Кулланучы бәхәсе:Timming/Архив(Август 2009)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Timming/Архив(Август 2009) latin yazuında])

Гафу итегез, ләкин мин куйган күп әйберне миңа әйтмичә генә үзгәрткәнегез өчен үпкәлим(( Мәсәлән Башбиттә Сайланган рәсемдә мин бер Карау дигән рубрикасын эшләгән идем, Сез яңадан Архив, Кандидатлар дип язып куйдыгыз. Порталларның исемлеген тагын кыскарттыгыз. Алай ярамый бит! Мин дә проект катнашучысы бит ләбаса! --Yildiz 3. Aug 2009, 15:56 (UTC)

Сез ясаган эшләрне бозып йөрү турында уй башка да килмәде. =) Архив белән кандидатлар язулары бар иде инде. Мин бары тик Архив язуыннан Кандидатлар битенә генә юнәлтүне ясадым, кызыл язу булмасын өчен дип кенә. Ә порталлар исемлеге турында һич аңламыйм. Порталларга гел тотынмадым. Сылтамалар бирегез, чишәрбез бу аңламаусызлыкны. --Timming 3. Aug 2009, 16:44 (UTC)
Башбиттә порталлар исемлеге кыскарды. Байрак та элекеге куелды. Кирил әлифбасындагы мәкаләгә куйганы тагын латинга кайтарылды. Рәхим итегез сүзендә сылтама югалды. Безнең турында рубрикасы урынына Бу нәрсәгә кирәк дип язылды.--Yildiz 4. Aug 2009, 05:16 (UTC)
Аңладым. Менә болай гына күрсәтсәгез, җитә иде. Дөресен әйткәндә, боларны күргәч, үзем дә шаккаттым. Мин ул үзгәртүне бары тик баннер элү өчен ясаган идем. Күрәсең, кайдадыр ялгышканмын. Ул үзгәртүне кире кайтардым. Гафу итегез. --Timming 4. Aug 2009, 07:26 (UTC)
Аңлашу өчен рәхмәт! --Yildiz 4. Aug 2009, 07:32 (UTC)