Кумари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кумари latin yazuında])
Кумари, Катманду, март 2007
Катмандуда Дурбар мәйданында Кумари сарае янында гыйбадәтханә.

Кума́ри, яки Кумари Деви (Непал телендә «кыз») — Непалда тере Һинд дине Ходае чагылышы. Кумари булып Невар халкының Шакья кастасыннан сайланган җенси җитлекмәгән кыз сайлана. Гәрчә Кумари Һинд дине Илаһы булса да, аңа бөтен ил буенча Һинд дине тарафдарлары да, Буддачылык тарафдарлары да табына.
Непалда берничә Кумари бар, әмма иң әһәмиятлесе Патша Кумарисы, ул Катмандуда яши. Патша Кумарисы булып сайлану өчен аеруча кырыс ритуаллар карала, шулардан соң ул шәһәр үзәгендә Кумари Гхар сараенда яши башлый. Хәзерге Патша Кумарисы, Матани Шакья, ординацияне 2008 елда өч яшендә узган.
Кумари патшага тилаканы (маңгаенда йола кабул итүе вакытында кызыл ноктаны) куярга хакы булган бердәнбер кыз һәм патша аңа табына. Бу елына бер мәртәбә Кумариджатра бәйрәме вакытында була. Бу көнне патша пуджа (Һинд дине ритуалы)н башкару өчен гыйбадәтханәгә килә һәм Кумари Алиһәсе аны тика белән алкышлый, бу аның хөкеменең бер ел дәверенә озайту дигәнне аңлата, киләсе елдагы бәйрәмгә кадәр. Хәзерге җөмһүрият вакытында Кумари хөкүмәт тарафыннан билгеләнә.[1][2] Кумари Таледжу Алиһәсенең тән реинкарнациясе (чагылышы) булып санала. Беренче менструацияләр була башлагач, Алиһә аның тәненнән китә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]