Кумара Бхимешвара Свами гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кумара Бхимешвара Свами гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Кумара Бхимешвара Свами Гыйбадәтханәсе
Кумара Бхимешвара Гыйбадәтханәсе, Самалкота
Кумара Бхимешвара Гыйбадәтханәсе, Самалкота
Кумара Бхимешвара Гыйбадәтханәсе, Самалкота
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан, Андхра Прадеш, Самаркота
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Шива Ходае, Бала Трипура Сундари Алиһәсенә табыну
Төзелеш еллары ???—9-ынчы гасыр

Кумарарама яки Бһимарама ул Һинд дине Ходае Шива өчен изге булган биш Панчарама Кшетраларның берсе. Гыйбадәтханә Һиндстан штаты Андхра Прадешта Көнчыгыш Годавари районының Самалкотада урнашкан. Башка дүрт гыйбадәтханә булып Гунтур районында Амаравати авылында Амаравати(Көнчыгыш Годавари районы Дракшарамада Амарама, Палаколлуда Кширарама һәм Бһимаварамда Сомарама (икесе дә Көнбатыш Годаварида) тора.[1] Ул үзәк тарафыннан сакланган Милли Әһәмияткә ия Һәйкәлләрнең берсе.[2]

Самалкотада Кумара Бһимарама Гыйбадәтханәсе

Гыйбадәтханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә Самарлакота Шәһәреннән 1 километрда урнашкан. Изге урында урнаштырылган известьташ Линга беренче катта пьедесталдан калка һәм икенче катка түбәне чәнчеп чыга, шунда Рудрабһагага табыналар. Гыйбадәтханәнең 100 багана белән тотылган мандапамы бар һәм ул бөек архитектура әһәмиятенә ия. Гыйбадәтханәдә Экасила Нанди (бербөтен таштан киселгән Үгез) бар ул гыйбадәтханәгә керүдә Шива Лингамны саклап тора. Гыйбадәтханә Дракшарамада башка Панчарама гыйбадәтханәгә охшаш ул шулай ук Бһимешвара Алаям дип атала. Көнчыгыш якта Конети дигән мантап бар. Биредә Пушкарни (Конеру) күлен күреп була. Гыйбадәтханә төзелеше безнең эраның 892 елында башланган булган һәм 922 елда тәмамаланган булган. Биредә Линга известьташтан эшләнгән һәм ак булып пәйда була. 1340-1466 елларда Мусунури Наяклар вакытында гыйбадәтханә янә төзекләндерелгән булган. Мусунури Наяклар тарафыннан Какатия архитектура стиле кабул ителгән булган. Биредә Алиһә шулай ук Бала Трипура Сундари буларак мәгълүм.

Фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ноябрь-Декабрь (Картика һәм Маргашира масам) айлары дәвамында көн саен Абһишека башкарыла. Февраль-Март (Магһа Баһула Экадаши көне) вакытында Утсавам (Кальяна Маһотсам) булачак. Махашиваратрига кадәр гыйбадәтханәдә бөек бәйрәм итүләрне күреп була. Гыйбадәтханә расписаниесы булып иртәнге сәгать 6.00-дан көндезге 12.00-гә кадәр һәм кичке сәгать 4.00-тән 8.00-гә кадәр. Самалкот тирәли өстәмә кызыксыну урыннары булып Дракшарама, Аннаварам, Тһалупуламма Тһалли һәм Раджаһмундри тора.

Фото галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Talbot, Cynthia (2001) (in en). Precolonial India in Practice: Society, Region, and Identity in Medieval Andhra. Oxford University Press. p. 272. ISBN 978-0-19-513661-6. https://books.google.com/books?id=HSfoCwAAQBAJ&q=kumararama+samalkot&pg=PA272. Retrieved 5 June 2017. 
  2. Centrally Protected Monuments (en). әлеге чыганактан 2017-06-26 архивланды. 2021-03-04 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]