Кыргыз (кабилә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыргыз (кабилә) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кыргыз — башкорт кабиләсе. Телләре башкорт теле төньяк-көнбатыш диалектының түбән агыйдел-ык сөйләшләренә карый.

Ыруг-кабилә корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кадыкай
  • Тәңкә.

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортларның кыргыз ыруы Янәсәй кыргызлары нәселеннән барлыкка килгән. VIII—X гасырларда алар Сырдаръя буйларына күченәләр, ары — Иделның уң ярына, ә аннан инде Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгына барып чыгалар[1]. XIII—XIV гасырларда кабилә Агыйдел елгасы үзәнендә туплан [1]. Көньякта башкорт кыргызларның җирләре Ык һәм Зәй елгалары үзеренә кадәр барып җитә. Үз чыгышын кыргыз ыруы башкортлары Чыңгызхан нәселеннән Тонак бәк һәм Кадык бигә бәйлиләр.

Янәсәй кыргызлары монголлар белән тыгыз бәйләнештә булган, дигән фикерләр бар[2]. Н. Я. Бичурин фикеренчә, борынгы кыргызлар (хакаслар) монгол[3] яки төрки-монгол катнаш чыгышлы булган [4][5][6].

Кыргыз ыруы шәҗәрәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыргызларның борынгы шәҗәрәсе 1913 елда «Шура» журналының 10 нчы санында бастырыла, аны Бөгелмә мөгаллиме Әхмәтгали Хәлимов ишетеп язган. Әлеге шәҗәрәне рус теленә С. М. Абрамзон тәрҗемә итә: «Ата-бабаларыбыздан пөхтә калган шәҗәрәгә тиешле кыргыз башкортларына (ягъни, Бөгелмә өязе Александровка вулысы Ташлы авылы кыргыз ыруы башкортларына) нигез салучының исеме Сәет кыргыз йорты (Мөхәммәт ыруы) нәселеннән „Коркыт ата“; ул Сыр диңгезе янындагы Бохара юлында (яшәгән). Аның (Коркыт атаның) атасы Әхмәт бәк, аннан Мөхәммәт бәк, аннан Янә бәк, аннан Кушык бәк.

Кушык Татыш күле янындагы Агыйдел елгасы үзәнендә Иске Кыргыз авылында яшәгән һәм Ак бигә буйсынган. Кушык бинең ике улы булган: беренчесе Аккош бәк, артлы Күккүз бәк. Аккош бинең Буламы бәк исемле улы булган, аннан Буралы бәк (туган). Күккүз бинең ике улы булган: Кылсан исемлесе (хәзер бер кече авылның исеме) һәм Тыныч исемлесе; бу ике зат безнең җирләргә Бөек патша Алексей Михайловичтан укымыш алганнар, дип язалар.

Кылсандың Уразгилде улы булган, аннан Ыдай, аннан Мотык, аннан Бикмөхәммәт. Данлыклы Бикмәхәммәт үзенең ырудашлары белән Иске Кыргыз авылыннан килделәр һәм Катай авылында яши башладылар. Бикмөхәммәтнең Хөсәен исемле улы булган, ул 1755 елда үзенең ырудашлары белән Бөгелмә өязе Александровка вулысында Ташлы авылына нигез салды[7]».

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа. М., Наука, 1974. С.361.
  2. Арзыбаев Т. К. Барнаул, Горно-Алтайск, 2019. 146—149. Материалы Первого Международного алтаистического форума «Тюрко-монгольский мир большого Алтая: историко-культурное наследие и современность»
  3. Нусупов Ч. Т. . — 2000. — С. 65. — 295 с.
  4. Шойгу С. К., Аракчаа К. Д. . — 2007. — С. 40. — 662 с.
  5. . — 2003. — С. 137. — 240 с.
  6. Позднеев Д. М. . — 1899. — С. 35. — 153 с.
  7. Абрамзон С. М. Киргизы и их этногенетические и историко-культурные связи / Авт. вступ. ст. С. Т. Табышалиев. — Ф.: Кыргызстан, 1990. — 480 с. (на стр.46)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Асфандияров А. 3. . — Уфа, 2009. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.(рус.)
  • Асфандияров А. 3. . — Уфа, 2009. — 744 с. — ISBN 978-5-295-04683-4.(рус.)
  • . — Уфа, 2002. — С. 383—384. — 478 с. — ISBN 5-295-03089-X.
  • . — Уфа, 2015. — ISBN 978-5-85051-640-6.(рус.)
  • Йәнғужин Р. З. Башҡорт ҡәбиләләре тарихынан — Өфө: Башҡортостан «Китап» нәшриәте, 1995. — 96 б. — ISBN 5-295-02551-3.
  • Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения — М.: Наука, 1974. — 572 б.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йәнғужин Р. З. Ҡырғыҙ // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Марваров Ф. Шежере башкир рода киргиз // Ватандаш. — 2010. — № 8. — С. 199—205. — ISSN 1683-3554.
  • YouTube сайтындагы Башкирское родословие: Кыргыз