Кыйссасел-әнбия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйссасел-әнбия latin yazuında])
Кыйссасел-әнбия
Башка исемнәр:
Кыйссаи Рабгузи
Кыйссаи-әнбия

Автор:

Насретдин Рабгузый

Жанр:

дини-фәлсәфи әдәбият

Оригинал теле:

иске төрки теле

Оригинал чыгу датасы:

1311

«Кыйссасел-әнбия»Пәйгамбәрләр тарихы», "Кыйссаи Рабгузи") — 1310-1311 елларда Насретдин Рабгузый тарафыннан язылган әсәр. Шәрык телләрендә «Кыйссасел-әнбия» исемле башка әсәрләр дә булуын исәпкә алып, бу китапны еш «Кыйссаи Рабгузый» дип тә атыйлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр 1310-1311 елларда Насретдин Рабгузый тарафыннан языла. Әсәр Алтын Урданың түрәсе Тукбуга багышлана[1].

Әсәрнең XV-XIX йөзләргә караган күп кулъязма нөсхәләре Казан, Санкт-Петербург, Ташкәнт, Лондон китапханәләрендә урын алган[1]. Төп нөсхәсе сакланмаган[2]. Кулъязма күчермәләр рәвешендә татарлар арасында да киң таралган булган[1]. Китап булып беренче мәртәбә Казан университетының типографиясендә 1859 елда Рәхмәтулла Әмирхан тарафыннан басылган[2]. Әсәр татар һәм башка мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кулланылыш таба[2]. Әсәрнең зур йогынтысы Таҗетдин Ялчыгол, Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатында күзәтелә[2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр нигезендә иске төрки телендә чәчмә белән язылган, әмма шулай ук төрки һәм гарәп парчаларын үз өченә алган[3]. Әсәр Ислам пәйгамбәрләре, диндәге мәшһүр шәхесләр һәм башка Коръән, шулай да Тәүрат темаларына язылган 72 кыйссадан гыйбарәт[4]. Әсәрнең бер өлеше - "Бәһарият" ("Яз") исемле газәл - Идел-Урал буйларына хас табигать күренешләрен тасвирлый[1]:

« Лалә сагракын эчәр дә сайраб исерүр сандууач,
Торна өн тартаб үтәрдә сәкрийүр баклан, кузы.
Күктә уйнаб кыл салышур кыр-у каз фил түлүгәч,
Йирдә йөкреб җөфт алышур ас, тиен, кеш, кондызы.
Насретдин Рабгузый, "Кыйссасел-әнбия": "Бәһариәт"[1].
»
  • Кыл салышур — каурый-мамыгын кояр.
  • Фил түлүгәч — телү вакыты, йон-каурый алыштыру вакыты җиткәч.
  • Җөфт алышур — парлашыр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.
  • Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016.
  • Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.  – Б.70-71.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Әдипләр:Насретдин Рабгузый 2020 елның 18 май көнендә архивланган. adiplar.belem.ru
  3. Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.  – Б.51.
  4. Рабгузи www.booksite.ru

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]