Мәдәният

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәдәният latin yazuında])
(Культура битеннән юнәлтелде)
Мәдәният
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Культ һәм Ур[d]
Кайда өйрәнелә мәдәният тарихы[d], этнография, кешебелем, культурология[d], Философия культуры[d] һәм социология культуры[d]
Тема җәгърафиясе мәдәни география[d]
 Мәдәният Викиҗыентыкта
Борынгы Мисыр сәнгәте, XV гасыр (б. э. к.).
Азәрбайҗанның Гобустан дәүләт тыюлыгындагы сакланучы петроглифлар - б.г.э. 10 000 елларда анда чәчәк аткан мәдәнияткә шаһитлек итәләр

Мәдәният (гарәп. مدنيات‎ — ватандашлык, цивилизация; مدني — шәһәрдә торучы ватандашлар сүзләреннән) яки культура (лат. cultura, colo, colere фигыленнән — эшкәртү, соңрак — тәрбия итү, белем бирү, үстерү, табыну/хөрмәт итү) — этнография һәм антропология фәннәренә нигез салучы галим Э. Тайлор сүзләре буенча, «кеше, берәр җәмгыять әгъзасы буларак, үз иткән белем, ышанулар, сәнгать, әхлак, хокук, гореф-гадәт һәм бар башка сәләтләр һәм гадәтләр җыелмасы».[1]

Бүгенге татар телендәге мәгънәсе эволюциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәнияттатар теленә гарәптән кергән сүз. Махсус сүзлектә ул «культура» дип тәрҗемә ителә (кара: Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.— Казан, 1965.— 299 б.). Ә «культура» сүзе русларга латин теленнән кергән: «лат. cultura — возделывание, воспитание, образование, развитие, почитание»[2][3] Күпмәгънәле термин[4].

Шул ук вакытта «мәдәни» сүзе — «шәһәрдә торучы» дип тә тәрҗемә ителә. Гыйльми һәм укыту тәҗрибәсендә «культура» һәм «мәдәният» терминнары тигез хокуклы булып йөриләр. Шуннан чыгып, «мәдәният» терминының мәгънәсен «культура» термины мәгънәсеннән чыгып аңлатырга була.

Димәк, мәдәният ул — кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш. Дөрес, «культура» терминының иң беренче мәгънәсен татарчага тәрҗемә иткәндә «җир эшкәртү» «дип бирергә туры килә (чыннан да, «культура» термины башта бакчада үстерелә торган яшелчә төрләрен күздә тоткан). Ләкин бу очракта безгә терминның тәүге мәгънәсенә ябышып яту һич тә мәҗбүри түгел (күп кенә терминнарның тәүге мәгънәләре онытылуга да дучар була). Ләкин «культура» терминының тагын бер өстәмә мәгънәсе калкып тора, ул да булса «эшкәртү», «эшләп чыгару», «кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр».[5]

Материаль һәм рухи культура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Материаль культура» белән «рухи культура» аерыла. Материаль культурага завод-фабрикалар, таш пулатлар, тимер юллар, транспорт чаралары, төрле җиһазлар һәм кешеләр тарафыннан кулланыла торган меңләгән төр хезмәт чаралары керә. Рухи культура кешеләр тарафыннан табылган белемнәрне, уку-укыту системасын, традицияләрне, фольклорны, халыкларның профессиональ сәнгатен, фәнне һ. б. шушындый рухи кыйммәтләрне үз эченә ала.

Мәдәният исә «культура» күренешенең фәкать рухи өлешен генә «үзенә сыйдыра». Ләкин рус телендә «культура» термины, үз структурасына һәм рухи, һәм материаль өлкәләрне сыйдыра торган булса да, практикада фәкать рухи өлкәне генә күздә тота. «Культура» дигәндә гамәлдә рухи культура, ягъни мәдәният күздә тотыла.[6]

Мәдәният ул — кешеләр тарафыннан тудырылган рухи кыйммәтләр җыелмасы; кешеләрнең рухи кыйммәтләр тудыру өлкәсендәге эшчәнлеге; кешеләрнең тудырылган рухи кыйммәтләрне куллану эшчәнлеге. Әгәр дә бу билгеләмә мәдәният күренешен тулы рәвештә характерлый ала икән, бер генә нәрсәне ачыклыйсы кала, ул да булса: без нәрсәләрне рухи кыйммәтләр дип атыйбыз, нинди рухи кыйммәтләр җыелмасы мәдәниятне тәшкил итә? Мәдәният, җәмгыятьнең рухи күренеше буларак, түбәндәге кыйммәтләрне үз эченә ала: кешеләрнең дөнья турында белемнәре; милли тел; җәмгыятьтә урнашкан мәгърифәт системасы; халыкның көнкүрешендә барлыкка килгән йолалар, традицияләр, ышанулар, риваятьләр; халыкның конкрет чынбарлык шартларында туган әхлакый принциплары, хокукый карашлар; халыкның сыйнфый һәм милли (этник) идеологиясе; халыкның дөньяга карашы, шул исәптән дине яисә атеистик карашлары; халыкның сәнгати фи- керләве һәм шуның иҗат җимешләре; фән, шул исәптән фәлсәфә һ.б.[7]

Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була.[8]

Төп мәгънәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биюче Тайвань аборигеннары
  1. Аеруча гыйлем эстәү һәм тәрбия юлы белән урын алган интеллектуаль һәм әхлакый сыйфатларның үсү акты.
  2. Интеллектуаль һәм эстетик өйрәнү юлы белән үcтерелгән зәвык мөкәммәллеге һәм мәгърифәт сыйфатлары.
  3. техник тәҗрибә һәм һөнәрләрдән аермалы буларак, сынлы сәнгать, мәдәни һәм гыйльми фәннәр белән кызыксыну һәм зәвык иясе булу.
  4. Өйрәнү һәм гыйлемне киләчәк буыннарга тапшыра алу сыйфатына бәйле кеше белеме, ышанулары һәм гамәлләре берлеге.
  5. расчыл, дини яки җәмгыяви үзәнчәлекләр нигезендә барлыкка килгән бер төркемнең гадәти ышанулары, җәмгыяви формалары һәм матди үзлекләре; шулай ук: билгеле заман периоды эчендә һәм/яки аерым бер урында яшәүче кешеләрнең көндәлек тормыш үзенчәлекләре.
  6. Оешманы билгеләүче уртак карашлар, кыйммәтләр, максатлар һәм практикалар берлеге.
  7. Аерым бер тармак, эшчәнлек яки җәмгыяви бер үзенчәлек белән бәйле кыйммәтләр, аңлаулар яки җәмгыяви практика берлеге.
  8. Кеше эшчәнлегенең күренекле нәтиҗәләре яисә буыннан буынга күчә торган социаль яктан мөһим мәгълүмат. Калып:Чыганак??

XVIII һәм XIX гасырда Европа халыклары культура[4][9][10][11] төшенчәсен бүгенге мәгънәдә куллана башлаганнар, ул авыл хуҗалыгында яки умартачылыктагы кебек үсемлек үстерү һәм камилләштерү мәгънәләренә туры килгән. XIX гасыр дәвамында ул башта шәхесне, аеруча уку юлы белән, үстерү яки камилләштерү, һәм соңрак милли ашкынуларны һәм идеалларны чынбарлыкка ашыру мәгънәләренә дә ия булды.

XX гасырда, «культура» кеше генетикасы билгеләмәгән барлык феноменнар мәгънәсендә антропологиянең төп төшенчәсе буларак алга чыкты. Аеруча, түбәндәге ике мәгънәдә:

  1. кешеләрнең үз тәҗрибәләрен символлар белән билгеләү мәсьәләсендә һәм хыял көчен кулланып башкарылган иҗади эшчәнлек мөмкинлекләре өлкәсендә үсә торган сәләте;
  2. дөньяның төрле җирләрендә яшәгән халыкларның үз тормыш тәҗрибәләрен билгеләү һәм классификацияләү ысулы һәм иҗади сәләтләрен куллану юллары.

Бүгенге көндә бу төшенчә җәмгыять тудырган физик артефактлар, ягъни матди мәдәният, һәм мәдәниятнең нигез тәшкил итүче терминнары буларак кулланылган һәм матди булмаган барлык башка яклары[12], ягъни тел, гадәт, һ.б. арасындагы аерма мәгънәсендә киң таралган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. (ингл.)Tylor, E.B. (1974). Primitive culture: researches into the development of mythology, philosophy, religion, art, and custom. New York: Gordon Press. ISBN 978-0-87968-091-6. 
  2. Кара: БСЭ.— T. 13.— M., 1973.— С. 594
  3. Harper, Douglas (2001). Online Etymology Dictionary
  4. 4,0 4,1 Merriam-Webster сүзлекләре онлайн:culture.
  5. http://www.tatknigafund.ru/books/1778/read#page363 2016 елның 5 март көнендә архивланган. Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит363
  6. http://www.tatknigafund.ru/books/1778/read#page364 2016 елның 5 март көнендә архивланган. Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит364
  7. http://www.tatknigafund.ru/books/1778/read#page365 2016 елның 5 март көнендә архивланган. Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит365
  8. (рус.) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен". Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 бит.
  9. Оксфорд сүзлекләре онлайн:culture 2012 елның 29 апрель көнендә архивланган..
  10. Merriam-Webster кыска онлайн энциклопедия:culture.
  11. TheFreeDictionary.com сүзлеге:culture.
  12. Macionis, Gerber, John, Linda (2010). Sociology 7th Canadian Ed. Toronto, Ontario: Pearson Canada Inc.. pp. 53. 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]