Курса соры челән колониясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курса соры челән колониясе latin yazuında])
Курса соры челән колониясе

Курса соры челән колониясеТатарстан Республикасының Арча районы Урта Курса авылыннан төньяк-көнчыгышка Кисмәс елгасы үзәненең сул ягында урнашкан региональ әһәмияттәге зоология һәйкәле.[1][2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Объект беренче тапкыр 1893 елда танылган рус зоологы Михаил Дмитриевич Рузский тарафыннан тасвирланган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1991 елның 23 июлендәге 313 номерлы карары белән 0,5 га мәйданлы авыл зираты территориясендә «соры челән Курса колониясе» аерым саклана торган табигый территория бүлеп бирелә.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигать һәйкәле авыл зиратының карт агачларында урнашкан соры челәннең (Árdea cinérea) зур колониясеннән гыйбарәт. 1991 елда биредә әлеге төр кошларның 60ка якын оясы (21 нарат, 5 чыршы, 6 каенда оялары билгеле) каргалар колониясе (120дән артык оя) һәм җырчы кош оялары белән бергә бүлеп бирелгән. Шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән торымтай һәм колаклы өке да билгеләп үтелә.[3] Зиратта борчылырлыкфактор аз, ә аның тирә-ягында шактый көчле (сөрүлекләр, печәнлекләр, юллар күп). 1958 елда биредә Әтәлге оялаган.[4] Урта һәм көнчыгыш өлешләрендә куаклар һәм үлән үсемлекләре бик нык үскән. Агачлардан аслы каен, нарат, чыршы, юкә, карама, өрәңге үсә. Урман буенда миләш, эт шомырты, аю баланы, кура җиләге үсә. Үләннәрдән өстенлек итә торган төрләргә кырлыган, ике йортлы һәм жгучая кычыткан, кырыкбуын үләне керә.[3]

Тыюлык территориясе бик зур кыйммәткә ия.[4] Фәнни яктан тыш, 100 еллык өйрәнү тарихы булган объект буларак та тарихи әһәмияткә ия.[3][4] РФ һәм ТР законнарында билгеләнгән табигать һәйкәлен саклау режимын үтәү нигезендә сакланыла.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сводный список особо охраняемых природных территорий Российской Федерации : Ч. 2 : Приволжский федеральный округ, Уральский федеральный округ, Сибирский федеральный округ, Дальневосточный федеральный округ. / Н. А. Потапова и др.. — Москва: ВНИИприроды [и др.], 2006. — 363 с. — ISBN 5-7640-0031-9.
  • Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 23 июля 1991 г. N 313 "О признании природных объектов государственными охраняемыми природными территориями республиканского значения".