Курай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Курай

Курай (тат. лат. quray) — татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы [1].

Татарларда курай элек-электән үк киң таралган уен коралы булган. Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.

Атама этимологиясе

Борынгы төрки телендәге qağuray(тат. лат.) «корыган сабак» сүзеннән: «qaq» тамыры «коры», «кипкән» мәгънәсендә. Алтай телендә каурай «коры камыш», монгол телендә хуурай «коры»[2], борынгы монгол телендә кагурай «коры сабак», себер татарлары телендә курау «корып кибү», мари телендә каура «корыган», «тиз сына торган», маҗар телендә koro «корыган сабак» [3].

Тасвир

Татарстанның Мөслим районы байрагында курайда уйнаучы егет сурәтләнгән

Курай озынлыгы төренә карап төрлечә була — 120—180 мм алып 450—1000 мм хәтле була.

Идел буе Болгары дәүләтендә курай кулланыла инде, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверендә аның кулланышы киңәя[4]. Тарихи чыганаклар буенча курай Төрки каһанлыгында барлыкка килгән, шуңа күрә төрле төрки халыкларда охшаш тынлы милли корал бар: мәсәлән татарларда, башкортларда - курай, алтайлыларда - шоор, кыргызларда - чоор, казакъларда - сыбызгы, төрекмәннәрдә - гаргы төйдек, маҗарларда, болгарларда - кавал һ.б. һ.б.[5]

Борынгы заманда татарлар курайны камыштан ясаганнар, төрле металлдан ясалган курайлар да билгеле. Хәзерге вакытта агач курай киң таралган, шулай ук алюминий һәм пластиктан ясала[6].

Татар кураенда 7 уйнау тишеге бар: 6-сы - алда, берсе арткы якта урнашкан, шуңа күрә курайда теләгән 7-ноталы көйне уйнарга була[6].

Курай Татарстанның Мөслим районының байрагында һәм гербында сурәтләнгән.

Курай төрләре

Казан курае
  • Классик курай
  • Көпшә курай
  • Агач курай
  • Бакыр курай
  • Казан курай
  • Ногай курай

Татарларда курай белән кызыксыну бүгенгә хәтле сүнмәгән. Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка җирләрдә курай белән кызыксыну көннән көн арта. Курайда татар халык көйләрен һәм хәзерге заман җырларын да башкарып була.

Әдәбият

  • Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. — СПб, 1897.
  • Сайдашева З. Н. Татарская музыкальная этнография. — Казань, 2007.
  • Халитов Р. Ф. Татарские народные музыкальные духовые инструменты: Описание и методика изготовления. — Казань, 1992.
  • Халитов Р. Ф. Курай // Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.3. К-Л. — Казань, 2006.

Искәрмәләр


  1. Курай (муз. инструмент) — ЗСЭ(Тикшерелгән 12 июль 2012)
  2. Монгол-рус сүзлеге
  3. Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан: ТКН, 2001. ISBN 5-298-01004-0
  4. Макаров Г. М. Традиционные аэрофоны татар Волго-Камья
  5. Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор. Под ред. Ю. В. Келдыша. 1973—1982.
  6. 6,0 6,1 http://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/1337755