Кыйссаи Сөембикә
Кыйссаи Сөембикә, шулай ук Сөембикә бәете — Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан мәшһүр соңгы татар ханбикәсе язмышы хакында язылган музыкаль-шигъри әсәр.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| М.Шәмсетдинова - Кыйссаи Сөембикә | |
Әсәрдә заманча Европа музыка алымнары татар халык музыкасы һәм, әүвәлдә, Казан ханлыгы чоры музыкасы үзенчәлекләре үрелеп килә[1]. Әсәр тавыш, музыка кораллары төркеме һәм яктылык эффектларыннан гыйбарәт. Әсәр тәүге тапкыр 1991 елда Казан кирмәнендә автор тарафыннан башкарыла[2]. Әсәрдә башкаручы җилкәсенә көйләп уку, сәнгатьле сөйләү, Коръән уку, сазда (рубаб) уйнау вазифалары йөкләнә. Әлеге алымнар Казан ханлыгы чорында пәйда булган Шәрыкъ классик сөйләм-профессиональ музыкасы традицияләрен тергезү максаты белән кулланыла[1]. Әсәр традицион сөйләм һәм көйләү шәкелләре-модельләреннән гыйбарәт, һәм күнегелгән һәр үзенчәлеге тасвирланган партитурага нигезләнми[1][3]. Әлеге үзенчәлек бер яктан, заманча Европа музыкасына традициясенә, икенче яктан – борынгы Казан ханлыгы музыкасына карый. Башкаручы, бер яктан, догалар һәм тарихи вакыйгалар хакында сөйләүдә чагылган автор сүзләрен, икенче яктан, сыктауларда, лирик сөйләүләрдә чагылган Сөембикә - төп каһарманның сүзләрен көйли һәм укый.
Музыка коралларыннан саз, шөндер (кыңгыраулар), альт (кыллы-сызгычлы музыка коралы) һәм саксофон кулланыла.[3]
Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әсәрдә түбәндәге кисәкләрне ассызыклау мөмкин[3]:
| № | Кисәкләрнең атамалары | Тасвирлама |
|---|---|---|
| 1 | Тарихи вакыйгалар хакында сөйләү | сәнгатьле уку |
| 2 | "Фатиха" сүрәсе | көйләп уку |
| 3 | Кыйссага кереш "Башладым" | сәнгатьле уку |
| 4 | Сөембикә балачагы (Сөембикә лейттемасы) | сазга кушылып көйләү |
| 5 | Сөембикә туе | шөндерләргә кушылып көйләү |
| 6 | Мәхәббәт (Г.Кандалый сүзләре) | сәнгатьле уку |
| Сөембикә лейттемасы | саз башкаруында | |
| 7 | Иренең вафаты | сазга кушылып көйләү |
| 8 | Үлем турында җыр | альтка кушылып көйләү |
| 9 | "Баным кабере өстенә куйдырдым таш манара" | сәнгатьле уку |
| Саксофон солосы | шәрыкъ классик импровизация өслүбендә | |
| 10 | Хәтер кайтавазы. Мәскәүгә китү | сәнгатьле уку |
| "Бардым ханның каберенә" | көйләү | |
| "Алсана, җаным, кабереңә!" | сәнгатьле уку | |
| 11 | "Сөбехан" тәрәвихе | көйләп уку |
| 12 | Хушлашу (Зөлфәт сүзләре) | сәнгатьле уку |
| 13 | Сыктау | альтка кушылып көйләү, уку |
| 14 | "Калды ич Казанның таулары" бәете | көйләү |
| 15 | Баласы белән чукыну | сәнгатьле уку, сыктау |
| мөнәҗәт көйләү | ||
| 16 | "Газиз халкым, кайда минем хан дәүләтем?" (саубуллашу | сәнгатьле уку |
| 17 | "Әнкәем!" | җил тавышына кушылып сәнгатьле уку |
| 18 | Әли Гыймран сүрәсе | көйләп уку |
| Сөембикә лейттемасы | саз башкаруында |
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — 371-372 б. — ISBN 5-85401-082-8.
- Masguda's site :: Music (en). Masguda's site. 2020-07-21 тикшерелгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Дулат-Алеев, 2007, бит. 371
- ↑ Shamsutdinova, Masguda. Music (en).
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Дулат-Алеев, 2007, бит. 372