Кырчын (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырчын (уен) latin yazuında])
Кырчын
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Кырчын татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркем эченнән берәүне санашу юлы белән «кырчын»га чыгаралар.

Идән уртасына кечкенә сандык яки утын агачы куела да кырчын шул куелган нәрсәне ике аягы арасына калдырып уртага баса. Башка уйнаучылар тастымал яки башка шундый бик каты булмаган нәрсәләр белән төрле яктан аның «кырчынын коярга» тотыналар. Кырчын урыныннан шуышмыйча үзен кыйнаучыларның тастымалын яки аның үзен эләктереп алырга тиеш була. Кем тотылса, шул тагын кырчын булып, аның урынына баса.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]