Курса-Почмак чишмәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курса-Почмак чишмәсе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Курса-Почмак чишмәсе (яки Курсави чишмәсе, Хафиз чишмәсе, Тегермән чишмәсе) — Курса-Почмак авылындагы тарихи чишмә, Казансу кушылдыгы Кесмәс елгасы байссейнына караган Көйлесуга коя.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы әби-патша юлы булган, хәзерге Сеҗе - Арча юлында Кабак күпере дип йөртелгән зур күпер бар. Аның астыннан барлык чишмә суларыннан җыелган инеш  - Көйле суы ага. Күпергә җитәрәк аны яз көне тракторлар белән килеп, бөяп, буа ясыйлар. Анда су коеналар, янгынга каршы су запасы булсын дип тә эшләнә бу эш. Җәй коры килгәндә, суы бетеп тә китә аның.

Элекке вакытта да бу инештә берничә буа булган. Каз-үрдәк коенырга, мунчала өчен юкә салырга, шулай ук ут-мазардан саклану өчен крестьян хуҗалыгына хәҗәте зур булган аларның. Шуңа да аларны кадерләгәннәр, инеш -елга буйларына калдык-постыкны чыгарып ташламаганнар. Шул буаларның иң көчлесе, зур сулысы Кабак күпере янындагысы булган. Аны тегермән бөясе дип йөрткәннәр, чөнки юлның икенче ягында, әз генә өстәрәк су тегермәне булган. Күпер астыннан такта тагараклардан агып, су тегермәнгә кергән, аның ташларын әйләндергән. Бу су агымын тегермән янәшәсендә булган янә бер гәҗәеп чишмә көчәйтеп җибәрә. Ул  башка чишмәләр кебек ярдан агып чыкмый, ә төптән бәреп чыга һәм кечкенә күл ясап ага да Көйле суына кушыла. Аның фонтан шикелле бәргән мул суы тешне сындырырлык салкын, саф һәм бик тәмле була.

Тегермәннең һәм аның янындагы тегермәнче йортының кайчан салынганлыгын тәгаен белүче юк, ә менә сугыштан соңгы тарихы мондый. Курса Почмакның Халитов Хафиз дигән кешесе сугыштан соң авылга кайткач, тегермәнче булып эшли башлый. Аның инде сугышка кадәр туган Илдус һәм Илдар исемле ике җиткән улы була. Алар гаиләләре белән тегермәнче йортына күчеп яши башлыйлар, халыкка да, колхозга да он, фураж тарталар. Тегермәнне дә, улакларны, бөяне дә гел чистартып, ремонтлап торалар.  Анда аларның тагын ике балалары туа: Ильяс белән Хафизә. (Хафизә апа авызыннан сөйләнә бу тарих.) 1951 елда Хафиз абый үлә, тегермән эшен Илдус дәвам итә. “Колхозчы хатыннарның күтәреп алып килгән ярты капчык арышларын тарткан өчен кул җилеше алырга да уңайсыз иде, юк заманда. Әни стенага кунган онны себереп, ипи пешереп юлчыларга, ачыкканнарга чәй эчертә иде. Төннәрен ач бүреләр, этләр килеп, улап йөриләр иде .”- дип сөйли Хафизә апа.. Монда әниләре Зәйнәпбикә һәм аның апасы Фәгыйләбикә турында әйтеп китәсе килә. Кызлар Минзәлә ягыннан бай мулла гаиләсеннән чыккан булалар. Фәгыйләбикәне язмыш Казанга китерә. Ул анда хатыны үлгән Садыйков Гарифка (Сара Садыйкованың әтисенә) кияүгә чыга, исемле абыстай була. Анда торганда да, соңыннан Магнитогорскида яшәгәндә дә сеңлесенең гаиләсенә посылкалар җибәреп, акча белән дә гел ярдәм итеп тора.

1955елда, тегермәндә 10 ел эшләгәч, Хафизныкылар авылдагы өйләренә күчәләр. 58 нче елга кадәр тегермәндә Курса Почмакның Бибикамал белән улы Борхан эшлиләр. Шуннан соң инде су тегермәне таркала, аның да, йортның да бураларын фермага утынга алып кайтып ягалар. Ул урында исемсез салкын чишмә генә түгәрәк күл ясап, агып ята. Шул вакытларда аның үтә салкын суын колхоз җәй көне холодильник итеп файдалана, анда бидоннар белән күлгә утыртып, сөт саклыйлар. 70-нче елларда авыл советы чишмәгә агачтан бәләкәй йорт эшләтә, түбәсе ак калайдан, айлы манарасы да бар, мул суына улак куелган. Олы юлдан үтүчеләр суын эчеп, аның тәмлелегенә, тешне сындырырлык салкынлыгына гәҗәпкә калалар. Бервакыт үги әнисе Фәгыйләбикә белән очрашып, Сара Садыйкова да Курса Почмакка кунакка кайта, туганнарының кайчандыр яшәгән чишмә буйларына килеп, аның суларын авыз итәләр.    

2016 елга кадәр чишмә шулай исемсез генә, кешеләргә игелек кылып, агып ята. Бу елны күрше Югары Курса авылында татар мәгърифәтчесе, галим Габденнасыйр әл-Курсавига мемориаль такта ачылды. Курсави Югары Курса авылында туган, беркадәр анда имамлык иткән, 1812 елда хаҗга барганда авырып, Истамбулда вафат булган һәм анда күмелгән. Аңа багышланган  истәлек тактасын ТР Дәүләт советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин эшләткән. Игелекле эшләр кылырга яраткан бай әфәндебез шул ук җәйдә олы юл кырыендагы әлеге исемсез чишмәне дә матурларга уйлый, безнең як кешесе булмаса да. Басудан керү юлына  да ташлар җәелгән, тимер койма-капкалар белән әйләндереп алынган бик күркәм корылмалы объект килеп чыга. Ләкин җирле башлыклар белән дә, халык белән дә киңәшмичә, исемсез чишмәбезне Курсави исеме белән атап (күрәсең, бик ошаган Лотфулла әфәндегә галимебезнең иҗади хезмәтләре), капка өстенә зур вывеска элеп куялар, эченә Габденнасыйр әл- Курсавига обелиск сыман такта куела. Күпме еллар исемсез агып яткан кадерле чишмәбез тиз генә исемле дә, һәйкәлле дә булып куйды. Юл кырыендагы күрсәткеч такталар да Курсави чишмәсенең кайда икәнен, кайдан барасы икәнен күрсәтеп торалар.

Нигә кирәк булды икән, үз авылында шундый күркәм истәлек тактасы куелу өстенә, тагын Курса Почмакка килеп аның чишмәсенә Курсави исемен кую? Ничәмә-ничә еллар бушлай энергия – су көче белән халыкның тамагын туйдырган тегермәнгә һәйкәл куеп, аны ТЕГЕРМӘН чишмәсе дип атап, халык күңелендә сакларга иде. Яисә сугыштан кайтып, озак та яши алмаган өлкән яшьтәге фронтовикның туган авылына, кешеләргә хезмәт иткәненә рәхмәтле булып, аның исемен тарихка кертеп калдырасы иде: ХАФИЗ чишмәсе дип.  

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]