Курсорны идарә итү төймәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курсорны идарә итү төймәләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Кире Т» хәрефенә охшаган уклы-төймәләр

Курсорны идарә итү төймәләре (күчеш төймәләр) — санак төймәсарының сигез төймәләре: , , , , Home, End, Page Up һәм Page Down. Саннар төймәсарында бу төймәләр 1...9 саннары белән кушылганнар.

Программ тəэминатында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Home, End, Page Up һәм Page Down төймәләре

Уклы-төймәләр күрсәткечне (курсорны) өскә, аска, сулга һәм уңга күчерәләр. Home («баш») һәм End («азак») төймәләре теләсә-нәрсәнең (документның, сүз юлының, абзацның) башына, яки азагына күчерергә мөмкинлек бирәләр. Бер экран өскә һәм бер экран аска күчерү өчен Page Up («бит өскә») һәм Page Down («бит аска») төймәләре белән файдаланалар.

Сирәк кенә (ешрак уеннарда) Home, End, Page Up һәм Page Down төймәләре кыйгач йөрер өчен кулланылалар.

Ctrl төймәсе белән бергә бу төймәләр озынырак арага күчерәләр. Мәсәлән, Microsoft Word’та Ctrl +  сүзне сулга күчерә, ә Ctrl + Home — текстның башына. Ctrl + һәм Ctrl + төймәләре бу кануннан коелып калалар (чөнки «озынырак арага күчү» Page Up һәм Page Down бурычы), һәм аларда программалаучылар теләсә нәрсә куя алалар — мәсәлән, курсорны күчермичә əйлəндерү (Notepad++).

Shift төймәсе белән текст өлкəсе тамгалана. Ctrl + Shift төймәләр тиңдәшлеге, текст өлкəсен тамгалап, курсорны еракка кузгатырга мөмкинлек бирә.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)CtrlKB Eng-Rus QWERTY(ЙЦУКЕН).svg
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Башка юнәлеш төймəлəре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

DEC LK201 — VT220 терминалның (1982 ел) төймәсары

Санакның/терминалның төймәсары нык чикле булган аркасында уклы-төймәләр булмаска мөмкин (ZX-Spectrum), уклы төймәләр уеннарга ярамаска мөмкин (ВВС Micro), программаның функциясе икенче комплект юнəлеш төймәләрен таләп итәргә мөмкин (Norton Commander, ике кешегә исәпләнгән уеннар). Кайчагында өстәмә функцияләргә җиңел керү мөмкинлеге кирәк (шутер-уеннар). Гизгеч уеннарында төймәләрнең бер өлеше гизгеч интерфейсы гамәлләренә кулланыла. Ул вакытта шушы төймәләр белән файдаланалар:

  • Саннар төймәләре (56780 яки 67890) — ZX-Spectrum’да. Карагыз: Sinclair Joystick, Cursor Joystick.
  • OPQA, OPAZ, ZX*? — кайбер уеннарында гади көнкүреш санакларында. Аерым алганда, ВВС Micro’да һәм шул ук ZX-Spectrum’да.
  • ←→AZ — Apple II’дә, аңарда «өскә» һәм «аска» төймәләре булмаган.
  • WASD — шутер-уеннарда. Сирәгрәк кулланыла дүртле: ESDF, IJKL.
  • IJKM — бу шактый җайсыз комбинация кайбер көнкүреш санакларда кулланылган, аерым алганда, Apple II’дә.
  • Охшаш дүртлек, ESDX, WordStar сүзләр мөхәррирендә, Norton Commander программасында кулланылган.
  • HJKL — vi мөхәррирендәге командалар җыелмасыннан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Macintosh 512K’ның төймәсарының курсор төймәләре юк

Видеотерминалларда кулланучыларның интерфейсын үзгәрткәннәр. Әмма курсорны идарә итү төймәләренә уйлары барып җитмәгән; аның яңгырашы әле һаман да ишетелә: vi мөхәррирендә. Төрле машиналарда төймәләрнең урнашуы төрле булган; без ияләшкән «кире Т» хәрефенә охшаган уклы-төймәләрнең урнашуын DEC компаниясе LK201 төймәсарында тәкъдим иткән.

Кыйммәтле санаклар (аерым алганда, шул ук IBM PC) үзләренә зур төймәсар (саннар бүлеге белән) рөхсәт итә алганнар. Еш кына саннар төймәсарының функцияларын алмаштырырга мөмкинлек бирелгән: уклы-төймәләргә яки саннарга. Арзанлы көнкүреш санакларда (ZX-Spectrum, Apple II) төймәсарны кыска һәм ачык итеп ясарга тырышканнар, еш кына «пычак астына» уклы-төймәләр дә эләккәннәр.

IBM PC/AT санаклары барлыкка килгәч, «кире Т» IBM’га ярашлы машиналарда да төпләнгән.

1980-нче елларда санак тычканы тарату алды. Стив Джобс Macintosh 128K’да шулай ук уклы-төймәләрдән баш тарткан. Ул аны тычкан уклы-төймәләрнең функциясын эшли ала дип сәбәпләгән[1].

Курсорны идарә итү төймәләре Google Android’ның виртуаль төймәсарында да юк; кайбер җайланмаларда шуның аркасында текстны мөхәррирлекләү шактый кыен. Gboard’ның соңгы юрамаларында эшли (ләкин кешеләргә аз билгеле) команда: әгәр бармак белән буш ара төймәсеннәң үткәрсәң, курсор сулга яки уңга күчә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]