Кушкапка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кушкапка latin yazuında])
Кушкапка
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
йорт тирәсе
Физик активлык
уртача

Кушкапка — хәзерге Биектау районынының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан авылларында, XVIII гасырда киң таралган кичке уеннар.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кушкапка уеннары беренче тапкыр бу төбәктә эзләнүләр алып барган немец галиме Карл Фукс хемәтләрендә чагылыш ала. Немец галиме 1817 елда "Казанские ведомости" газетасы битләрендә (№ 78, № 86) «О татарских праздниках» дигән мәкалә яза:

«…Жителями окрестных деревень (Битаман Олы, Асень, Турнеясь, Дубьясь, Большой Алат, Сулабаш, Рясь, Кульбаш, Киек и т.д.) весной, по пятницам в продолжении 7-ми недель справляется «Жыен», под названием «Кушкапка уеннары».

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Кушкапка" ике сүздән торган атама: "куш" - икәү, ягъни пар, "капка" - ике якка ачыла торган киртәле авыл капкасы. Бу очракта капка авылга кагылышлы җирләрнең чикләрен билгеләү өчен кулланылган. Яшьләр шул авыл чигендә, кичке уенга җыелганнар.

Йола[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кушкапкага яшьләр, язгы чәчү эшләре бетеп, печән өстенә кадәр һәр җомга, 7 атна дәвамында, җомга көннәрне җыелганнар. Бу җыенга яшьләр үзләренә пар күзләү максаты белән килгәннәр. Кушкапкада танышып, вәгъдәләр куешканнары көзгә яучылар җибәргән. Шулай авыллар бер-берсе белән катышкан.

Хәзергесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кушкапка уеннары Сабантуйлар уздырыла башлагач, акрынлап югалган. 2012 елда, Яшел Үзән районы Осиново авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Җәүһәр" фольклор төркеме, бу уеннарны торгызу эшен башлый. 2020 елда "Кушкапка уеннары" фестиваль рәвешендә 5-нче тапкыр уздырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар халык иҗаты: тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988.
  2. Гарипова, Фирдәүс Гариповна. Авыллар һәм калалар тарихыннан. Казан: Матбугат йорты, 2001.
  3. Бала бишеге - гомер ишеге. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
  4. О татарских праздниках. Газета «Казанские ведомости» за 1817 год (№ 78, № 86).
  5. Дневник жительницы Казани Галеевой Гульчиры Бариевны (1925 г.р.), уроженки д. Б. Битаманы Высокогорского района.
  6. Рассказы старожилов деревень Зеленодольского района Кульбаш, Яки, Бишня и Высокогорского района Б. Битаманы, Казаклар.