Кулланучы бәхәсе:178.204.163.5

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/178.204.163.5 latin yazuında])

Дәгъвә белдерү[вики-текстны үзгәртү]

Минем дә Рашат Якупов белән Zahidulla татар википедиясенә язу теләгемне бөтенләй бетерделәр((( Татар википедясендә артыгын кыланалар, бу рус викие түгел бит, артык зур таләпләр кую нәрсәгә, болай да беркем язмый бит инде монда(( Аннары, ул рус викиеннән әллә нинди европа шәхесләрен язып ятуга монда нимәгә кирәк, һаман аңлап булмый шуны?Монда беркем дә кереп аларны укып утырмый инде, русчадан гына карыячаклар!!! Татар шәхесләре, авыллары, шәһәрләре, титуллары, ханнары турында язсагыз мең әйбәт булыр ие!!!

Әлеге репликага җавап бирергә тиешмендер.
  1. Ни рәвешле Татар Википедиясендә язу теләген бетердек икән? Безнең сәбәпсез генә кешедән берәр нәрсә таләп иткәнебез бармы? Гаделсез башкарган гамәлләребез бардыр, бәлки? Әйдәгез, ачыклыйк.
  2. Әйе, безнең проект Рус Википедиясе кебек зур түгел. Тик мәкаләләр санын артырыйк дип, энциклопедияне чүп белән тутыру дөрес дип саныйсызмы? Таләпләр нәкъ сыйфатка карый. Википедия — кечкенә һәм хаталы текстлардан торырга тиешле энциклопедия дип мин санамыйм. Сезнең башка күзаллавыгыз булса, рәхим итеп уртаклашыгыз. Күпчелек википедиячеләр чүп мәкаләләрне өстәү белән ризалашсалар, мин проекттан китәргә әзермен.--Рашат Якуп 9 авг 2011, 19:40 (UTC)[җавап бирергә]
  3. Аурупа шәхесләренә килгәндә, Сез тел үсешенең мөһим бер концепциясен беләсезме? Тел яшәеше һәм үсеше өчен аның куллану даирәләре киңәергә тиеш. Татар теле — гаҗәеп бай һәм матур тел. Изоляциядә татарлар турында гына язабыз икән — димәк милләткә кабергә ятарга вакыт. Рәхим итеп татар шәхесләре, авыллары, шәһәрләре, титуллары, ханнары турында үзегез дә яза аласыз.

Берәр башка сорауларыгыз булса, һәм бәхәс битемдә, һәм email адресыма (rashat_Kazan@mail.ru) яза аласыз.--Рашат Якуп 9 авг 2011, 19:40 (UTC)[җавап бирергә]


Бу әле хисап язмасын булдырмаган яки аны кулланмаган аноним кулланучы өчен фикер алышу бите. Шуңа күрә без аларны идентификацияләү өчен санлы IP-адрес кулланырга тиеш. Мондый IP-адрес берничә кулланучы өчен уртак булырга мөмкин. Әгәр сез аноним кулланучы һәм сезнең адреска урынсыз хәбәрләр җибәрелгән дип саныйсыз икән, зинһар өчен, башка мондый аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен теркәлегез яки системага керегез.