Кыз йолдызлыгы
Сөмбелә | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Virgo (иял. к.: Virginis) |
Кыскартма | Vir |
Нигез | кыз, башак |
Туры калкулык | 11сәг 31мин тан 15сәг 05мин кача |
Авышлык | −22° тан +15° кача |
Мәйдан | 1294 кв. градус (2 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +68° тан −75° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрель. | |
Кыз йолдызлыгы (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]; шулай ук Сөмбелә йолдызлыгы;бор. төрк. Buġday Bašï (~бодай башы),[2] лат. Virgo) — Әсәт һәм Мизан йолдызлыклары арасындагы экваториаль зодиак йолдызлыгы. Хәзерге дәвердә Сөмбелә йолдызлыгында көзге көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан.
Гадәттә, Кояш Сөмбеләдә 16 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–апрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Йолдызлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кыз α — Спика (лат. spīca virginis — «Кызның ашлык башагы»), йолдызлыкның иң якты йолдызы, +1,04 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 260 яктылык елы ераклыкта тора.
Кыз β — Завиява (гарәп. زاوية العواء завийәт әл-‘әүва’ — «өрүченең почмагы»[3], рус. Завийява), +3,61 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 35,6 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз γ — Поррима (лат. Porrima), безгә иң якын куш йолдызларның берсе (32 яктылык елы ераклыгында), сузылган орбиталы һәм 171 ел периодлы йолдыз. Аның һәр бер кисәге 3,45 йолдызча зурлык белән ялтырый, ә бергә — 2,7 белән.
Кыз δ — Гаүваэ (гарәп. العواء әл-‘әүва’ — «өрүче», ингл. Auva), +3,38 йолдызча зурлыктагы ярымдөрес үзгәрмә йолдыз. Җирдән 202 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз ε — Виндемиатрикс (лат. vindēmiātrix, бор. грек. προτρυγητὴρ — «йөзем җыючы»), +2,83 йолдызча зурлыктагы сары зур йолдыз. Җирдән якынча 102 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз ζ — Һезе, +3,37 йолдызча зурлыктагы ак йолдыз. Җирдән 73 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Үз күчәре тирәсендә гадәттә булмаган тиз 0,5 көн эчендә әйләнеп чыга.
Кыз η — Завия (гарәп. زاوية завийәһ — «почмак»[4], ингл. Zaniah), +3,89 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 250 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Әл-Гаүваэ яки «Өрүче» йолдызлар төркеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Сөмбелә β — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), η — Сани әл-Гаүваэ (Икенче Өрүче), γ — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), δ, ε берлектә — әл-Гаүваэ (Өрүче) исемене йөртәләр.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кыз йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Кыз (лат. Virgo, рус. Дева) дип атыйлар. Борынгы греклар карашлары буенча бу Кронос һәм Реяның кызы, Персефонаның анасы — Деметраның катастеризмы. Сурәтләрдә Кыз башакны (урнашу буенча Спика йолдызына ярашлы) тота.
Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. παρθένος исемене гарәп. العذراء әл-‘әҙра’ («гыйффәтле кыз»)[5] сүзе белән тәрҗемә иткән[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 533.
- ↑ https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
- ↑ Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 123.
- ↑ Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 182.
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |