Куяннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куяннар latin yazuında])
Куяннар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Lepus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][3]
Югарырак таксон куянсыманнар[d][1][2]
Таксонның халык атамасы hare, Iepure propriu-zis һәм pravi zajec
Нәрсәнең чыганагы зайчатина[d]
Ссылка на авторов таксона Linnaeus, 1758[4]
 Куяннар Викиҗыентыкта

Куяннар (лат. Lepus) — куянсыманнар отряды куянлылар гаиләсенә караган имезүчеләр ыруы. Австралия һәм Антарктидадан кала һәркайда таралганнар, якынча 30 төре билгеле. Алар озын колаклары, кыска күтәрелгән койрык, үсеш алмаган умрау сөяге, озын арткы аяклар белән аерылып торалар, бу аларга сикерергә мөмкинлек бирә. Үр куяны сәгатенә 70 км тизлеккә ирешә ала.

Тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куяннар ялгыз яки парлы яши. Кроликлардан аермалы буларак, куяннар оя казымыйлар, ә кечкенә чокырларда оя коралар. Куян балалары җитез, йонлы һәм ачык күзле булып туалар, һәм ана куян алар белән 5-6 көн генә тора, аннары вакыт-вакыт алар янга килеп китә; Нәтиҗәдә, күп куян балалары ерткычлар аркасында үлә. Куянның күзләре начар күрә, исне яхшы сизәләр, ишетүләре дә яхшы. Күпсанлы дошманнарына (кешеләр, ерткыч имезүчеләр һәм кошлар) карата яклаусызлык аларны бик сакчыл һәм яшерен итә.

Ул төрле үсемлек матдәләре белән туклана: үлән, бөртекле үсемлекләр, яшелчәләр, агач кабыгы, аеруча петрушка, шалкан һ.б. яраталар.

Россия территориясендә үр куяны һәм ак куян, манчур куяннары, толай куяннары очрый.

Мифология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ай куяны — Ерак Көнчыгыш мифологиясендә персонаж булып тора, ул айда яши һәм үлемсезлек эчемлеген кайната дип санала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литература[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]