Кусунда халкы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кусунда халкы latin yazuında])

Кусунда яки Бан Раджа ("урман халкы"), үзатамалары буенча Миһакъ яки Мьяһкъ (< *Мьяһак),[1] буларак билгеле, бу көнбатыш Непалда элеккеге сунарчы-җыючы кабиләсе, хәзер алар күрше халыклар белән гаилә корып авылларда утрак тормышка күчкәннәр.

1968 елда Америка антропологы Джоһан Райнһард Үзәк Непалда Горкһа янында берничә сакланып калган Кусунда кешесен тапкан һәм 1969 һәм 1975 елда ул көнбатыш Непалның Данг һәм Сурхет үзәннәрендә тагын кабилә әгъзаларын тапкан һәм нигез лингвистик һәм этнографик мәгълүмат җыйган (аста искәрмәләрне карагыз). Моннан соң бераз вакыт узгач якынча 1956 елда Рене Небески-Войоковитц Кусунда кешеләренең Непали фермерлар белән дәшмичә сәүдә алып барганы турында игълан язган. Кусунда аулаган боланны китереп фермада калдырып дәшмичә фермерлар Кусунда кешеләренә ферма ашамлыкларын биргәнен көткәннәр.[2] Кусунда күбесенчә төнлә агачлардагы кошларга җәяләр һәм аеруча озын (як. 160 см) каурыйсыз уклар белән аулаган, бу уклар җир хайваннарын аулау өчен начар җайлашкан булган. Аларның бары тик кыргый хайваннарның итен ашау гадәттә күптән булмаган вакытка кадәр булган. Кусунда анимизм тарафдарлары, гәрчә Һинду төсмерләре аларның дини ритуалларында күренергә мөмкин. 2011 Непал халык санын алу буенча барысы 273 этник Кусунда бар.[3] 2001 халык санын алу буенча 164 Кусунда булган, шуларның 160-ы Һинд дине тарафдары, ә 4-се буддист булган. Непали теле сүзе Кусунда башта "вәхши" дигәнне аңлаткан, чөнки күрше Чепанглар һәм башка төркемнәр аларны традицион рәвештә вәхши дип уйлаган.

Кусунда теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дэйвид Э.Ваттерз (2005) Кусунда теленең урта зурлыктагы грамматик тасвирламасын һәм шуңа өстәп сүзлеген нәшер иткән, ул Кусунда теленең изолят тел булуын күрсәтә. Хәзер Непали теле көн саен аралашу теле булып тора. [4]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. B. K. Rana (Linguistic Society of Nepal), "New Materials on Kusunda Language" (Presented to the Fourth Round Table International Conference on Ethnogenesis of South and Central Asia, Harvard University, Cambridge MA, USA. May 11–13, 2002)
  2. Nebesky-Wojkowitz, René. 1959. Kusunda and Chepang: Notes on Two Little-Known Tribes of Nepal. Bulletin of the International Committee on Urgent Anthropological and Ethnological Research 2: 77-84.
  3. National Population and Housing Census 2011 (2021-11-01).
  4. Gautam, Bimal (May 12, 2012). Nepal's mystery language on the verge of extinction. BBC News. BBC. 30 September 2012 тикшерелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Reinhard, Johan (1968) “The Kusunda: Ethnographic Notes on a Hunting Tribe of Nepal.” Bulletin of the International Committee on Urgent Anthropological Ethnological Research 10:95-110, Vienna.
  • Reinhard, Johan (1969) "Aperçu sur les Kusunda: Peuple Chasseur du Népal." Objets et Mondes 9(1):89-106, Paris.
  • Reinhard, Johan (1976) “The Bana Rajas: A Vanishing Himalayan Tribe.” Contributions to Nepalese Studies 4(1):1-22, Kathmandu.
  • Reinhard, Johan and Sueyoshi Toba (1970) A Preliminary Linguistic Analysis and Vocabulary of the Kusunda Language. Kathmandu: Summer Institute of Linguistics/Tribhuvan University.
  • D. E. Watters (2005): Notes on Kusunda Grammar: A language isolate of Nepal. Himalayan Linguistics Archive 3. 1-182. NFDIN Katmandu, ISBN 99946-35-35-2.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]