Кызыл чишмә (Нуриман районы, гәҗит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл чишмә (Нуриман районы, гәҗит) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кызыл чишмә
Красный ключ
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А4


Нәшер итүче

«Красный ключ» редакциясе» казна оешмасы

Нигезләнде

1931

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1985

Төп офис

Нуриман районы Кызылъяр авылы, Совет ур., 99

Тиражы

гомуми 5 500 (1985)


Веб-сайт: http://красныйключ.рф/

Кызыл чишмә - татар телендә Башкортстанның Нуриман районында 1985 елга кадәр нәшер ителгән дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нуриман районында район гәҗите 1931 елның 7 ноябрендә «Большевиклар темпы өчен» (башк. «Большевиктар темпы өсөн»(?)) исеме белән латин шрифтында Уфада басыла. Беренче мөхәррире – Шәкүр Килдияров. 1938 елдан урысча «Луч большевизма» гәҗите чыга башлый.

Гәҗит исемен еш алыштыра: «Большевиклар темпы өчен» / «За большевистские темпы», «Большевик», «Большевизм нуры»/ «Луч большевизма», «Коммунист» (татарча гәҗитнең мөхәррире Хәлимә Мөнирова була), «Коммунизм өчен» / «За коммунизм». Төрле елларда төрле телләрдә (урысча, татарча, башкортча) нәшер ителә. Мәсәлән, татар телендә район гәҗите 1957 елдан 1962 елга кадәр «Коммунизм өчен» исемендә чыга. 1966 елдан 1985 елга кадәр «Кызыл чишмә» исеме астында нәшер ителә.

Мөхәрририяттә эшләгән әзерлекле журналистлар Рәшит Кәримовны (Благовар районы гәҗитенә мөхәррир итеп), Әгъзәм Ризвановны (фирка райкомына), Әнвәр Әхмәтҗановны (Тәтешле районы гәҗитенә мөхәррир итеп) күчерәләр. Әнисә Фәттахова, Фәнүзә Хөрмәтуллина татарча дубляжны чыгаруны туктатканчы мөхәррир булып эшлиләр.

Район гәҗите өч телдә нәшер ителгәндә гомуми тиражы 5 500 данә була.

Мөхәрририяттә очрашуларда украин язучысы Петр Гуцал, язучылар Гайнан Әмири, Муса Гали, Марсель Сәлимов, Ибраһим Абдуллин, Әнгам Атнабаев, Ярулла Вәлиев, композитор Роберт Газизов, Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева һ.б. катнаша.

Красная Горка бистәсендә нигездә татарлар яшәсә дә [1] ,1985 елдан татарча дубляжны чыгудан туктаталар. урысча атнага 2 тапкыр «Красный ключ», айга 2 тапкыр башк. «НурИман» гәҗит-кушымтасы чыгуын дәвам итә.[2]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елларда басмаханәдә эшләгән Әбүзәр Габдрахманов истәлекләреннән: «Басмаханәгә мәкаләләрне кулдан язып төшерәләр иде. Төрле почерклы язуларны укыганда хаталар да китә. Бер санда «тракторист» сүзе урынына «троцкист» сүзе киткән. Шуның өчен мөхәррирне эшеннән алдылар» [3]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Онлайнгазета
  2. Башкортостан (белешмәлек)
  3. Мөхәррирне эшеннән алдылар