәм ул авыл халкын тәмле, мул суыбелән, гүзәл тирә-юне белән сөендереп тора. 
    ...Гәрчә, авыл Казан Ханлыгы вакытында барлыкка килсә дә, 18нче һәм 19нчы гасырның 1нче яртысында Дәүләт крестьян оешмасына катнашкан  булалар. Терлек үрчетеп, җир эшкәртеп тормыш иткәннәр.1859нчы елның мәгълүмәтләренә караганда, авылда бик матур ике катлы агач мәчет була. Ул мәчетне күп кенә авылның олы яштәге апалары әле дә хәтерли.Ә 20 нче гасыр башында мәчетне мәдрәсә итеп кулланалар.

Шулай ук авылда ”Әтәү б/н Гыйба” тегермәннәре, ике кирәк-ярак кибете эшләгән. Бу вакытта авылның җирлек киштәлеге бары 327 сутый була.

    1920 нче ел башында Шырдан җирлеге казан губернасының Карамалы Тау  бистәсенә буйсына, 14.02.1927 нче елдан Норлат, 01.02.1963 нче елдан  алып бүгенге көнгәчәЯшел Үзән берлегенә керә.

Архивта сакланган мәгълүматларга карасак, 1782 нче елда авылда 140 ир – ат җан исәбе билгеле,1859 нчы елда - 866 , 1897 – 1312, 1908 -1447, 1926 – 1666..., 1938 – 1438, 2000-164 кеше, ә соңгы 20 елда 145 ләп кеше гомер итә.Бүгенге көндә авылыбызда татар. Урыс. Чуваш. Мари, үзбәк. Таджик, әзербайҗанхалкы үзара тыныч, дус яшәп яталар. Авылыбызның чикләрен төньяктан Карамалы Тау, көнчыгыштан Меҗен авылы, көньяктан Олы Ходяш, көнбатыштан Олы Ачасыр .узидарәләре чикләшә. Авылда тулы-булмаган башлангыч сыйныф мәктәп, китапханә,шифаханә, балалар бакчасы ,мәдәният йорты, җирле үзидарә, кибет һәм Мәчет эшләп килә..

                       Авылымның чишмәләре
     Мине үз авылыбызныкы гына түгел, ә  ике Шырдан арасындагы Әхми чишмәсе кызыксындырды. Минем дәү әниемнең әбисе 90 нан артык яшькә кадәр яшәде. Ул берничә тапкыр миңа Әхми чишмәсе дип кызыклы вакыйгалар сөйләгәне булды. Ул чакта мин бәлки кечерәк тә булганмындыр, артык игътибар бирмәдем. Ә инде авыл тарихын өйрәнеп архив материаллар караганда, Бикмөхәммәтова Гүзәл исемле укучының (ул 2004 нче елда 16 нчы мәктәпне тәмамлаган) Яшел Үзән гәҗитендә бастырган “Изге чишмәләр якында гына” дигән мәкаләсенә тап булдым. Ул да әбием сөйләгән Әхми чишмәсе турында язган иде. Ә чишмәнең асылы шунда, аның суы гаҗәеп салкын. Нинди генә эссе көннәр булмасын, аның салкыныннан тешләр камаша. Элек –электән карт-коры үлем тырнагы белән көрәшеп яканда шушы чишмә суын сорап кайтартканнар. Бары тик шул су гына йөрәк януын баса дип әйткәннәр.  
                        Авылымның күренекле шәхесләре
     1917 нче елларда Олы Шырдан авылында Җирле  үзидарә төзелә. Беренче рәис итеп Сафиулла абый Йосыпов билгеләнә. Минем дәү әнием әйтүенчә, бик озак еллар дәвамында Гайнуллина Зәйтүнә апа җирле үзидарә рәисе булып эшли. 
      Авылыбызның күренекле шәһесләре арасында Социалистик хезмәт герое дигән мактаулы исеме булган , «Ленин» ордены кавалеры,  «Урак һәм чүкеч» алтын медале белән бүләкләнүче хөрмәтле хезмәткәр – Садыйкова Зәйнәп апа Садыйк кызы  яшәгән. Авыл хуҗалыгында үзеннән күп көч керткән, «РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исемгә лаек булган Насыйри абый Бәдретдинов,  «РСФСР ның атказанганукытучысы» дигән исемгә лаеклы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллина Дания апа Хәбибуллина кебек  олы җанлы кешеләр яшәгән.  Авылыбыздан 4 чакрым ераклыкта  Кече Шырдан авылында күренекле мәгърифәтче, галим, язучы –Каюм насыйри туган һәм хезмәт иткән. Безнең авылда да аны “Каюм бабабыз” дип йөртәләр, чөнки аның олы Шырданда туганнары, дуслары бик күп булган. Кече Шырданда Каюм Насыйриның бүгенге көнгәчә коесы сакланган, ул авыл халкын су белән тәэмин итә. 1997 нче елда мәгърифәтчегә туган авылында һәйкәл куелды.
    Туган авылымның астыннан Сәкел елгасы ага. Дөрес, бүгенге көндә ул кибеп килә.Шулай да җирле үзидарә чишмәләрне генә түгел, ә шушы Сәкел елгасын да яңартыр, чистарттырыр дигән өмет бар.

Бу минем эзләнүләремнең башлангычы гына. Киләчәктә шушы шөгылемне дәвам итмәкче булам. Чөнки “үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык.

Тамыр тирәнлеген яфрак тоя... Минем гаиләм тарихы – күпгасырлык Ватаным тарихының бер бите[вики-текстны үзгәртү]

     Милли үзаңы югары булган халыкның гына киләчәге бар. Тарих шулай ди. Үзен җәмгыятьтә чын гражданин, тормышта лаеклы кеше итеп санаган теләсә кем үзенең тамырларын,  нәсел-нәсәбен, гаилә тарихын белергә бурычлы, дип уйлыйм мин. Адәм баласы, үзеннән соң изге атын, кешеләр күңелендә җуелмаслык хатирәләр калдырса гына, яшәүнең бушка булмаганлыгы белән чын дәрәҗәдә горурлана ала. 
    Элек-электән мөселман кешесе үзенең 7 буын бабаларына кадәр үз нәселен күңелдән белгән яки кәгазьгә теркәгән. Тамырлар никадәр тирәнрәк китсә, агач шулкадәр тотрыклырак, җил давылларга бирешмәүчәнрәк була. Шуның кебек үк хылыкларның тарихи тамырлары да никадәр тирәнрәк катламнардан үсеш алса,  халыкның язмышы, үткән юлы да вакыт көзгесендә шулкадәр үк тулырак гәүдәләнә. Бу бик тә мөһим, чөнки үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда  гына,  нәсел агачы тере булачак һәм, гасырлар дәвамында бирешмичә, шаулап үсеп утырачак. Гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту бик тә мөһим, дип уйлыйм мин. Болай эшләү өлкән буынны изге итеп тану, борынгыларга табыну, аларның яхшы эш- гамәлләре белән горурлану булып тора. 
     Без, бүгенге көн яшьләре, җиде буыныбызны беләбезме? Минем,  Яшел Үзән муниципаль  районы “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 7 А сыйныфы укучысының, бабаларым кемнәр булганнар? Шушы сорауларга җавап эзләү мине  републикакүләм үткәрелүче “Мин татарча сөйләшәм” акциясе  кысаларында уйланырга мәҗбүр итте. Минем әлеге язмамда Яшел Үзән районы  һәм аның авылларының үсеше өчен зур өлеш керткән Акъегет авылының һәм районыбызның абруйлы кешесе Илгизәр Гәрәй улы Тимершинннан башланган нәселем, шул нәселнеке булган күренекле артист Усман Әлмиевләр турында язасым килде. 
      Минем һәм миннән алдагы 7 буын бабаларымның тормыш итүләре шушы Яшел Үзән төбәге белән бәйле. Нәселемнең башы ерак XVIII гасырның ахырларына барып тоташа. Мин - Тимершиннар нәселенең   тугызынчы буын вәкиле. 
      Нәселебезнең өлкәннәре сөйләве буенча, аңа  нигез салган 8 нче буын вәкиле - бабам Динмөхәммәт якынча 18 нче гасыр урталарында туган. Аның улы Әлмөхәммәт, Әлмөхәммәтнең  улы Мотыйгулла  һәм минем әбием Ләләнең әбисенең атасы Гафиятулла бабай белән Газизәбану әби, авылдашларның буыннан буынга сөйләүләренә караганда,  бик күренекле, дини, хөрмәткә лаек кешеләре булганнар.  Аларның 4 кызлары һәм 4 уллары булган. Балалар  яшьли ятим калганнар. Кызлары Разия, Мәрзия, Хәтимә, Хәнифә – укытучылар. 

Уллары Габдулла Урта Азиядә хәрби прокурор. Бөек Ватан сугышында һәлак була. Гомәр исемлесе хәрби Академия тәмамлый, подполковник, хәрби инженер.

     Усман Әлмиев (Альмеев)  исемле уллары - Татарстанның халык артисты, күренекле татар опера җырчысы, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет  театры артисты. . Композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһановлар, артистлар Галия Кайбицкая, Нияз Даутовлар белән бергә эшләгән артист. Аның улы Надир Альмеев – күренекле рәссам. Усман Альмеевның  безнең нәселдән булуы белән мин чиксез горурланам! Ул – безнең районыбызның да йөзе һәм горурлыгы.
  Гафиятулла кызы Разия (1901-1963) – минем карт әбием-  Акъегет җәдит мәктәбен тәмамлап, Күгәй авылында 1918-1923 елларда укытучы булып эшли. 1923 нче елда минем карт бабам  - Тимершиннар нәселенең 5 нче буыны Гәрәйша Тимершинга кияүгә чыга. Бер-бер артлы 8 балалары туа. Октябрь революциясе елларында  һәм аннан соң Гәрәй Тимершин авыл Советы секретаре, соңрак сельпо рәисе  булып эшли.  Беренче колхозлар төзү елларында актив катнаша. 1941 нче елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. 1943 нче елның  24 мартында һәлак була. Новгород өлкәсе Савино авылы янында Туганнар каберлегендә җирләнә. Аның улы Илгизәр ул каберлеккә барган.
  Разия әби, тормыш авырлыгына карамастан, берүзе  балаларын аякка бастыра. Ике улы – Илгизәр ( минем бабам) һәм Рафаэль сугыштан исән-сау әйләнеп  кайталар. 

Алардан нәсел җебе әбиемнең әтисе Илгизәр Гәрәйша улы Тимершин бабама күчә. (Миңа да Илгизәр исемен аның хөрмәтенә кушканнар. Ул - авылыбыз тарихында билгеле шәхес. 1924 нче елда Акъегет авылында дөньяга килә. 1941 нче елда Бөек Ватан сугышына алына. Кече сержант. Ленинград блокадасының беренче көннәреннән алып соңгы көннәренә кадәр катнаша. Беренче Украина фронтында разведка отделениесе командиры була. Сугыштагы батырлыклары өчен III дәрәҗә “Дан” ордены, “Батырлык өчен”,“Ленинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә.

  Сугыштан соң Норлат районының Башкарма комитеты рәисе урынбасары, партком секретаре булып эшли. Илгизәр бабам 1966 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1969 нчы елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Акъегет мәктәбендә биология, химия  укыта. “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 1978-1984 елларда Акъегет мәктәбе директоры булып эшли. Педагогик стажы – 24 ел.  Безнең нәселне мин, горурланып, Укытучылар династиясе  - нәселе дип атыйм. Гыйлемлелек, укытучы һөнәренә бирелгәнлек, нәсел буенча килеп, бөтен балаларына да күчкән. Илгизәр бабам 30 ел буе Акъегет авылы тарихын өйрәнә. 2001 нче елда  “Акъегет авылы тарихи сәхифәләре” исемле китабы дөнья күрә.
  Озак еллар дәрәҗәле эше өчен Илгизәр бабам “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясенең дәрәҗәле әгъзасы итеп сайлана, Академик исеменә лаек була. 2015 нче елда ул вафат булды. Ә аның тормыш иптәше Рәхилә әбием  (1926-1996) гомерен шулай ук балаларга белем бирүгә багышлый.: 35 ел укытучылык итә. 
  Илгизәр бабам  һәм Рәхилә әбиемнең балалары - 7 нче буын –Илмира һәм Ләлә (минем әбием). Илмира апа 36 ел гомерен Акъегет мәктәбендә укытучылык хезмәтенә багышлый. Илгизәр бабам  һәм Рәхилә әбиемнең уртанчы  кызлары – минем әбием- әниемнең әнисе Ләлә Нигъмәтуллина (Тимершина) 1951 нче елда туа. Мәгариф отличнигы. Ире Рәшит белән икесе дә - укытучылар династиясе вәкилләре. Педагогик хезмәт юлын  шулай ук Акъегет мәктәбендә 1968 нче елда башлый. Ләлә әбием гомере буе математика фәнен укыта. 1991 -2010 елларда Акъегет мәктәбенең директоры булып эшли. Аның педагогик эш стажы- 42 ел.Әбием хәзер лаклы ялда. Аның янына кайтырга без ашкынып торабыз. Бабам Рәшит химия, биология фәннәре укыткан. Педагогик стажы -  37 ел.
    Ләлә һәм Рәшит Нигъмәтуллиннарның олы кызлары Эльвира 1998 нче елдан чит телләр укытучысы, Германиянең Дахау шәһәрендәге Гете институтында укый. 
   Ләлә һәм Рәшит Нигъмәтуллиннарның икенче кызлары Резеда – минем әнием – хезмәт юдын 2000 нче елда Арча педагогия көллиятенең чит телләр факультетын тәмамлап, Акъегет мәктәбендә башлый. 2006 нчы елдан бүгенге көнгәчә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли,  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга инглиз телен өйрәтә. Әтием дә Акъегет авылыннан. Төзелеш өлкәсендә эшли. Әти-әниебез – безнең өчен үрнәк, таянычыбыз, киләчәккә  . 
  Шулай итеп, Тимершиннар нәсел чылбырның,  буыннан буынга туган балаларын бергә кертеп, 901 ел вакытлары дөньядагы иң изге эшкә – Укытучылык хезмәтенә багышланган. Шуңа күрә безнең нәселне, горурланып, Укытучылар династиясе дип атарга тулы хакым бар! Әлеге нәсел агачының бик юан ботакларында күпме имам, мөгаллим, укытучы!
  Минем әнием – Тимершиннар нәселенең 8 нче буыны. Мин – Илгизәр– Тимершиннар нәселенең 9 нчы буын дәвамчысы. Бу язмам өчен Илгизәр ерак бабамның исән чакта уртаклашкан хатирәләренә, ерак бабамның “Акъегет авылы тарихи сәхифәләре” исемле китабыннан мәгълүматлар алдым. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дигән гыйбрәтле сүзләрнең мәгнәсен мин гомерем буе йөрәгемдә йөртәчәкмен.