Кулланучы бәхәсе:Милеуша Миннегулова

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милеуша Миннегулова latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, Милеуша Миннегулова! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Милеуша Миннегулова! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, Милеуша Миннегулова! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 152? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 4 апр 2019, 05:46 (UTC)[җавап бирергә]

Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбе татарча сөйләшә![вики-текстны үзгәртү]

2019 нчы елның 18 нче февраленнән 10 нчы апрельгә кадәр шәһәребездә республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе уза.

       Бу  акциядән быел да 6 нчы  урта мәктәбе  читтә калмады. Мәктәбебезнең барлык татар теле укытучылары белән берлектә, укучыларыбыз да актив катнаша. Шулай ук укучылар белән Яңа шәһәр микрорайонында яшәүче шәһәрдәшләребезне һәм ата-аналарыбызны  да  җәлеп итәбез. Максатыбыз  – балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү;укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.   
       Акция  21 нче февральдә үз мәктәбебездә  Туган тел көненә багышланган “Ике телем-ике канатым” дип исемләнгән кичәдә мәктәп укучылары да үзләренең җыр-биюләре белән чыгыш ясадылар, татар һәм рус телләрендә алган белемнәрен төрле кызыклы сораулар ярдәмендә ныгыттылар. 
       Акциядә катнашу уңаеннан укучылар белән берлектә матур  күкрәк тасмалары, эмблемалар, значоклар ясадык. Аларны һәр уздырылган чара, бәйгеләрдә балалар күкрәкләренә тактылар.
      Шулай ук мәктәбебез укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә “Сәламәт мөхит - сәламәт  кеше” дип исемләнгән буклетлар чыгардылар. Буклетта сәламәт яшәү серләре турында төрле мәкаль, табышмак, уеннар һәм киңәшләр бастырылган.
      8-11 нче сыйныф укучылары арасында стена газеталарына һәм  “Мин татарча сөйләшәм!”  дип исемләнгән стендларга конкурс оештырдылар. Иң яхшы дип саналган газета һәм стендлар мәктәбебез фойесында урын алды.
       Һәр елдагыча быел да  укытучыларыбыз укучылар белән берлектә  шәһәребез урамнарына чыктылар. Максатыбыз- халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү; китапханәләрдә, ашханәләрдә, чәчтарашханәләрдә, кибетләрдә, транспортта һәм башка көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү.
       Укытучылар, укучылар,  ата-аналар арасында “Интернет татарча сөйләшә!” дип исемләнгән акция уза. Моның өчен интернет челтәрендә сайтта теркәлергә кирәк. Сайтның исеме «Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбе татарча сөйләшә». Бу акциянең максаты - интернетта бары тик татарча аралашуга чакыру, өндәү.
       Оста рәсем ясаучы укучыларыбыз арасында  Габдулла Тукай әкиятләренә рәсем  конкурсы уздырдырылачак. Конкурсның максаты- Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; балаларда туган телебезгә, сөекле шагыйребез иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту хисе уяту.
       Шәһәребез урамнарында татарча  хаталы, дөрес язылмаган язмалар, белдерүләрне булдырмау, аларны төзәтү максатыннан оештырылган тагын бер бәйгебез -“Татарча хатасыз” дип атала, аларны фотога төшереп килү шарт булып тора.
       6 нчы урта мәктәптә инде унынчы ел рәттән оештырыла торган конференция турында да әйтеп китәсе килә. Районыбызда уздырылачак “Тукай укулары” – региональ фәнни-гамәли конференция дәрәҗәсендә. Конференциядә шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән һәм Яр Чаллы,Түбән Кама, Алабуга шәһәреннән, башка районнардан килгән укучылар һәм укытучылар катнашыр дип өметләнәбез. 23 нче апрельдә узасы  конферениянең максаты- укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;укучыларда тарихка, туган як үсеш-үзгәрешләренең үзенчәлекләренә  кызыксыну уяту, милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбияләү, фәнни тикшеренүләргә кызыксыну уяту, күнекмәләр формалаштыру, сәләтле балаларны ачыклау, аларның үсеше өчен шартлар тудыру.
      “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә татар теле укытучыларын гына түгел, мәктәбебезнең барлык фән укытучыларын да җәлеп итәргә тырышабыз. Алар үз сыйныф укучылары белән берлектә, барлык бәйге, конкурсларда актив катнашалар. 
      Акциянең соңгы көне  әлбәттә нәтиҗә ясау. Бу көнне мәктәптә линейкалар узачак. Линейкаларда  “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә  актив катнашкан укучылар мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
         “Мин татарча сөйләшәм” акциясе барышында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән әңгәмәләрдән күренгәнчә,  татар теле белән  шөгыльләнүче укучыларга акциядә катнашу бик ошый.  Бигрәк тә укучыларның үзләре  ясаган логотипны ,тасмаларны, 

значокларны күкрәгенә тагып йөрүе, көн саен иртә белән бер-берсен татарча сәламләве, дәресләр беткәч “Сау булыгыз” дип саубуллашу. Шулай ук газета битләреннән үзебезнең мәктәп турында язылган мәкаләләрне уку.

           Бу акциядә барлык мәктәп укучыларыбыз, укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр, ата-аналар актив катнашалар. Аларга үзебезнең зур рәхмәтебезне белдерәбез.

                                                                                Миннегулова Миләүшә Мөсәвир кызы,
                                               Зәй шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                                           6 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.