Кулланучы бәхәсе:Рашат Якупов/Архив(Август 2010)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рашат Якупов/Архив(Август 2010) latin yazuında])

Хәерле кич! Сез ничек текстны уң якка күчерергә белмисезме? Алдан да рәхмәт, сезнеке Mansur321 1 авг 2010, 16:18 (UTC)[җавап бирергә]

Right шаблонын куллана аласыз.--Рашат Якупов 1 авг 2010, 18:16 (UTC)[җавап бирергә]

Мин бу шаблонны уңга күчерергә телим. Бу мөмкинме? --Mansur321 2 авг 2010, 05:04 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, Сезгә float: right; margin-left: 1em; margin-bottom: 0.5em; clear: right; кодын кулланырга кирәк.--Рашат Якупов 2 авг 2010, 08:40 (UTC)[җавап бирергә]

Әй, минем килеп чыкмый. Кая бу кодны куерга? Зинһар, үзегез ясагыз))) --Mansur321 3 авг 2010, 11:13 (UTC)[җавап бирергә]

Болай уңайлы булырмы?--Рашат Якупов 6 авг 2010, 12:37 (UTC)[җавап бирергә]

Рәсемнәр турында[вики-текстны үзгәртү]

Сезгә китергән кимчелекләрем өчен гафу үтенәм. Мин ул рәсемнәрне үрнәккә куймакчы булган идем, ләкин инглизчәдәге үрнәкне һаман да татарчага куя алмыйм. Ильнар Шайдуллов 6 авг 2010, 13:24 (UTC)[җавап бирергә]

Бернинди кимчелекләр китермисез, борчылмагыз =) Үрнәк белән нинди авырлык бар, языгыз, ярдәм итәрбез, Аллаһ боерса)--Рашат Якупов 6 авг 2010, 13:27 (UTC)[җавап бирергә]

Бик рәхәтләнеп, ләкин өстә үзгәртү дигән нәрсә юк. Шуңа күрә мин ул битне үзгәртә алмыйм, алайса сездән качып булса да ясар идем мин аны:) Ильнар Шайдуллов

Сезгә әлеге шаблоннарны үзгәртергә кирәк: 1, 2, 3.--Рашат Якупов 6 авг 2010, 13:53 (UTC)[җавап бирергә]

Шура сайлаулары[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Рашат Якупов! Ялгышмасам, без Югары шураның кагыйдәләрен генә эшләп чыгарасы идек. Сайлаулар оештырасы түгел идек. -- Marat Vildanov 8 авг 2010, 10:23 (UTC)[җавап бирергә]

Ялгышмасам, без беренче чакырылышны эшләтеп карарга теләгән идек бит, ягъни ничек чыгачак дип.--Рашат Якупов 8 авг 2010, 11:02 (UTC)[җавап бирергә]
Гафу үтенәм, чыннап та, ниндидер аңлашылмаучанлык туды. Оештыру вакытында берничә фикер буталды, шуңа күрә ачык консенсус булмады. Мин без беренче чакырылышны эшләтеп карарбыз дип аңлаган идем.--Рашат Якупов 8 авг 2010, 16:57 (UTC)[җавап бирергә]
Куркыныч түгел. Әлегә сайлауларны туктатырга кирәк дип уйлыйм. Киләчәктә, ихтыяҗ тугач, кешеләрне сайлап куярбыз. -- Marat Vildanov 8 авг 2010, 17:03 (UTC)[җавап бирергә]
Хаклысыз.--Рашат Якупов 8 авг 2010, 20:02 (UTC)[җавап бирергә]

Help with Tartar project logos[вики-текстны үзгәртү]

Hello Рашат Якупов. I'm currently collecting different project names/slogans for a logo cleanup and I could use your help with the Tartar projects. Can you tell me if these are correct or translate them if they're still in English?

  • Wikipedia = Википедия
  • The Free Encyclopedia = Ирекле энциклопедия
  • Wikibooks = ?
  • Open books for an open world (or "Free books for a free world" if that's easier) = ?

Thanks in advance for your help. If you could, please respond on my Meta-Wiki talk page. Cbrown1023 бәхәс 9 авг 2010, 01:13 (UTC)[җавап бирергә]

Thank you for your help, Рашат! Sorry about the name, it was a typo. I'll just use татарча or tatarça next time. :-) Cbrown1023 бәхәс 9 авг 2010, 14:33 (UTC)[җавап бирергә]

Нинди төзәтмәләр кертү турында сөйлисез Сез? Ильнар Шайдуллов 12 авг 2010, 18:11 (UTC)

Baş bitне төзү турында. Андый алдынгы мәкаләләр исемен үзгәртү - мөһим нәрсә.--Рашат Якупов 12 авг 2010, 18:13 (UTC)\[җавап бирергә]

Беренчедән Täwge Bit не гади кулланучылар үзгәртә алмый, шуңа да ул бик зур уңайсызлыклар китереп чыгара һәм минемчә битне яңартырга комачау итә. Икенчедән Täwge Bit исеме миңа бөтенләй дә ошамый, чөнки ул ниндидер иске, эллеккеге дигәнне аңлата. Шуңа да мин бу битне төзергә булдым. Ильнар Шайдуллов 12 авг 2010, 18:20 (UTC)

Идеалда Баш битләрне гади кулланучылар төзәтергә тиеш түгел дә, ягъни һәр кеше кереп, теләгәнне язарга тиеш түгел. Сез башкарган эш начар түгел, ләкин, гадәттә, андый нәрсәләрне киңәшләшеп эшләргә кирәк.--Рашат Якупов 12 авг 2010, 18:28 (UTC)[җавап бирергә]

Китергән кимчелекләрем өчен гафу үтенәм. Рашат син Baş bitне карый алмассың микән, минем анда бер зур хата бар иде, ә кая икәнлеген таба алмыйм!Ильнар Шайдуллов 12 авг 2010, 18:33 (UTC)

Шушы биткә мин яңа код эшләп, иртәгә яңа күренешне тәкъдим итәрмен. --Рашат Якупов 12 авг 2010, 18:38 (UTC)[җавап бирергә]

Бик борчылмасагыз да була, мин шунда бераз җайладым инде(Baş bitне) Ильнар Шайдуллов 12 авг 2010, 21:49 (UTC)[җавап бирергә]

Бик яхшы булды, ләкин Beläseñme? рубрикасын ялгыш кулланасыз. Бу рубрика Википедиянең яңа мәкаләләрдән кызыклы фактлар чыгару өчен, гади фактлар өчен түгел.--Рашат Якупов 13 авг 2010, 04:35 (UTC)[җавап бирергә]

Сез ничек дип үзгәртергә тәкъдим итәсез? Ильнар Шайдуллов 13 авг 2010, 08:48 (UTC)[җавап бирергә]

Мин латин әлифбасы белән язылган яңа мәкаләләрдән фактлар чыгарырга тәкъдим итәм.--Рашат Якупов 13 авг 2010, 10:57 (UTC)[җавап бирергә]

Сез миңа ярдәм итсәгез иде. Латинчадачы Үрнәк:il дөрес күрсәтелми, шуны дөресләп бирә алмассыз микән. Ул хатаны Tatarstan битендә бик ачык күреп була.Ильнар Шайдуллов 13 авг 2010, 17:24 (UTC)[җавап бирергә]

Кызганычка, алай тирәнтен шаблоннарны белмим. Соравыгызны Timming әфәндегә юлладым.--Рашат Якупов 13 авг 2010, 19:36 (UTC)[җавап бирергә]

Мин урыс телендәге язык программирование мәкаләсен татарчага тәрҗемә итәргә булдым, шуңа да аның исемен сезнең белән киңәшләшергә булдым. Ничек дип тәрҗемә итәргә программалау теле дип ме, әллә санак теле дип язаргамы? Ильнар Шайдуллов 14 авг 2010, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]

Кайбер Википедияләрде Компьютер теле дип язсалар да, минемчә, иң дөресе Программалау теле.--Рашат Якупов 14 авг 2010, 19:06 (UTC)[җавап бирергә]
Рашат әфәнде минем сезгә тагын бер сорау бар иде. Мин операционная система битен төземәкче булам. Бу мәкаләнең исемен ничек дип язарга гамәли система, операцион система яисә бөтеләй башка тәрҗемә кирәкме? --Ильнар Шайдуллов 17 авг 2010, 09:20 (UTC)[җавап бирергә]
Мин белгәнчә, татар телендә операцион система сүзе кулланыла.--Рашат Якупов 17 авг 2010, 09:21 (UTC)[җавап бирергә]

Мин бу бәхәсне яңадан башларга булдым, чөнки татар википедиясендә латынча язылган күбесе мәкаләләр төрле әлифбаларны кулланган. Мәсәлән, Amerika Quşma Ştatları (бу шундый бер генә мәкалә түгел). Минемчә википедиядә бер кагыйдә рәвешендә нинди латынчаны куллану турында язылырга тиеш. Ильнар Шайдуллов 15 авг 2010, 17:23 (UTC)[җавап бирергә]

Үз фикерегезне бу биттә белдерегез. Анда ук кагыйдә эшләп чыгарылачак.--Рашат Якупов 16 авг 2010, 10:43 (UTC)[җавап бирергә]

Кызык бу. Екатеринбург метросы мәкаләсе бар, ләкин Екатеринбург дигән мәкалә юк. Мин аны язармын, бәлки, иртәгә. --Mansur321 19 авг 2010, 14:19 (UTC)[җавап бирергә]

Язсагыз, яхшы булыр =) --Рашат Якупов 20 авг 2010, 13:01 (UTC)[җавап бирергә]

Викикитап турында[вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн! Мин Викикитапта кем идарәче вазыйфаларын башкара дип сорамакчы идем. Чөнки анда интерфейс тәрҗемәсе тулы түгел һәм төрле чүп-чардан чистартырга кеше юк. --Ильнар Шайдуллов 20 авг 2010, 14:24 (UTC)[җавап бирергә]

Якынча ярты ел элек мин дә бу теманы күтәргән идем, ләкин без әлегә Википедияне күтәрергә дигән карарга килдек. Викикитапка килгәндә исә, анда админ вазифаларын хәзер актив булмаган Untifler башкарды.--Рашат Якуп 20 авг 2010, 14:31 (UTC)[җавап бирергә]

Нишләп сез минем инициативамны якланмыйсыз? Менә нәрсәгә Госман солтаннары өмәдә кирәк? Әйдәгез алайса Аравия патшаларын да ясыйбыз! Казан ханларын да ясыйбыз! Себер ханлыгының ханларын да ясыйбыз! Минемчә, башта Казан-Татарстан-Россия схемасын ясарга, аннары соң, бөтен дөньяны бетерергә. Яхшы теләкләр белән һәм тыныч йокы белән --Mansur321 20 авг 2010, 15:49 (UTC)[җавап бирергә]

Беренчедән, тынычланыгыз. Нишләп Сез инициативагызны хупламыйм дип әйтәсез? Шушы проектны күрдем, иншаллаһ, киләчәктә аны куербыз. Нәрсәгә Госман империясе солтаннары кирәк дигән сорау урынсыз, Википедия — ул энциклопедия, монда бөтен мәгълүмат мөһим, Казанны да өчәгә куербыз, Согуд Гарәбстаны патшаларын да куербыз. Монда, иң мөһиме, чиратлашып бу проектларны алып барырга, ягъни өмә битендә төрле өлкәләрдән төрле темалар булсын өчен. Киләсе атнага Биология проектын куербыз, аннан соң Казан транспорты чираты да килер.--Рашат Якуп 20 авг 2010, 15:54 (UTC)[җавап бирергә]
Ярар, бетердек. Ләкин Викикитапта проблемалар бар әле. Анда баш биттә Файл йөкләү сылтамасы юк. Аны ясарга үтенәм! --Mansur321 20 авг 2010, 16:12 (UTC)[җавап бирергә]
Аны ясау өчен анда администратор вазифасында булган кеше кирәк. Әлегә андый кеше юк. Файлны Викиҗыентыкка йөкләгез, аны Викикитапта да кулланып булыр.--Рашат Якуп 20 авг 2010, 16:32 (UTC)[җавап бирергә]
Нишләп юк бар бит? Мин берничә рәсем йөкләдем инде. --Ильнар Шайдуллов 20 авг 2010, 17:10 (UTC)[җавап бирергә]

ВВС татарча ничек языла икән? --Mansur321 21 авг 2010, 07:51 (UTC)[җавап бирергә]

ВВС астында Военно-Воздушные Силы сүзтөзмәсен күз алдында тотсагыз, мин аны Хәрби Һава Көчләре дип тәрҗемә итәр идем.--Рашат Якуп 21 авг 2010, 12:52 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт, мин шулай ук уйладым. --Mansur321 21 авг 2010, 13:27 (UTC)[җавап бирергә]

Рашат әфәнде сез гади керүчеләргә телне по умолчанию тт-кириллик итеп куя алмыйсызмы, чөнки мәсәлән миндә тт-кириллик тора, ә күршенекеннән кердек аңарда бары тт гына һәм анда интефейс тәрҗемәсе бөтенләй башка. Мәсәлән, өстәге покинуть бета-версию тт тора, ә Beta-версиядән чыгарга тт-кирилликта тора. --Ильнар Шайдуллов 21 авг 2010, 11:44 (UTC)[җавап бирергә]

Гафу, Сезне аңламадым. Татар Википедиясендә узган тавыш бирү буенча стандарт тел булып tt-cyrl куелды. Ягъни һәр компьютердан кергәннән соң, автоматик рәвештә tt-cyrl булырга тиеш.--Рашат Якуп 21 авг 2010, 12:55 (UTC)[җавап бирергә]
Юк шул гади тт гына чыга. Менә хәзер сез викидан чыгыгыз һәм карагыз аермасын --Ильнар Шайдуллов 21 авг 2010, 13:53 (UTC)[җавап бирергә]
Үземнең хисап язмасыннан да чыгып карадым, башка санактан да кердем, tt-cyrl тәрҗемәсен күрсәтә. Бәлки, Сез кергән санакта умолчание буенча гади tt тора?--Рашат Якуп 21 авг 2010, 14:24 (UTC)[җавап бирергә]
Чынлап та, languages/messages/MessagesTt.php файлында $fallback = 'tt-latn'; дийелгән иде соңгы мин алган медиавикида.--Qdinar 21 авг 2010, 15:10 (UTC)[җавап бирергә]

Тәрҗемә итүче[вики-текстны үзгәртү]

Миңа теләсә нинди түләүсез яки крянуть ителгән тәрҗемә итүче кирәк --Mansur321 23 авг 2010, 05:11 (UTC)[җавап бирергә]

Бу сорау буенча ярдәм итә алмыйм.--Рашат Якуп 23 авг 2010, 06:56 (UTC)[җавап бирергә]
Нәрсә тәрҗемә итәргә соң? (facebook түгелдер бит)--Ильнар Шайдуллов 23 авг 2010, 11:57 (UTC)[җавап бирергә]
Сиңа текстны тулысынча үзе тәрҗемәләгеч кирәкме? промпт, транслейт гугл ком шикелле?--Qdinar 25 авг 2010, 04:04 (UTC)[җавап бирергә]
Тулысынча түләүсез урысчадан татарчага тәрҗемәләгеч юк хәзер бугай, түләүлесе бар: http://sites.google.com/site/tatarname/ , демоверсиясе бушлай. Тулысынча тәрҗемә итмәй, әмма тәрҗемә итергә булыша торган бушлай программалар күп: http://www.omegat.org/ru/omegat.html , http://sourceforge.net/projects/omegat/files/ ; http://translate.sourceforge.net/wiki/virtaal/index .--Qdinar 25 авг 2010, 04:22 (UTC)[җавап бирергә]

Divar тәрҗемә итүчен мин беләм. Ул башта түләүсез, аннары соң 250 сум, хәзер инде 450. Диваналар. (сүгенү өчен гафу итегез) Ә демоверсияне бер көн генә кулланырга ярый. Мин яхшырак таптым. Менә. Аның демоверсиясе 15 көн эшли. --Mansur321 30 авг 2010, 11:53 (UTC)[җавап бирергә]

Мактаулы Идарәче[вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы Идарәче
Татар Википедиясенең үсешенә, яшәешенә һәм танылуына зур кертем, тырышлык керткән өчен барлык кулланучылар тарафынан Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! --Ильнар Шайдуллов 25 авг 2010, 19:44 (UTC)[җавап бирергә]
Бик зур рәхмәт =)--Рашат Якуп 26 авг 2010, 04:14 (UTC)[җавап бирергә]

Интерфейс турында[вики-текстны үзгәртү]

Рашат әфәнде, мин үзем хәзер википедиянең яңа интерфейсын кулланам һәм аны бик уңайлы дип саныйм. Шуңа да минемчә моны гади кулланучыларга да тәкъдим итәргә кирәк. --Ильнар Шайдуллов 28 авг 2010, 15:40 (UTC)[җавап бирергә]

Сүз бета-версия турындамы? Аның турында булса, ул 1 сентябреннән бөтен Викимедия проектларында автоматик рәвештә булачак. Ләкин, шәхсән миңа, ул ошамый...--Рашат Якуп 28 авг 2010, 19:00 (UTC)[җавап бирергә]
Нигә? Болай начар түгел кебек бит. --Ильнар Шайдуллов 29 авг 2010, 04:49 (UTC)[җавап бирергә]
Болай озак аңлатырга кирәк, ләкин нишләтәсен, ул бөтен җирдә мәҗбүри булачак.--Рашат Якуп 29 авг 2010, 06:39 (UTC)[җавап бирергә]

Хәерле көн, Рашат абый. Минем сезге бер соравым бар. "Россия на детском конкурсе песни Евровидение 2009" мәкаләсен татар теленә ничек тәрҗемә итәргә? Миннемуллин Булат 29 авг 2010, 12:02 (UTC)[җавап бирергә]

Мин аны Балалар өчен Евровидение 2009 җыр бәйгесендә Русия дип тәрҗемә итәр идем. Абыйсыз гына дәшегез инде =)--Рашат Якуп 29 авг 2010, 12:05 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт.

Битләрнең исемнәрен ничек алыштырырга?

Кайсы битләрне күчерергә кирәк. Миңа язсагыз, мин күчерермен.--Рашат Якуп 29 авг 2010, 13:30 (UTC)[җавап бирергә]

Рашат әфәнде, мин уд биткә Тп үрнәген өстәдем, ләкин ул нишләптер nowiki шикелле чыгара. Шуны карап төзәтә алмассыз микән. Рәхмәт. --Ильнар Шайдуллов 29 авг 2010, 16:26 (UTC)[җавап бирергә]

Эшләнде.--Рашат Якуп 29 авг 2010, 17:02 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт Рәхмәт. Ни булган? --Ильнар Шайдуллов 29 авг 2010, 17:09 (UTC)[җавап бирергә]
Рәсми тел юлынды сез татар теле]], [[рус теле дип яздыгыз.--Рашат Якуп 29 авг 2010, 17:10 (UTC)[җавап бирергә]

Медальләр һәм посольство[вики-текстны үзгәртү]

Исәнмесез. Сез миңа кайчангы вакытта Тырышлык йолдызын бирдегез, ләкин мин аңа лаеклы түгел. Миңа Хаталык йолдызын бирергә кирәк. Чөнки мин бөтен ясаган мәкаләләремдә хата ясыйм. Сезне бу бик усаллана, әйе бит? Хәзер дә мин ниндидер хата ясадым, әйе? Сез мине гафу итегез. Мин рус телендә сөйләшкән гайләдән. Мин татар телен мәктәптә генә өйрәндем. Гафу итәсез ме?--Mansur321 29 авг 2010, 17:36 (UTC)[җавап бирергә]

Юк, алай әйтмәгез, нинди дә булса ясалган төзәтмәләр - ул әйбәт эш. Сез һичшиксез Тырышлык йолдызына лаеклы кеше.--Рашат Якуп 29 авг 2010, 17:40 (UTC)[җавап бирергә]

Тагын да бер соравым бар. Безнең посольствобыз бар, ләкин ул бөтенләй баш биттә саташтырган (Потерялся була ул, әйе бит?). Русча, бәлки, яхшы посольство, ләкин инглизча позор безгә була ул. (Төрекчә һәм гарәпчә мин белмим). Сайтның посетительләрдән яртысы - руслар һәм инглизлар. Моңа каравыннан соң, нәрсә алар уйлыйлар? Ниндидер аңгырау тел, аңгырау википедия. Тыныч йокы теләкләре белән --Mansur321 29 авг 2010, 17:36 (UTC)[җавап бирергә]

Фикерегезне бик үк аңлый алмыйм. Тәфсилләбрәк аңлата аласызмы?--Рашат Якуп 29 авг 2010, 17:40 (UTC)[җавап бирергә]
Посольствоны өстәргә кирәк. Менә минем фикерем. Ә мин Идарәче түгел. --Mansur321 29 авг 2010, 17:42 (UTC)[җавап бирергә]
Кая һәм ничек өстәргә кирәк?--Рашат Якуп 29 авг 2010, 18:02 (UTC)[җавап бирергә]
Инглиз посльствосында мәглүмат бик әз. --Mansur321 30 авг 2010, 04:28 (UTC)[җавап бирергә]
Анда тагын нәрсәне өстәп була соң? Тәкъдим итегез, үзегез өстәгез.--Рашат Якуп 30 авг 2010, 06:41 (UTC)[җавап бирергә]

Беренче, посольствоны баш биттә уртасында һәм зур итеп куерга кирәк. Икенче, инглиз телендә генә түгел, ә русча, төрекчә һәм гарәпчә язырга кирәк. Тагын да француз һәм немец посольствосын ясарга кирәк. --Mansur321 30 авг 2010, 12:03 (UTC)[җавап бирергә]

Кызык әйтәсез. Төрекчәсе ярар,ясарбыз, ә гарәпчәсен нишләргә. Сез өйрәнсәгез генә :)--Ильнар Шайдуллов 30 авг 2010, 12:30 (UTC)[җавап бирергә]
Эх, менә ул. Егерме беренче гаскәр. Менә бу турында ишеттегез ме? Посольство гарәпчә سفارة була. Төрекчә elçilik. --Mansur321 30 авг 2010, 13:54 (UTC)[җавап бирергә]
Башбиттә илчелеккә зур игътибар бирелгән, аңа сылтама 2 урында бар, теләгән кеше таба ала. Аның исемен бөтен телләрдә язсак, урын җитмәс, халыкара дип танылган инглиз теле дә җитәр. Француз һәм алман илчелекләрендә файда күрмим, төрек һәм гарәп телләре дә артык файданы китерми, янә инглиз телен күпчелек кеше белә.--Рашат Якуп 30 авг 2010, 13:16 (UTC)[җавап бирергә]

Алайса русча гына өстәргә кирәк. --Mansur321 30 авг 2010, 13:54 (UTC)[җавап бирергә]

Менә кеше баш битне ачты . Embassy язуын күрә. Нәрсә ул белми. Бөтен нәрсә аңа аңлашылмый. Әх, аңламыйсыз сез мине. Да ну сезне. --Mansur321 30 авг 2010, 14:13 (UTC)[җавап бирергә]
Мансур әфәнде ачуланмагыз, әгәр дә сезнең фикерләрегезне бик үк аңламасалар үзегезгә Кулланучы:Mansur321/Лаборатория бите ясагыз һәм үз теләкләрегезне чынга ашырыгыз. Әгәр дә бар да килеп чыкса идарәчеләргә тәкъдим итегез. Уңайлы да, файдалы да һәм бик эффектив. --Ильнар Шайдуллов 30 авг 2010, 14:26 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар, сынап карыйм. --Mansur321 30 авг 2010, 15:00 (UTC)[җавап бирергә]

Бу татар телен белгәннәр өчен Татар Википедиясе. Татарча аңламаганнар өчен (ә андыйлар Википедиягә сирәк керә) Башбиттән халыкара инглиз телендә Илчелек битенә сылтама бар. Бүтән телләрдә язуның мәгънәсен күрмим, чөнки, беренчедән, Башбиттә аларны язып кую өчен мөмкинчелек юк, икенчедән, башка телләргә без приоритет күрсәтә алмыйбыз. Татар Википедиясенә ярдәм итим дип кергән, ләкин татарча белмәгән кешеләр Википедия кануннары белән таныш, һәм Embassy сүзен һичшиксез аңлыйлар. Сүгенү сүзләрен минем бәхәс битендә кулланмаска сорыйм, моның өчен бан алу мөмкин.--Рашат Якуп 30 авг 2010, 18:09 (UTC)[җавап бирергә]

Рашат әфәнде ачуланмагыз)) күт сүгенү сүзе була мы ул? --Mansur321 31 авг 2010, 05:04 (UTC)[җавап бирергә]
Бу әдәби нормаларга туры килмгән сүз.--Рашат Якуп 31 авг 2010, 05:16 (UTC)[җавап бирергә]
Сез әйтәсез әдәби нормаларга туры килми. Без әдәбият телендә сөйләшәбез мыни? --Mansur321 31 авг 2010, 05:39 (UTC)[җавап бирергә]
Мин әдәби телдә сөйләшергә тырышам, Сезне белмим.--Рашат Якуп 31 авг 2010, 05:40 (UTC)[җавап бирергә]

*яшь аралаш көлү генә* --Mansur321 31 авг 2010, 05:53 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар, бу бәхәс тәмаланырга тиеш. Мин лабораториямне ясарга киттем. Уңышлы һәм шәп көн телим, Күршербез әле! --Mansur321 31 авг 2010, 06:08 (UTC)[җавап бирергә]

Unfortunately I don't know anything about Tatar except the words I wrote on top and Рәхмәт but I promise I'll try to know more later on when I get some time (and I hope you understand English...). My name is Claudi Balaguer (User Capsot from the Catalan Viquipèdia and Occitan Wikiccionari). I'm a member of a Catalan association "Amical de la Viquipèdia" which is trying to become a Chapter (some kind of intermediate structure between the Wikipedias and the Wikimedia Foundation) but has seen this rejected because it doesn't belong to a/one state! I think that you understand too well what it is to be a speaker of a minorized language. If you think that our action may help all the minorized or stateless languages and preserve our cultures you can paste the following template on your user page Wikimedia CAT and/or sign our "Members and Supporters" list following the link on the template. Thanks/Рәхмәт for your attention! I wish you a pleasant and sunny end of summer. Take care! Capsot 31 авг 2010, 15:02 (UTC)[җавап бирергә]