Кушинг синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кушинг синдромы latin yazuında])
Кушинг синдромы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Харви Кушинг[d]
Саклык белгечлеге Эндокринология
Дәвалануда кулланыла торган дару митотан[d][1] һәм (RS)-aminoglutethimide[d][1]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/78(яп.)[2]
Возможные медицинские заключения moon face[d]
ICPC 2 идентификаторы T99
NCI Thesaurus идентификаторы C2969
 Кушинг синдромы Викиҗыентыкта

Кушинг синдромы канда глюкокортикоидларның дәрәҗәсе озак вакыт күтәрелгәндә барлыкка килә.

1. Сәбәпләре

• Ятроген форма - стероидларны системалы кабул итү өчен (иң еш).

• Бөер өсте бизләренең кабыгы белән глюкокортикоидларның гиперсекрециясе.

• Базофиль гипофиз аденомасының АКТГ'ның гиперсекрециясе (Кушинг чире).

2. Билгеләре

а) симерү гомуми яки гадәти, соңгысы очрагында гәүдә, корсак һәм муенга йогынты килә («буйвол бөкресе»);

б) йөз түгәрәк («айга охшаган»), тулы канлы; хатын-кызларда гирсунтизм барлыкка килә ала (рәс. 24.45а).

в) тире нечкә һәм сузылучан, анда шәмәхә сырлар була ала (рәс. 24.45б). АКТГ'га бәйле Кушинг чирендә гиперпигментация үсеш алырга мөмкин (кара рәс. 24.45a);

г) башка симптомнар — депрессия, психозлар, остеопороз, яраның начар төзәлүе һәм проксималь миопатия.

3. Өзлегүләр. Гипертония, ША, патологик сынулар һәм бот сөяге башының кискен некрозы.

4. Тикшерүләр. Беренче чиратта кортизол дәрәҗәсенең күтәрелүенә ышану кирәк, аннары сәбәбен ачыкларга (бу ятроген формасы булмаса).

5. Дәвалау

а) хирургик.Гипофиз аденомасын яки бөер өсте бизенең шешен кисеп алу. АКТГ'ны эшләп чыгарган эктопия чыганаклары шулай ук кисеп алына ала;

б) дару.Метирапон яки аминоглютетимид белән кортизол эшләп чыгаруын тоткарлау.

6. Офтальмологик күренешләре

а) еш: стероидлы катаракта еш кына ятроген Кушинг синдромында үсеш ала, ләкин Кушинг чирендә түгел;

б) еш булмаган: битемпораль гемианопсия, ул гипофизның гормон-җитештерүче шешләрендә сирәк очрый, алар гипофизның гормон-актив булмаган шешләреннән аермалы буларак гиперсекреция белән бара һәм аларда хиазма кысылу билгеләре була. Глаукома ятроген Кушинг синдромында алшартлы авыруларда үсеш алырга мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.