Куәт (Йолдыз сугышлары)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куәт (Йолдыз сугышлары) latin yazuında])
Куәт
... хөрмәтенә аталган көч
Телгә алынган хезмәтләр Йолдыз сугышлары[d]
Уйдырма дөньядан Йолдыз сугышлары дөньясы[d]
Медиафраншиза Йолдыз сугышлары

Куәт, Бөек куәт (ингл. The Force) — «Йолдыз сугышлары» фантастик галәмендә иң мөһим төшенчә. Куәтне юнәлтә белүче телекинез, кәрамәт, тирән һипноз, экстрасенслы тою һәм киләчәкне күрү сәләтләрен үстертә ала.

Джедайлар Ордены Советы балаларны иртә балачактан бирле укытырга яхшырак дип саный иде һәм каннарына зур күләмдә мидихлориан кергән балаларны табу системасын уйлап таба.

Аналог буларак ци кытай концепциясе булып килә.

Куәт тарафлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куәт куллануының ике капма-каршы фәлсәфәсе бар — Якты тараф һәм Кара тараф, тагын "Кара джедайлар" дип аталган төркем бар, алар Куәтнең якты һәм кара тарафларына тиң. Тараф әхлак-этик принципларга таянып сайланыла. Тарафны сайлап алу — һәр Куәтне куллана белгән һәм акылга ия булган тереклек иясенең иң мөһим сайлавы.

Якты тараф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якты тараф фәлсәфәсен джедайлар күз алдына китерә. Әлеге фәлсәфә Джедай Кодексында һәм Джедай иман Символында чагылдыра.

Джедай Кодексы күп төрле "Йолдыз сугышлары" китапларында мисалга китерелә һәм ул биш хакыйкатьтән тора:[1]


There is no emotion, there is peace. Дулкынлану юк — тынычлык бар.
There is no ignorance, there is knowledge. Наданлык юк — белем бар.
There is no passion, there is serenity. Дәрт юк — ачыклык бар.
There is no chaos, there is harmony.* Тәртипсезлек (хаос) юк — төзеклек (һармония) бар.*
There is no death, there is the Force. Үлем юк — Куәт бар.

* Хаос һәм һармония хакыйкате Кодексның барлык басмаларында язылмаган

Иман Символы биш дин кагыйдәләреннән тора:[2]

Джедайлар — Җиһан иминлеге сакчылары.
Джедайлар үзләренең сәләтләрен саклау һәм таяныч булу өчен кулланалар — беркайчан да башкаларга һөҗүм итү өчен түгел.
Джедайлар һәр тереклек формасын ихтирам итәләр.
Джедайлар башкаларга Җиһан игелеге өчен хезмәт итәләр — башкалар өстеннән булу өчен түгел.
Джедайлар белем һәм күнегү аша үзләреннән камилләшүгә омтылалар.

Якты Тараф фәлсәфәсе тәмгысызлыктан, альтруизмнан, шәхси тәкәбберлектән, Куәтне Җиһандагы иминлекне саклау өчен генә кулланудан тора. Якты Тараф шәкерте үз ачуны контрольдә тотырга, дәрттән һәм дулкынланудан азат булырга, белемне аңларга һәм иминлек белән игелекне барлык акылга ия булган тереклек ияләренә алып килергә өйрәнергә тиеш.

Кара тараф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге Куәт куллану концепциясе Якты тарафка капма-каршы тора. Кара тараф негатив, мәсәлән, каһәр, хакимлек сөю, ярсу, өстенлек хисе, нәфрәт һәм курку кебек тойгылар белән көчәя. Кара тарафның иң еш шәкердләре - ситлар, алар джедайларга каршыда торучылар. Куәткә сизгерлек кайсыбер өсенлек бирә, һәм ситлар, эгоизмга һәм хакимлек сөюгә таянып, аларны кулланалар. Риваять буенча ситлар борыңгы заманда мөртәт джедайлар буларак барлыкка килделәр.

Күпләр фикер йөрткәнчә, Кара тараф Куәтнең үзлеге түгел: Явин IV Джедайлар академиясендәге күнекмәләр вакытында Кайл: "Куәт әйбәт тә, начар да түгел, барсы да аның куллануыннан тора", - дип әйтә.

Сит Кодексыннан:

Тынычлык — ялган, дәрт кенә бар.
Дәрт аша мин Куәткә омтылам.
Куәт аша мин хакимлек алам.
Хакимлек белән мин җиңүгә омтылам.
Җиңү минем чылбырларны вата.
Куәт мине ирекләндерәчәк.

"Йолдыз сугышлары"ның киңәйтелгән галәмендә ситлардан тыш башка Куәтнең Кара тарафын кулланучылар бар. Билгеле ки, кырыс Датомир планетасының (ингл. Dathomir) яшәүчеләре — Кич сеңелләре (ингл. Nightsisters), ягъни Датомир Мәчкәйләре (ингл. Witches of Dathomir) Куәткә сизгерләр һәм аның Кара тарафына тиң.

Мидихлорианнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мидихлорианна́р — "Йолдыз сугышлары" сюжеты буенча барлык тереклектә булган һәм Куәтне сизергә вә аны контрольдә тотырга мөмкин итә торган микроскопик тереклек ияләре.

Сүз митохондрия һәм хлоропласт сүзләренең катышуыннан барлыкка килгән. Ул сүзләр чын барлыкта хайваннарның һәм үсемлекләрнең күзәнәкләренә энергия бирә торган тере органеллалар.

  1. The Jedi Code
  2. The Jedi Creed

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]