«Кызыл таң» газетасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Кызыл таң битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кызыл таң
Кызыл таң газетасы.gif
Формат

иҗтимагый-сәяси


Нигезләнде

1918

Тел

татар

Публикацияләр туктату

8 июль 1941 ел — 12 март 1944 ел

Төп офис

450079, Башкортстан, Уфа, Октябрнең 50 еллыгы урамы, 13нче йорт


Веб-сайт: http://www.kiziltan.ru/ Награды: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

«Кызыл таң»Башкортстанның татар телле иҗтимагый-сәяси газетасы. Уфа шәһәрендә нәшер ителә. Газетаны гамәлгә куючылар — Башкортстан Хөкүмәте, Башкортстан Корылтае.

Газета 1918 елның 1 мартында «Башкортстан» исеме белән Ырымбурда чыга башлый. Дутов гаскәрләре Ырынбурга кергәнче газетның 5 сан чыгарга өлгерә. 1919 елның сентябрендә «Башкортстан хәбәрләре» исеме белән Башкортстан башкаласы Стәрлетамакта яңадан чыга башлый. Шул ук вакыт 1919 елның июнендә Уфа аклардан азат ителгәч, Сәләх Атнагулов мөхәррирлегендә аякка бастырылган «Кызыл юл» гәзите чыга башлый. 1920 елдан ул «Шәрекъ ярлылары» исеменә күчә, 1921 елдан «Урал» исемендә чыга башлый. 1922 елның июнь-июлендә республика башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә һәм шуңа бәйле андагы «Башкортстан хәбәрләре» гәзите дә Уфадагы «Урал» белән кушыла.[1]

Татарча нәшер ителүче бу басма ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитетының 1924 елның 2 август карары белән мөстәкыйль ике гәзиткә бүленә. Башкортчасы — «Башкортстан», татарчасы “Яңа авыл” исеме белән чыга башлый.

«Яңа авыл»ның мөхәррире итеп күренекле революционер һәм публицист Муса Йосыпов тәгаенләнә. Йосыпов та, гәзиткә аңардан соң җитәкчелек иткән Гайса Габбасов белән Имай Насыйри да 1937 елдахалык дошманы” - дип кулга алыналар, тәүге икесе шул ук елда атып үтерелә, күренекле язучы И. Насыйри Уралдагы лагерьда тоткынлыкта 1942 елда дөнья куя.

Бик күп күренекле шәхесләр эшләгән “Яңа авыл” — “Коммуна” — “Кызыл таң”ны чыгаруда. “Башкортстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исемне йөртүче сигез талант иясенең өчесе — Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев — гәзитнең элекке хезмәткәрләре. 1930 елдан «Коммуна» исеме белән чыга.
1941 елның 8 июленнән 1944 елның 12 мартына кадәр бөтен журналистлар сугышка китү сәбәпле газета чыгудан туктый. 1944 елдан Кызыл таң исеме белән яңадан чыга башлый. 1990 елда гәзитнең гомуми тиражы 120 меңгә җиткән.

Редакция каршында «Тулпар» яшьләр, «Әллүки» балалар журналлары кебек яңа басмалар калкып чыкты. 2006 елның 28 февраленнән “Кызыл таң” материаллары белән Дөньякүләм электрон челтәрендә: газета сайтында танышып була. Газета татар телендә чыкса да, 2010 ел җанисәбе алдыннан Башкортстан хөкүмәте аны ачыктан-ачык татар халкына каршы эштә файдаланды[2]. 2010 елның җанисәбе алдыннан «Кызыл таң» һәм «Өмет» газетларында татар авылларына башкортлар нигез салган дигән мәкаләләр чыга башлады.

Искәртмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]