Куянкай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куянкай latin yazuında])
Куянкай
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Куянкай — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар бер түгәрәк булып, кулга-кул тотынып, түбәндәге җырны җырлап әйләнәләр. Уртада бер бала куян булып тора. Җырлаучылар һәр җырда әйтелгән хәрәкәтне куянга ясап күрсәтәләр. Куян да кушканнарын аларча эшләп күрсәтә.

Бу җырны матур гына бер көйгә җырлап уйныйлар.

Җырлары:

Куянкай, киртә буйлап,
Сорыкай, киртә буйлап.
Тып-тып килә киртә буйлап,
Менә шулай киртә буйлап.
Куянкай, чәчәкләр өз,
Сорыкай, чәчәкләр өз!
Менә шулай чәчәкләр өз,
Менә шулай чәчәкләр өз.
Куянкай, ыргып уйна,
Сорыкай, ыргып уйна,
Менә шулай ыргып уйна,
Менә шулай ыргып уйна.
Куянкай, кулларың чап,
Сорыкай, кулларың чап,
Менә шулай кулларың чап,
Менә шулай кулларың чап.
Куянкай, бер биеп ал,
Сорыкай, бер биеп ал,
Менә шулай бер биеп ал,
Менә шулай бер биеп ал!
Куянкай, юлдашың тап,
Сорыкай, юлдашың тап,
Менә шулай юлдашың тап,
Менә шулай юлдашың тап.

Куян соңгы җырда үз урынына түгәрәктәге бер баланы юлдашы итеп чыгара да җыр-уен тагын дәвам итә.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кул тотынышып түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына баскан бер бала куян була. Ул бер кулын иягенә куеп моңаеп тора. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен яңадан башлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]