Кызыл Кама районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл Кама районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кызыл Кама районы
рус. Краснокамский район
баш. Краснокама районы
Герб
Coat of Arms of Krasnokamsky rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Krasnokamsky rayon (Bashkortostan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Республика

Башкортстан

Административ үзәк

Николо-Берёзовка

Нигезләү датасы

1937

Район башлыгы

Гыйльмуллин Рәзиф Мөхәммәтнур улы[1]

Халык саны (2010)

27 601 кеше

Мәйдан

1 594 км²

Кызыл Кама районы харитада

Автомобиль номерлар коды

02, 102

http://krasnokama.ru/

Кызыл Кама муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә, Кама белән Агыйдел елгалары кушылган җирдә урнашкан. Кама буенча Кызыл Кама районы Удмуртия белән, Агыйдел аша – Татарстанның Актаныш районы белән чиктәш. Коры җир буенча Яңавыл, Калтасы һәм Илеш районнарына орынып тора.

Район үзәге – Николо-Берёзовка, Кама буенда урнашканга, элекке заманнарда сәүдәгәрләр бистәсе булган. Аңа терәлеп диярлек торган Нефтекама шәһәре иң якын тимер юл станциясе булып тора. Нефтекама һәм 2001 елда шәһәр статус алган Агыйдел бистәсе – Кызыл Кама районы җирендә пәйда булган яшь шәһәрләр. Районда 27 мең кеше яшәгән булса, ике шәһәрдә – 160 мең.

Демографик хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1979 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
татарлар 7721 (17%) 7306 (23%) 16660 (39%) 6 176 (22,4%)
чирмешләр 11609 (26%) 8068 (25%) 7823 (18%) 7 319 (26,4%)
башкортлар 13415 (31%) 10234 (32%) 10273 (24%) 9 668 (35,1%)
урыслар 9615 (22%) 5642 (17%) 6887 (16%) 3 954 (14,4%)
Кызыл Кама районында Нефтекама шәһәр округы һәм Агыйдел шәһәре урнашканнар

1989 ел белән 2002 еллар арасында районда яшәгән халыкның кимүе 1991 елда Агыйдел бистәсенең «аерылып чыгуы» белән аңлатыла. Ә менә татар милләтенең кимүенә сәясәт сәбәпче. Кайбер чыганакларда 2002 елгы җанисәп вакытында нәкъ Кызыл Кама районында хилафлыклар күп булуы турында сөйләнә.[2]

Рәсми рәвештә районда 5 урыс авылы бар, 13 татар авылы, 22 башкорт, 22 – мари авылы. Ләкин башкорт авыллары дигәннәрендә дә татар теле өстенлек итә. Мәсәлән Иске Мошты белән Савызбашта башкорт телендә 1% һәм 2% кеше гаиләсендә аралаша. (социологик сораштыру нәтиҗәләре[3])

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[4] 1959[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9] 2017[10]
41 557 38 198 34 280 42 535 27 552 27 986 27 467

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елда Ашыт авылы янында беренче нефть фонтаны бәреп чыга. Бүген райондагы кара алтынны «Башнефть Добычасы»на карый торган НГДУ «Әрләннефть»нең 4 оешмасы файдалана.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда авыл хуҗалыгы белән 14 ширкәт (СПК), 3 ҖЧҖ һәм 41 фермерлык хуҗалыгы шөгыльләнә. Эшкәртү тармагында алдынгылыкны «Кама элеваторы» алып тора.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы 1935 елда «Кызыл Кама» исеме белән татар телендә чыга башлый. 1962 елда районны башта Яңавыл районына, аннан соң Калтасы районына кушу сәбәпле чыгудан туктап тора. Яңадан 1972 елда «Алга» («Вперед») исеме белән чыга башлый. Татарча чыгарылышның мөхәррире Нәҗибә Сафина аны мөстәкыйль «Кама таңнары» итү өчен зур көч куя.

1990 елның 1 гыйнварыннан «Кама таңнары» Кызыл Кама районы һәм Нефтекама шәһәренең берләштерелгән газетасы буларак чыга башлый. 1996 елга кадәр районда татарча газета гына чыга.

1996 елдан район гәҗитенең русчасы да барлыкка килә, ә Кама таңнары» берләштерелгән газета булудан туктый.

Бүген «Кама таңнары» – районның русча гәҗите «Краснокамские зори»дан татарчага тәрҗемә ителә.[11] Мөстәкыйль татар газетасын туздыру чама белән 2012 елга туры килә. Моңарчы киресенчә - «Зори» татар теленнән урысчага дубляж итеп чыгарылган.

Айга 1 тапкыр башк. «Ҡурай» кушымта-гәҗите чыгарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]