Кулланучы бәхәсе:Яр Чаллы 76 гимназия

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы 76 гимназия latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, Яр Чаллы 76 гимназия! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Яр Чаллы 76 гимназия! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, Яр Чаллы 76 гимназия! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 127? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 9 апр 2019, 11:18 (UTC)[җавап бирергә]


== Кызыл Чишмә
==
    Түбән Кама шәhәренең читендә,Чулман елгасының текә яры астында, Кызыл чишмә - изге су чыганагы бар. Аны халык Изге чишмә дип йөрткән. Кызыл чишмә исеме 1921 елда бирелгән.
    Риваятьләргә караганда, 17 гасыр башында бу җирләргә болгар имамы Дәүхит килеп төпләнә. Ул тау өстендә мәгарә казый. Бу мәгарәнең эченә үрмәләп кенә керергә мөмкин була. Имам мәгарә янына, ташны чокып, бассейн да ясап куя. Бассейн мәгарә эченнән агып төшкән чиста, салкын су белән тулып тора. Имам шушы урында яши, көне-төне гыйбадәт кыла. 

Имам улгәч, бирегә төрле җирләрдән кешеләр килә башлый. Тарихчылар әйтүенчә, изге су алырга, изге суда коенырга дип, хәтта Персиядән дә килгәннәр. Юлчылар имамның тау башындагы кабер ташы янында дога кылганнар. Болгар имамы Дәүхитнең кабер ташы соңрак юкка чыккан. Икенче бер риваять буенча, бу чишмәдән Изге Николай Чудотворец иконасын табып алалар. Шуннан бирле Изге чишмә мөселманнарның гына түгел, христианнарның да табыну урынына әйләнә. Гыйбадәт кылу өчен, тау башында кечкенә генә часовня салып куялар. 1882 нче еллар башында бу җирләрне сәүдәгәр Стахеев сатып ала. Ул монда искиткеч матурлыгы белән тарихка кереп калган дача төзи. Дачадагы бөтен йортлар да шәhәр тибында була. 750 квадрат метрлы ике катлы иң зур йортта 20 бүлмә, электр уты, канализация, сууткәргеч, өйне су белән җылыту җайланмасы, Чулман ярына алып чыга торган җир асты юлы була. Йортның түбәсе hәм агачтан челтәрләп эшләнгән сокландыргыч бизәкле зур тәрәзәләре ерактан күренеп торган. Өйдәге каминнар төрле төстәге керамика белән бизәлгән, бүлмәләрдә кыйммәтле статуялар торган. Бу йорт 1900 нче елда төзелеп бетә. Йорт янында зур бакча була. Кыш буе Стахеевларның өстәлләрендә җиләк-җимеш, яшелчә, яңа өзгән чәчәкләр торган. Революциядән соң, 1921 нче елда дачаны хуҗаларыннан тартып алалар. Дачадагы хуҗалыкны яңа оешкан совхозга тапшыралар. Матурлыгы hәм байлыгы белән шаккатырган бакча әкренләп юкка чыга. Стахеевларның берничә йорты гражданнар сугышы елларында җимерелә, ә ике катлысы 1961 нче елдагы янгын вакытында янып бетә.


==

Илдар Мәннәнов - Советлар Союзы Герое[вики-текстны үзгәртү]

Башлыкның исеме[вики-текстны үзгәртү]

==
    Безнең Яр Чаллы шәһәре танылган шәхесләргә бик бай. Алар арасында гади хезмәттә зур уңышларга ирешкән кешеләр дә, иҗат кешеләре дә бар. Шулар арасында Советлар Союзы Герое, шәһәрдәшебез Илдар абый Мәннәнов –билгеле шәхес. Илдар Мәннәнов 1921 елда Мөслим районы Бүләк авылында туган. Өч баланы ятим калдырып, әтиләре бик иртә үлеп китә. Илдар, абыйсы Габдельбаян һәм апасы Хәлимә  әнисенең беренче ярдәмчеләре булалар.Ул 1936 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Пучы авылына комбайнчылар курсына укырга китә. 16 яшьлек Илдар үз авылларында комбайнчы булып эшли башлый. 1940 елда аны армия сафларына алалар. Ул Чита шәһәрендә Монголия - Маньчжурия чигендә хезмәт итә. Артиллерия буенча орудие командиры булырга укып йөргән көннәрдә сугыш башлана. Илдар  65 нче армиягә эләгә. Ленинград өлкәсенең Тхвин шәһәре. Фашистлар камалышта калган Ленинградка илтүче соңгы юлны да япмакчы булалар. Совет командованиесе Тихвинны тиз арада дошманнардан чистартырга боерык бирә. 
   Орудие янында –Илдар.  Аның снарядлары бетә, ә снаряд ташучылардан берәү дә исән калмаган!  Илдар үзе снаряд ташый, үзе кора, үзе ата. Күңелгә шом салып, танклар каршыга шуыша, алар артыннан пехота килә.Инде командир да, төзәүче дә һәлак булган. Һавада бомбардировщиклар үкерә. Тагын шартлау! Бер ярчык кисәге Илдарның муенын яндырып үтә. Аркасы буйлап кан ага башлый. Егет аңа да игътидар итми. Карашы белән сугышчан иптәшләрен эзли. Ник берсе исән калсын! Илдар,  орудиене тиз-тиз көйләп, фашистларга яңадан ут ача.
    Көн белән төн алмашына, тагын таң ата... Бөтен расчет өчен берүзе 100дән артык снаряд җибәрә Илдар, 8 танкны яндыра... Кинәт һавада -  дошман  бомбордировщигы. Бер- бер артлы бомбалар төшеп ярыла. Илдар яраланып аңын җуя. Ул инде безнең гаскәрләрнең конрһөҗүмгә күчүен дә, ерактагы яңгыраган “ура” тавышларын да ишетми...
    Ә бу тигезсез сугышны стереотрубадан  һәм бинокльдән күреп торган генерал Мерецков татар егетенең батырлыгына таң кала һәм шул ук көнне аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.
    Дүрт айга якын госпитальдә ятып чыккач, Илдар Мәннәновны Мурманск өлкәсендәге Кировск шәһәренә кече командирлар әзерләү курсына җибәрәләр. Шунда укыган вакытта ул Беломорск шәһәрендә урнашкан фронт штабына килергә чакыру ала. Биредә командующий К.А.Мерецков аңа СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән Советлар Союзы Герое таныклыгы, Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшыра.  Явыз немец-фашист  илбасарлары һәм аларның иярченнәре белән канлы бәрелешләрдә күрсәткән яңа батырлыклары өчен ул Беренче Дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медаленә һәм башка сугышчан бүләкләргә лаек була.
    Илдар Маннанов озак еллар Чаллыда районара сәүдә базасы директоры булып эшләде. 2010 елда аның йөрәге тибүдән туктады. Каһарман татар егете Илдар Мәннән улы Мәннәнов менә шундый гүзәл язмышка ия шәхес. Халкыбыз аның батырлыгын мәңге онытмас!