Кулланучы бәхәсе:Сиринә

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сиринә latin yazuında])
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Сиринә, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 14 гый 2021, 12:37 (UTC)[җавап бирергә]

Мәктәп музее (Чистай)[вики-текстны үзгәртү]

Мәктәп музее.

     2000 нче елда Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә мәктәп музее ачыла. Музей бүлмәсе бик зур булмаса да, бик күп материал сыйдырган.
     Ул хронологик яктан ХIХ гасырның азагын hәм ХХ нче гасырның 30 нчы елларын үз эченә алган экспонатлар туплаган. Әби-бабаларыбызның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек булган. Йорт тирәсе читән белән әйләндереп алынган булган.Укучылар бик кызык экспонатлар алып килгәннәр: ике, өч, дүрт япьле сәнәкләр, борынгы үлчәүләр, урак, күмер үтүкләре, тимер үтүк, мичтән ипи алу өчен агач көрәк, җилпүч, чуен тоткычлар, тешле бәләк, тәпәннәр hәм башкалар. Өйләр 20 нче гасырның беренче яртысына кадәр керосин лампалары белән яктыртылган. Музейда авыл өенең түрендә торган сандык та бар. Сандыкта  буыннан-буынга тапшырыла торган иң кадерле истәлекле әйберләр сакланган. Татар хатын-кызлары  ашъяулыкларны, кызыл башлы сөлгеләрне үзләре тукып чиккәннәр. Ачык йөзле татар халкының сый-хөрмәтле өстәленең түрендә һәрвакыт күмер самоварлары җырлап утырган. Самовар янында балчыктан эшләнгән чүлмәкләрне бабаларыбыз үз куллары белән ясаганнар. Аны сөт салу өчен кулланганнар.  Милли киемнәр дә үзенчәлекле булган. Хатын-кызны бәби итәкле күлмәк, чигелгән алъяпкыч, чигүле калфак, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән беләзекләр, йөзекләр бизәгән.Ә  ир егетләр чигелгән түбәтәй һәм камзул киеп йөргәннәр. Менә шундый кыйммәтле истәлекләр  безнең мәктәп музеен бизәп торалар. 

Гимназистлар һәм укытучылар коллективы экспонатлар туплауны бүген дә дәвам итәләр. Үз халкыбызның тарихын өйрәнү - безнең бурычыбыз, чөнки ул зиһенне баета, дөньяга карашны киңәйтә.

Мәктәп тарихы[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Сиринә! Бәйгегә кушылып, татар телле мәдәниятне саклауга һәм мәңгеләштерергә керткән өлешегез өчен изге рәхмәт! Материалыгызны Нариман урамы, 65 (Чистай) битенә күчердем, сезнең язуыгызны күрсәтүче тамганы урнаштырдым, сезнең катнашучы битенә дә проект катнашучысы калыбын урнаштырдым. Киләчәк материалларны зинһар шәхси бәхәс битенә урнаштырмагыз (алар моннан күрми калуыбыз ихтимал). --frhdkazan (бәхәс) 19 гый 2021, 19:38 (UTC)[җавап бирергә]