Кыркуак күле (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыркуак күле (Татарстан) latin yazuında])

Кыркуак күле
ИлРусия Русия

Кыркуак күлеТатарстан Республикасы Чирмешән районының Кара Чишмә авылында урнашкан күл.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Печән тегермәнен узып Түбән Кәминкәнең асфальт юлына таба атлаганда фермаларның өченчесе белән дүртенче биналары арасында булган. Кәминкә юлы элек елларда хәзергесе урынында түгел, тау итәгеннән туп-туры Кыркуакка килеп чыккан.

Атамасының килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыр ягында булу сәбәпле һәм төрле куаклар үскәненнән чыгып, бу тирәләрне Кыркуак (куаклар үсә торган кыр) дип атаганнар.

Күләме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елларда киңлеге 60, озынлыгы 100 метрлар чамасындагы уртача күл булган.

Күлнең тарихы һәм кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлнең үзенең бер күзе (чыганагы) булган. Тик еллар узгач ул томаланган, суы качкан. Язгы якта карлар эреп, җәй көнне исә, яңгыр сулары да җыелган. Суы элек чиста булгач, кулланыр өчен шуннан сөлек алганнар, балалар коенырга йөргәннәр, яңгыр теләге теләп су сибешкәннәр. Төрле такталардан сал ясап, яисә трактор көпчәгенең баллонына аркылы ятып йөзгәннәр, олылар киндер, мунчала батырганнар. Әле ХХ гасырның 50-60 елларында да яр буенда атлар белән балчык изеп саман кирпеч сукканнар. Акрынлап күл ләм-дуенга баткан, сазлыкка әйләнгән. Колхоз киңәеп ул тирәгә дуңгыз фермалары салганнан соң, әлеге күл юк ителгән.

Хәзерге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл яныннан 1976 елны Әлмәт-Нурлат трассасы салынганда, Кыркуак бөтенләй юлның икенче ягында калган. Хәзер фермалар да сүтелгән, ташларына кадәр җыелып беткән. 2010 елда бушап калган ул урынга дүртәр рәт чыршы агачлары утыртканнар. Су сибеп торганнар. Алар хәзер матур гына калкынып киткән, зур үскән. Табигатьнең шулай чистарынуы дәвам итсә, Кыркуак күле дә “терелеп” китүе ихтимал.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илдар Кыямов - Кара Чишмә карьясе. ("Кара Чишмә авылы"). "Идел-Пресс" нәшрияте. 2017 ел.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]