Кулланучы бәхәсе:Qaramalitawdan

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Qaramalitawdan latin yazuında])
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Qaramalitawdan, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! --Әмир (бәхәс) 4 май 2021, 16:28 (UTC)[җавап бирергә]

Яңа мәкаләләр[вики-текстны үзгәртү]

Кертемегез өчен зур рәхмәт, Qaramalitawdan. Мәкаләләр язгач чыганаклар бүлеге ясап аларны ясарга онытмагыз. Мәкаләләрне шулай ук төркемләү дә тиешле. Үрнәк өчен Идел буе Болгары, яки сайланган мәкаләләрнең берәрсен куллана аласыз--Ilnur efende (бәхәс) 29 июл 2021, 18:45 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиядә мәкаләгә чыганаксыз текст өстәү тыела, бәхәссез кагыйдәләргә ярашсыз исем алыштыру шулай ук тыела. Сезгә, үзгәртүләр керткәнче Википедия:Оригиналь эзләнүләргә юк, Википедия:Мәкалә исемнәре кагыйдәләре белән танышырга киңәш итәм. Мәкаләгә мәгълүмат өстәр алдыннан Бәхәс:Иске татар әдәби теле битендә идарәче Әмир әфәнде белән киңәшләшә аласыз. Әгәр үз эзләнүләрегезне, маргиналь, чыганаксыз бәхәссез текст кертүне дәвам итсәгез, тыелырга мөмкинсез.--Ilnur efende (бәхәс) 30 июл 2021, 18:32 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге мәкалә өстендә әлегә, абруйлы чыганаклар китергәнче, шушы биттә эшли аласыз. Мәкаләгездәге һәр фикерне чыганак белән исбатларга киңәш итәм.--Ilnur efende (бәхәс) 30 июл 2021, 18:35 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкалә исемнәре. Кисәтү.[вики-текстны үзгәртү]

Сезнең бәхәссез мәкаләләрнең исемнәрен алыштыру Википедия кагыйдәләрен бозып эшләнә. Мәкалә исемен алыштыру алдыннан {{исемен үзгәртергә||}} калыбы тутырылып бәхәс алып барыла. Бу турында иске татар әдәби теле мәкаләсенең исемен алыштыргач бер әйттек иде инде. Киләчәктә бәхәссез исем алыштыру сезне вакытлыча тыю белән бетә ала.--Ilnur efende (бәхәс) 1 авг 2021, 19:57 (UTC)[җавап бирергә]

Сезнең, алдан кисәтүләргә карамастан ([1], [2], [3]), татар теле, язуы турында мәкаләләрне үзгәрткәндә, яңа битләрне язганда үз эзләнүләрегезгә таянуны дәвам итүегезне күрәм (абруйлы чыганаклар бернинди дә татар теле язуының урыс графикасына таянган М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов орфографиясен күрсәтми). Шуның нигезендә татар теле һәм язу белән бәйле мәкаләләргә үзгәрешләр кертергә өч айга топик-бан (тыю) кертергә кирәк дип уйлыйм. Әмир, Frhdkazan, A.Khamidullin, сез ничек уйлыйсыз?--Ilnur efende (бәхәс) 7 авг 2021, 07:51 (UTC)[җавап бирергә]

Закиевның китабыннан табкан идем искәрмәләрне.

Топик-бан, 09.08.2021[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле кулланучы, алдагы эшчәнлегегезне күздә тотып бүгенге көннән һәм дә өч айга сезгә татар теле һәм язу белән бәйле мәкаләләрне булдыру һәм шул темаларга бәйле мәкаләләргә үзгәрешләр кертү тыяла. Әмма үзгәрешләр кертүгә тәкъдимнәр тыелмый, фикер алышуларны бәхәс битендә китерә аласыз. Татар Википедиясен башка темалар белән тулыландыруыгызга шат булырбыз.--Ilnur efende (бәхәс) 9 авг 2021, 17:06 (UTC)[җавап бирергә]

Qaramalitawdan, бу мәкаләгә берәр чыганак бармы? Шәхсән бер ни дә таба алмадым. Үз эзләнүләрегез булса бетерергә туры киләчәк, чыганаклар күрсәтегезче.--Ilnur efende (бәхәс) 23 сен 2021, 14:10 (UTC)[җавап бирергә]

+ берәр орфография сүзлеге сатып алыгыз әле, татарча бик тә хаталы язасыз.--Әмир (бәхәс) 23 сен 2021, 14:15 (UTC)[җавап бирергә]
шуңа өстәп, татар теленең аңлатмалы сүзлеге аша да тикшерегезче сүзләрегезне, кайберләрен нәрсә аңлатканын белерлек тә аңларлык түгел.--Ilnur efende (бәхәс) 23 сен 2021, 14:46 (UTC)[җавап бирергә]
Риза--Әмир (бәхәс) 1 окт 2021, 18:34 (UTC)[җавап бирергә]
Риза--Фәрһад (бәхәс) 1 окт 2021, 20:06 (UTC)[җавап бирергә]
Кисәтергә кирәкми @Ilnur efende
  1. Алдагы кисәтүдә сез мине топик банга куйдыгыз "М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов орфографиясе" өчен. Сезгә ошамады минем "орфографиясе" дип язуым. Оригиналда да: " В 1939 г. были обнародованы ещё два проекта – М.Х. Курбангалиева и Ш.А. Рамазанова. Первый проект предлагал ввести в татарский алфавит шесть дополнительных букв: ə, ө, ү, җ, ң, һ. Второй формулировал основные орфографические правила литературного татарского языка. Именно эти проекты и легли в основу сформированной тогда кириллической татарской письменности". Сез Илнур Әфәнде "Әлифба" дип язган китап турында, әлифба(букварь) түгел мәкалә икәнлеген тасфирлый. Мәкаләнең мәгънәсе дә тәңгәл килми. Мөәлиф күп кенә 1939 елда чыкан "Курбангалиев Әлифбасы" китабы дип яза. Ошбу сез башлаган бәхәсне үстерергә хыялым юк.
  2. Алдагы кисәтүдә Сез берничә "үз эзләнүләрем турында 3 бит китерәсез. "Иске Уйгур язуы" бите "дөрес" графикада язылмаган иде. "Иске татар Әдәби теле" битендә исемен үзгәртү һәм мәгълүмат өстәүдә ул битләрдә минем хаталарым булгандыр, әммә ошбу хаталарым минем ул вакытта аз тәҗрибә булганымны әйтәм. Шул хаталарым өчен мине тәңкыйтьләүне хуп дип санамыйм.
  3. Википедия:Бетерүгә#Сарытау өлкәсе татарлары соңгы хаталарым, тулыландыру турында яздым.
  4. Орфографик хаталарым бардыр, әммә торышам аларны булдырмаска.
  5. "Бу гамәлләрегезне аңлап бетереп булмый" минем гамәлләремне аңлап була. Вакытлыча тыюны мин хуп дип санамыйм, ул миңа һәм викига зыян гына китерә. Тыюда кулланучы тәҗрибә тупламый, яңа мәкаләләр язмый һәм мәкаләләрне тулыландырмый. "Ирекле Энциклопедия" сүзенә каршы килә. Минем викины тулыландырырга яратуым өчен мине бан(тыюга) һичиксез ярамый. Гамәлдәшләрем мин викины тулыландырырга яратам һәм үсүшен телим. Мине вакытлыча тыю, бик катгый яктан гына карау, мактаулы якларымны күрмәү һәм үз хатыларымны тануымны искә алмау гаделсезлек дип саныйм.
Qaramalitawdan (бәхәс) 9 окт 2021, 00:56 (UTC)[җавап бирергә]