Кулланучы бәхәсе:Sch023tatar

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Sch023tatar latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, Sch023tatar! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Sch023tatar! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, Sch023tatar! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 124? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 5 апр 2019, 08:34 (UTC)[җавап бирергә]

«Шайтан каласы» - Ак мәчет[вики-текстны үзгәртү]

Алабуга тарихында әлегә кадәр ачылмаган серләр күп. Шундый серләрнең берсе – шәһәрнең көньяк-көнбатыш чигендә, 60 метр биеклектәге тау башында атаклы Шайтан каласы. Күп гасырлык шәһәр тарихының төп шаһитын – таштан салынган бу манараны руслар шулай атый. Татарлар Ак мәчет диләр. Биредә борынгы Алабуга шәһәрлеге булган. Ныгытмалары да бар: туфрактан өелгән өч рәт үр һәм тирән канаулар. Өч йөз ел буена галимнәрне кызыксындырып килгән бу шәһәрлекнең хәзерге Алабуга тарихы белән тыгыз бәйләнеше соңгы елларда үткәрелгән археологик тикшеренүләрдән соң ачыкланды.

   1993 нче елда күренекле археологик А.Х.Халиков Алабуга шәһәрлегендә киң казу эшләре үткәргән. Нәтиҗәдә, җир астында бер таш бина хәрабәләре ачылган. Бинаның нигезе яхшы сакланган: һәрьяк стенасының озынлыгы 21 метр, почмакларында – диаметры 6 метрга җитә торган түгәрәк манаралар. Бүгенге көнгә кадәр сакланган манараның диаметры зуррак – 10 метр чамасы. Нәкъ шул манараны “Шайтан каласы” дип йөртәләр дә инде. Күрәсең, ул башкаларына караганда биегрәк тә булгандыр. Бинаның тагын бер кызыклы үзенчәлеге бар: манаралар өч якта ярымтүгәкәк, ә дүртенчесендә – өчпочмаклы. Соңгысы төп-төгәл кыйблага – изге Мәккә ягына карап тора. Бу борынгы мәчет хәрабәләре. Ул Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәч тә салынган булган. Аның янындагы тау битендә археологлар моннан 1200 еллар элек кулланылган  ук очлары табалар. Димәк, ул бер үк вакытта хәрби ныгытма ягъни кечкенә крепость вазифаларын да үтәгән. Галимнәр әйтүенчә, Шайтан каласы 10 – 11 нче гасырларда төзелгән.
   Яр буендагы биек тау башында хәрби ныгытма булган. Табылдыклар күрсәткәнчә, анда күбесенчә сугышчылар яшәгән. Ә халыкның төп өлеше һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр – хәзерге шәһәр үзәгендә, Большая Покровская урамы тирәләрендә көн икәннәр. 
   Халык бу урыннар турында төрле риваятьләр сөйли. Менә шуларның берсе. 
   Бер попның бик чибәр кызы булган, имеш. Аңа Чулман елгасында яшәүче җеннәр патшасы гашыйк булган,  ди. Ул, кызны үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәргән, имеш. Тик попның кызын җенгә бирәсе килмәгән. Ул хәйләгә керешкән: бер төн эчендә авыл башына чиркәү салырга кушкан. Аның уйлавынча, җен мондый эшкә алынмаска тиеш булган. Тик ялгышкан: кояш баю белән, судан бихисап күп җен-пәриләр чыгып, тау башында чиркәү сала башлаганнар. Поп үзенең ялгышканлыгын аңлаган. Җеннәрне куркытырга теләп, кетәклектән әтәч алып килгән. Имеш, әтәч кычкыргач, җен-пәриләр кача. Поп аны койрыгыннан тарткалаган, кытыклап та караган, ләкин әтәч барыбер кычкырмаган. Ә җеннәр шулкадәр тырышып эшләгәннәр, хәтта таң атуын да сизмәгәннәр. Кояш чыга башлау белән, әтәч тә кычкырып җибәргән. Җеннәр куркып, сулга таба йөгергәннәр. Алар шулкадәр ашыкканнар, ди, текә ярдан аска ябышып төшкәндә, бармакларының өзелеп калуын да сизмәгәннәр, имеш. 
   Әлбәттә, бу әкият кенә, чөнки Ак мәчет бу җирләргә руслар килеп яши башлаганчы, күп гасырлар алдан төзелгән була. Мәчет җимерелгәч, аның хәрабәләре мәҗүси удмурт, мари, мордва кабиләләренең табыну һәм корбан чалу урынына әйләнгән.