Кызылтау авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызылтау авыл җирлеге latin yazuında])
Кызылтау авыл җирлеге
Кыскача исем Кзыл-Тауское сельское поселение, Кзыл-Тауский сельсовет һәм Кулларский сельский совет
Дәүләт  Россия
Башкала Кызылтау (Апас районы)[1]
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Халык саны 366 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Кызылтау авыл җирлеге (Кзыл-Тауское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Апас районында урнашкан җирле административ берәмлек. Үзәге - Кызыл Тау авылы.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызылтау авыл җирлеге Бакырчы, Коштавы, Урта Балтай, Тутай авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы белән чиктәш.

Кызылтау авыл җирлеге чиге Бакырчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Кызылтау, Бакырчы һәм Тутай авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Тәүгелде авылыннан 2,3 км көньяк-көнбатышта урнашкан 40 нчы тоташу ноктасыннан алып төньяк-көнчыгышка таба «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Балтай участок урманчылыгындагы 42 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 600 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 100 м, урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 300 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, буаны кисеп үтеп, 550 м, 43 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 150 м уза, алга таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м, 43 нче, 44 нче урман кварталларының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 1,0 км уза, аннары көньяк-көнчыгышка таба 44 нче урман кварталының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап 650 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м, әлеге урман кварталының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап 450 м бара, алга таба, сынык сызык ясап, 100 м көньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза, аннары 450 м көньяк-көнбатышка таба 44 нче урман кварталының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап бара, алга таба көньяк-көнчыгышка таба 20 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 500 м урман полосасы буйлап, 200 м урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап Кызылтау, Бакырчы һәм Урта Балтай авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Кызылтау авылыннан 1,9 км төньякта урнашкан 38 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Кызылтау авыл җирлеге чиге Урта Балтай авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 38 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, чокырларны кисеп үтеп, 1,8 км көньяк-көнчыгышка таба, 600 м төньяк-көнчыгышка таба, көньяк-көнчыгышка таба 1,2 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 400 м урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, Кызылтау авылын Шәмәк авылы белән тоташтыручы автомобиль юлына һәм Урта Балтай – Кызылтау – Күкшем автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаларны кисеп үтеп, 150 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 200 м зиратның көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 150 м зират буйлап, Яламыш күлен кисеп үтеп, 1,7 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Бла елгасына кадәр уза, аннары әлеге елга агымы буенча 300 м аска таба бара, алга таба 1,6 км көньяк-көнчыгышка таба, Буа – Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Кызылтау, Урта Балтай һәм Коштавы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Иске Борнаш авылыннан 2,0 км көньяк-көнбатышта урнашкан 35 нче тоташу ноктасына кадәр бара. Кызылтау авыл җирлеге чиге Коштавы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 35 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 900 м көньяк-көнчыгышка таба, 2,8 км көньяк-көнбатышка таба Кызылтау, Коштавы авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы чикләре тоташкан урында Коштавы авылыннан 2,2 км көнбатышта урнашкан 36 нчы тоташу ноктасына кадәр уза.

Кызылтау авыл җирлеге чиге Буа муниципаль районы белән чиктәш җирдә 36 нчы тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап Кызылтау, Тутай авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы чикләре тоташкан урында Чәтбаш авылыннан 2,3 км көньяк-көнбатышта урнашкан 37 нче тоташу ноктасына кадәр уза. Кызылтау авыл җирлеге чиге Тутай авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 37 нче тоташу ноктасыннан алып Бла елгасы агымы буенча 700 м аска таба уза, алга таба, сынык сызык ясап, 2,0 км төньяк-көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап бара, Урта Балтай – Кызылтау – Күкшем автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 1,7 км урман полосасының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 550 м урман полосасы буйлап уза, аннары төньякка таба 550 м урман полосасының көнбатыш чиге буйлап, сынык сызык ясап, 700 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 250 м урман полосасы буйлап бара, алга таба 50 м көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап бара, аннары 1,9 км төньякка таба «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Балтай участок урманчылыгындагы 45 нче, 41 нче урман кварталларының көнбатыш чиге буйлап 40 нчы тоташу ноктасына кадәр уза.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге 1998 елның 13 апрелендә оеша. Кызыл Тау авылы район үзәгеннән 32 км ераклыкта урнашкан.

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән»[3].

Социаль-икътисадый характеристикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торакның гомуми мәйданы 9677,53 кв. м. 1 кешегә гомуми мәйданы 20,07 кв. м тәшкил итә.

2011 елда Кызылтау авыл җирлеге бюджетының керем күләме 2378,6 мең сум тәшкил иткән.

Бюджет чыгымнарының гомуми күләме 2379,8 мең сум.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]2011[5]2012[6]2013[7]2014[8]2015[9]
448445428416416410

Халык саны 384 кеше. Халыкның төп составы татарлардан тора.

Җирлекнең танылган кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайнуллин Мөхәммәт Хәйрулла улы (1903-1985 еллар) - профессор, галим-филолог.

Гайнуллин Хәлим Абдулла улы - «Апас» якташлар җәмгыяте рәисе., «Хокук вә хәят» ТР Юстиция министрлыгы» юридик журналы баш мөхәррире Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Латфуллина Ландыш Гыйният кызы - педагогика институты доценты.

Насыйбуллин Ярулла Насыйбулла улы - ТАССР юстиция министры, 1950 елдан 1957 елга кадәр.

Авыл җирлеге составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге составына керүче торак пунктлар: Кызылтау, Чәтбаш, Иске Көлкәш авыллары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
  4. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  5. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  8. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Апас муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына 7 нче кушымта (19 нчы кушымта 2014 елның 30 декабрендәге 151-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
  • Кзыл-Тауское сельское поселение. 2021 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган.