Эчтәлеккә күчү

Кыйбла мәчете (Тойгелде, Мөслим районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйбла мәчете (Тойгелде, Мөслим районы) latin yazuında])
Кыйбла мәчете
Дәүләт  Россия
Мәчет
Кыйбла
ИлРусия
авылТатарстан, Мөслим районы, Тойгелде
Координатлары55°16′30″
53°01′28″ (G) (O) (Я)
ДинИслам
МәхәлләМөслим районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карыйхәнәфи
Бина төреманарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән2020
Төзелеш еллары20202021 еллар
Төп даталар:
2020 (төзелеш башлану)
2021 (ачылу)
Халәтегамәлдә

«Кыйбла» ― Татарстанның Мөслим районы Тойгелде авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет), авылның икенче мәхәлләсенең, районның 34 нче мәчете. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә карый.

Авыл 1737 елдан билгеле. 1780 елда авылда мәчет, мәктәп эшләве теркәлгән. XX гасыр башында ике мәчет, мәктәп булган.

Тойгелде авылының «Яшел» мәчете

Беренче мәчет («Яшел мәчет») XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында төзелгән, 1937 елда манарасы киселә, 1988 елда бина һәм манара реконструкцияләнә, 1997 елдан даими эшли, тарихи―мәдәни мирас һәйкәле[1]. 1907 елдан 23 ел мулла булып Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәләлов (1880―1944) эшләгән. Ул мәдрәсә бетергән, Коръән-хафиз, хаҗи (1912)[2].

Тойгелде авылының «Яшел» һәм «Кыйбла» мәчетләре имамы ― Фоат хәзрәт Хәбибуллин.

«Кыйбла» мәчете ачылу

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 31 июлендә мәчет ачылу тантанасында[3] Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, имам-мөхтәсибләр: Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин (Мөслим районы), Әлфәс хәзрәт Гайфуллин (Чаллы шәһәре), Сәгыйть хәзрәт Хаков (Сарман районы), Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнаша [4].

Ислам йорты авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка баса. Мәчет бер катлы итеп, кирпечтән төзелгән. Манарасы түбәсендә булган мәчет төренә керә. 6 х 12 метр зурлыгында. Бинаның тәһарәтханәсе, ашханәсе һәм склад бүлмәсе бар, мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчеттә берьюлы 150 кеше намаз укый ала.

2021 елда ачылган яңа мәчеткә («Кыйбла» мәчете, Яр буе ур., 55А) имам-хатыйб итеп Фоат Хәмидулла улы Хәбибуллин билгеләнгән.
Иске мәчеткә («Яшел» мәчет, Тукай ур., 51) Рамил Касыйм улы Садыйков имам итеп билгеләнгән[5]

  1. Тойгелде. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
  2. Тойгелде авылы // Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003, 203-204нче бит
  3. Тойгелде. ВКонтакте
  4. «Кыйбла» мәчете ачылды. muslumirc.ru, 2.08.2021
  5. Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары (автор-төзүче Габдулла улы Миңнулла хаҗи Абдуллин). К.: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2025. ― Б.139.
  • Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. – Т. 5: Р–С–Т. – 736 с.
  • Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары (автор-төзүче Габдулла улы Миңнулла хаҗи Абдуллин). К.: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2025, 208 б. ISBN 978-5-905160-38-7