Кыпчак телләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Төрки телләр картасы
Төрки телләр картасы
Кыпчак телләре картасы: *  болгар-кыпчак телләре  *  сары-кыпчак телләре  *  кыргыз-кыпчак, кыпчак-ногай телләре 

Кыпчак телләре (төньяк-көнбатыш төркем, тау-төркем һ.б.) - төрки телләр гаиләсенең иң эре төркемнәренең берсе (11 телдән тора). Кыпчак телләре борынгы кыпчаклар кулланган кыпчак теленнән барлыкка чыкканнар.

Кыпчак телләренең төп үзәнчәлеге - башка төрки телләрдәге "аг(ъ)" кыпчак "ау" яки "ай" иҗекләренә үзгәрүе, һәм шуннан охшаш авазларга күчүе: төрекчә "dağ" - татарча, башкортча "тау" - кыргызча "тоо" (караим-кырымтатар телләрендә кирегә кайта ала: кырымтатар "дагъ")

Төркемчәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сары-кыпчак телләре (половец-кыпчак телләре)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Половец (сары-кыпчак) теленнән чыгалар. Бу төркемчәнең төп үзәнчелеге - угыз телләренә якынлык. О.А. Мудрак буенча, үзен дә ике төркемчәгә бүлергә мөмкин:

  • Караим-кырымтатар телләре: аларның төп үзәнчелеге - "аг(ъ)"ның кирегә үзгәрүе (дагъ)

Әмма ул телләр диалектлары башка төрки телләр төркемнәренә керә ала: кырымтатар теленең төньяк диалекты - кыпчак-ногай төркемчәсенә, көньяк-кырымтатар теле - төрек теленең диалекты, димәк, угыз телләренә керә.

  • Кумык-карачай-балкар телләре: аларның төп үзәнчелеге - кайбер позицияләрдә изәфет (өченче затның кушымчасының булуы, мәсәлән, татар телендә "Казан шәһәре, башкорт телендә "илһам шишмәһе) юклыгы, мәсәлән, үзатлыкларда: къарачай-малкъар тил

Идел-кыпчак телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар-кыпчак телләре яки Идел-кыпчак телләре.

Бу төркемчәнең төп үзәнчелеге - иренләнгән сузыкларның алмашуы

Бу төркемчәнең бергәлеге белән бөтен галимнәр түгел риза. О.А. Мудрак татар телен сары-кыпчак, башкорт телен ногай төркемчәсенә керткән. Әмма үзе ул бу бүленештән кире каккан, бу гипотезаны Анна Дыбо тота.

Ногай-кыпчак телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп үзәнчелеге - с-ш күчмә хәрәкәте.

  • искеногай сөйләм теле (мөстәкыйль сөйләмнәргә бүленү кадәр ногай теле)
  • казакъ теле
  • әстерхан-татар теле
  • каракалпак теле
  • кыпчак-үзбәк диалектлары
  • йорт диалекты
  • алабуга диалекты
  • кырымтатар теленең төньяк диалекты

Кыргыз-кыпчак телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • кыргыз теле
  • фәргән-кыпчак теле
  • көньяк-алтай теле

Чагыштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле төрки телләрне күрсәтү өчен җәдвәл латинча китерелгән:

Телләр Балалар мәктәптә телебезне латин әлифбасы белән яза
Tatarça Balalar mäktäptä telebezne latin älifbası belän yaza.
Başqortça Balalar mäktäptä telebeźźe latin älifbahı (alfavitı) menän yaźa.
Qazaqça Balalar mektepte tilimizdi latin alfavitimen jazadı.
Qırğızça Baldar mektepte tilibizdi latın alfaviti menen jazat.


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БОРЫНГЫ ТӨРКИ ТЕЛЛӘР Татар энциклопедиясе
  • Э. Р. Тенишев (ред.). Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции. М., 2002;
  • Языки мира. Тюркские языки. М., 1997, Бишкек, 1997.
  • Johanson, Lars and Csató, Éva Ágnes (1998). The Turkic Languages. London: Routledge. ISBN 0-415-08200-5.
  • Menges, Karl H. (1995). The Turkic Languages and Peoples. Wiesbaden: Harrassowitz. ISBN 3-447-03533-1.
  • А. Н. Самойлович. Тюркское языкознание. Филология. Руника. М., 2005
  • Э. Р. Тенишев (ред.). Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции. М., 2002.
  • Рус Википедиясе