Кыйссаи Сөембикә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйссаи Сөембикә latin yazuında])

Кыйссаи Сөембикә, шулай ук Сөембикә бәетеМәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан мәшһүр соңгы татар ханбикәсе язмышы хакында язылган музыкаль-шигъри әсәр.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы аудиофайллар
М.Шәмсетдинова - Кыйссаи Сөембикә

Әсәрдә заманча Европа музыка алымнары татар халык музыкасы һәм, әүвәлдә, Казан ханлыгы чоры музыкасы үзенчәлекләре үрелеп килә[1]. Әсәр тавыш, музыка кораллары төркеме һәм яктылык эффектларыннан гыйбарәт. Әсәр тәүге тапкыр 1991 елда Казан кирмәнендә автор тарафыннан башкарыла[2]. Әсәрдә башкаручы җилкәсенә көйләп уку, сәнгатьле сөйләү, Коръән уку, сазда (рубаб) уйнау вазифалары йөкләнә. Әлеге алымнар Казан ханлыгы чорында пәйда булган Шәрыкъ классик сөйләм-профессиональ музыкасы традицияләрен тергезү максаты белән кулланыла[1]. Әсәр традицион сөйләм һәм көйләү шәкелләре-модельләреннән гыйбарәт, һәм күнегелгән һәр үзенчәлеге тасвирланган партитурага нигезләнми[1][3]. Әлеге үзенчәлек бер яктан, заманча Европа музыкасына традициясенә, икенче яктан – борынгы Казан ханлыгы музыкасына карый. Башкаручы, бер яктан, догалар һәм тарихи вакыйгалар хакында сөйләүдә чагылган автор сүзләрен, икенче яктан, сыктауларда, лирик сөйләүләрдә чагылган Сөембикә - төп каһарманның сүзләрен көйли һәм укый.

Музыка коралларыннан саз, шөндер (кыңгыраулар), альт (кыллы-сызгычлы музыка коралы) һәм саксофон кулланыла.[3]

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрдә түбәндәге кисәкләрне ассызыклау мөмкин[3]:

Кисәкләрнең атамалары Тасвирлама
1 Тарихи вакыйгалар хакында сөйләү сәнгатьле уку
2 "Фатиха" сүрәсе көйләп уку
3 Кыйссага кереш "Башладым" сәнгатьле уку
4 Сөембикә балачагы (Сөембикә лейттемасы) сазга кушылып көйләү
5 Сөембикә туе шөндерләргә кушылып көйләү
6 Мәхәббәт (Г.Кандалый сүзләре) сәнгатьле уку
Сөембикә лейттемасы саз башкаруында
7 Иренең вафаты сазга кушылып көйләү
8 Үлем турында җыр альтка кушылып көйләү
9 "Баным кабере өстенә куйдырдым таш манара" сәнгатьле уку
Саксофон солосы шәрыкъ классик импровизация өслүбендә
10 Хәтер кайтавазы. Мәскәүгә китү сәнгатьле уку
"Бардым ханның каберенә" көйләү
"Алсана, җаным, кабереңә!" сәнгатьле уку
11 "Сөбехан" тәрәвихе көйләп уку
12 Хушлашу (Зөлфәт сүзләре) сәнгатьле уку
13 Сыктау альтка кушылып көйләү, уку
14 "Калды ич Казанның таулары" бәете көйләү
15 Баласы белән чукыну сәнгатьле уку, сыктау
мөнәҗәт көйләү
16 "Газиз халкым, кайда минем хан дәүләтем?" (саубуллашу сәнгатьле уку
17 "Әнкәем!" җил тавышына кушылып сәнгатьле уку
18 Әли Гыймран сүрәсе көйләп уку
Сөембикә лейттемасы саз башкаруында

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]