Кырыйдагы Террьен дегенерациясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырыйдагы Террьен дегенерациясе latin yazuında])

Кырыйдагы Террьен дегенерациясе — мөгезкатлауның периферия өлеше юкаруы белән сыйфатланган идиопатияле ялкынсынусыз сирәк чир. Ешрак ир-атларда очрый (якынча 75%) һәм гадәттә ике күзне дә зарарлый, әмма төрле дәрәҗәдә.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Гомернең 4 дистәсеннән соң башта симптомсыз барган мөгезкатлауның перифериясе зарарлануы белән билгеләнә.

2.     Билгеләре

•     Уртача чагылган өске тамырлану белән еш бәйләнгән, гадәттә өске бүлекләрдән башланучы һәм бөтен перифериягә таралучы, саргылт төстәге нокталы нәфис стромаль томанлану. Стромаль томанлану чыганагы лимбтан катнашмаган лимб өлкәсе белән аерылган (рәс. 9.63а).

•     Беренчел карауда чыганак сениль дуганы хәтерләтә ала. Бу стадия гадәттә симптомсыз бара һәм бик әкрен көчәя.

•     Көчәюче мөгезкатлауның периферия юкаруы тышкы кырые сөзәк булган, ә мөгезкатлау үзәгенә караганы төгәл күренгән улакчык ясалуга китерә.

•     Сирәк очракта мөгезкатлау тишелүе үзеннән-үзе яки күзнең тупас җәрәхәте нәтиҗәсендә барлыкка килә ала (рәс. 9.63б).

•     Әкренләп күрү начарлану мөгезкатлау астигматизмы арту белән бәйле.

•     Кайвакыт авырту синдромы һәм ялкынсыну күренешләре булмау эпизодлары кабатлана ала.

•     Дәвамлы чир булганда гадәттә 9 һәм 3 сәгать ноктасында псевдоптеригиум үсеше мөмкин (рәс. 9.63в).

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чагылган астигматизмда газ үткәрүче ялганма линзалар тәкъдим ителә. Хирургик дәвалау мөмкин, мәсәлән буразнаны ураксыман кисеп алу белән мөгезкатлауның катнашмаган кырыен бергә тегү; әмма бу катнашуның нәтиҗәсе бик әйбәт түгел. Ялганма линзалар гадәттә яхшырак күрү үткенлеген тәэмин итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.