Кызыл яу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл яу latin yazuında])
Кызыл яу
Tөр

Хәрби басма


Гамәлгә куючы

Көнчыгыш фронт

Нәшер итүче

Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе Революцион Хәрби Советының сәяси бүлеге

Нигезләнгән

1918

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1919

Кызыл яуЭККА Көнчыгыш фронтының 5 нче армиясе Революцион Хәрби Советының сәяси бүлеге матбугат органы.

1918 елның 6 декабреннән 1919 нең 7 ноябренә кадәр Бөгелмә, Уфа, Чиләбе, Омск шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 101 саны чыга.

Башта атнага ике, 1919 елның апрелендә Уфа Кызыл Армия тарафыннан алынганнан соң, атнага 1 тапкыр чыга. 1919 ның май–июнь айларында «К.я.» редакциясе акгвардиячеләр арасында тарату өчен «Өндәү» газетасын чыгара. Төрле вакытта мөхәррирләре — Г.Баембәтов, С.Атнагулов, Ф.Әхмәтов.

Актив язышучылар арасында Х.Искәндәров, Г.Нигъмәти, И.Рәмиев, Х.Сәлимов, М.Тимербаев, Ш.Фидаи, Ш.Ходайбердин, С.Шәрәфетдинов, М.Йосыпов, К.Якупов була.

Татар энциклопедиясе мәгълүматы буенча, Омск шәһәрендә «Азат Себер» газетасы 1919 ның 23 декабреннән «Кызыл яу» нигезендә чыга башлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]