Эчтәлеккә күчү

Кызыл Сука (Удмуртия)

56°10′35″ т. к. 53°06′17″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл Сука (Удмуртия) latin yazuında])
Кызыл Сука
Административ-территориаль берәмлек Кыяс районы
Карта

Кызыл Сука (рус. Красная Соха, удм. Красная Соха) — Удмурт Республикасының Кыяс районындагы юкка чыккан татар авылы. Тауҗамал авылы советына карган булган.

Авыл республиканың көньяк өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[1], Сарапул калкулыгы эчендә[1], районның административ үзәге Кыяс авылыннан якынча 14 километр (туры сызык буенча) көньяк-көнбатышта урнашкан. Абсолют биеклек диңгез өслегеннән 98 метр биеклектә[2] .

Климат уртача континенталь дип характерлана, озын, салкын кышлар, кар аз ява һәм җәй чагыштырмача җылы була. Уртача еллык һава температурасы 2,3 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,9 °C (абсолют максимум — 38 °C); иң салкынныкы (гыйнвар) −14,3 °C (абсолют минимум — 48 °C). Актив үсү чоры 130—135 көн дәвам итә. Уртача еллык явым-төшем күләме 500—600 мм, шуның 371 ммы апрель һәм октябрь арасында ява. Кар капламы 160—165 көн дәвам итә[1] .

Авыл 1930-еллардан билгеле, ул вакытта биредә 31 кеше яшәгән.[3] 1948 елга кадәр Әгерҗе районынпа карган, аннары Удмуртиягә күчә.[4]

Соңгы тапкыр 1959 елда исәпкә алына, ул вакыт 80 кеше яшәгән, халкы татарлардан торган.[5]