Курган татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курган татарлары latin yazuında])
Курган татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Курган өлкәсе Курган өлкәсе

Теле

татар теленең урта диалектының эчкен сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Курган татарларыКурган өлкәсе территориясендә яшәүче татарларның территориаль төркеме, көнкүрештә татар теленең урта диалектының эчкен сөйләшен кулланалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кураган татарларын формалаштыруда Идел буе татарлары (казан, касыйм татарлары, мишәрләр), себер татарлары, шулай ук аз санда башкорт кабиләләре, нугайлар,[1][2] шулай ук руслар[3][4] катнашкан. Идел буе татарларының Курган өлкәсе территориясенә урнашуы Казан ханлыгы җимерелгәннән соң башлана. Курган өлкәсендә татарларның беренче авылы булып Эчкен авылы санала (хәзер Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авыл җирлеге Йолдыз авылы). 1586 елда Эчкен авылыннан Чиләбе өлкәсенең көнчыгыш һәм Курган өлкәсенең көнбатыш территориясенә унике гаилә күчеп китеп төпләнә.[3][5]

XVII гасыр уртасыннан миграция көчәя. XVIII гасырда монда казакларга язылган татарлар урнаша башлый.[6] Рәсми документларда, XVIII — XIX гасырларда, халык санын алу вакытында эчен татарлары йә башкорт, йә мишәр катлавына караган, ә халыкта «Себер юлы татарлары» термины кулланылган.[1][2]

Алар янәшәсендә яшәүче башкортлардан аермалы буларак, татарлар элек-электән икмәк, балыкчылык һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр, мәдәни халык булып саналганнар, язма сүзне югары бәяләгәннәр, китап сәнгате һәйкәлләренә сакчыл караганннар.[2]

Архив мәгълүматларына караганда, XIX гасыр ахырында һәр эчкен татары авылында мәчет һәм аның каршында мәдрәсә була. Мәдрәсәдә, нигездә, малайлар белем алса, кызлар абыстайларда, ягъни иске татар телендә укый һәм яза белүче хатын-кызларда белем алганнар.[2]

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар, башлыча, Курган (2015 елда – 1734 кеше), Шадринск (2015 елда – 1800 кеше) шәһәрләрендә, Әлмән (4096 кеше; Әлмән, Иванково, Өчкүл, Алакүл, Вишняково, Тузово авылларында), Сафакүл (4096 кеше; Атҗитәр, Бахарево, Карасево, Мансур, Сафакүл, Сөлекле, Боровичи, Максимовка авылларында), Целинный (2015 елда – 980 кеше; Өчкүл, Белозёрки авылларында), Шадринск (1020 кеше; Байрак, Сибирки, Эчкен авылларында), Шатрово (2015 елда 1019 кеше; Кызылбай авылында) районнарында яшиләр.[6]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932–1933 елларда Шадринск шәһәрендә «Ленин юлы» газетасы нәшер ителгән, 1950–1960 елларда Сафакүл районында «Коммунист» газетасына татарча кушымта чыга, ә 2000 елдан Сафакүлдә «Замандаш» татар-башкорт өлкә газетасы нәшер ителә башлый.[6]

1996 елда Курган шәһәрендә – «Туган тел» татар җәмгыяте, 2001 елдан Сафакүл авылында татар-башкорт мәдәнияте үзәге эшли. Хәзерге вакытта Курган өлкәсендә 37 мәчет һәм Курган шәһәрендә ислам мәдәни үзәге (1998 елдан) эшли.[6]

Сафакүл, Әлмән авылларында төбәк тарихы музейлары, Сөлекле авылында татар халык театры (1984 елдан Сафакүл районы), Әлмән (1981 елдан), Зур Дубровный (1992 елдан, Целинный районы) авылларында фольклор коллективлары, «Ак каен» (1989 елдан) һәм «Дуслык» (2000 елдан, Сафакүл районы), «Изге ай» (1993 елдан, Шатрово районы), «Миләш» һәм «Дуслык» (Шадринск районы), «Ялкын» (Әлмән районы), «Салават купере» (2009 елдан, Сафакүл районы), «Дулкын» (2013 елдан, Әлмән районы), «Болан» балалар фольклор төркеме (1995 елдан, Шатрово районы) һ.б. эшли. 1995–1998 елларда Өчкүл авылында «Җомга» һәвәскәрләр клубы эшли.[6]

2015-2016 елларга караганда, Курган өлкәсенең дүрт мәктәбендә татар теле предмет буларак факультатив дәресләрдә өйрәнелә.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бирюков В.П. Природа и население Шадринского округа. – Шадринск, 1926.
  • Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. - Москва-Нижний Новгород, 2009 .
  • Карцев В.Г. Очерк истории народов Северо-Западной Сибири. – Москва, 1937. Курганская область. – Курган, 1993.
  • Меньшиков В.В. Особенности межэтнических контактов в Южном Зауралье в XVII-XVIII веках // Россия и Восток: Проблемы взаимодействий. – Челябинск, 1995. 4. II Русская колонизация Урала.
  • Юсупов Ф.Ю. Сафакулевские татары: история, язык, фольклор. - Казань, 2006.