Кырымтатар академия музыкаль драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кырымтатар академия
музыкаль драма театры
Урынлашу Симферополь, Менделеев ур., 5/1
Нигезләнгән 1901
http://kirimtatar-teatri.org/
Кырымтатар театры бинасы

Кырымтатар академия музыкаль драма театры, кырымтат. Qırımtatar akademik muzıkalı drama teatri, Къырымтатар академик музыкалы драма театри, укр. Кримськотатарський академічний музично-драматичний театр, рус. Крымскотатарский академический музыкально-драматический театрКырымның Симферополь шәһәрендә 1989 елдан иҗат итүче дәүләт мәдәният һәм сәнгать оешмасы, халыкара театр фестивальләре лауреаты. Театр репертуарында — кырымтатар классикасы, башка милләт драматургларының әсәрләре. Кырымтатар халкының бердәнбер театры. Спектакльләр кырымтатар һәм рус телләрендә бара. 2002 елда академия театры исеме бирелә.
Сәнгать җитәкчесе-директор (1994 елдан) — Билял Шәүкәт улы Билялов, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).
Куючы-режиссер (1991 елдан) — Ринат Бекташев, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Балетмейстер (1995 елдан) — Мөнир Аблаев, Украинаның атказанган артисты.
Оркестр дирижеры (1989 елдан) — Юныс Эннанов, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • XIV-XV гасырларда ук Кырым ханнары өчен театральләштерелгән тамашалар күрсәтелүе мәгълүм.
  • 1901 елда Бакчасарайда кырымтатар театр труппасы өчен даими бина ачыла.
  • 1923 елда труппа Симферопольгә күчерелә. Кырым дәүләт татар театрының үз бинасы булмый. Рус драма театрында өч көн кырымтатарча спектакль күрсәтелә. 1923-1937 елларны «Кырымтатар театрының Яңарышы» дип атыйлар. Театр репертуарында дөнья классикасы (Шекспир, Шиллер, Бомарше, Гольдони, Толстой, Тренев, Гоголь) белән беррәттән, төрки халыклары драматургиясе күрсәтелә. 1928 елдан театр директоры булган Гомәр Ипчи кырымтатар театры өчен 20 пьеса яза һәм 30 пьесаны тәрҗемә итә.
  • Сәясәт үзгәрүгә бәйле рәвештә, театр берничә мәртәбә ябыла, бинасын алмаштыра, 1941 елда алман-фашист оккупациясендә кала, 1943 елда Румыниягә (Күстәнҗә) күчерелә, 1,5 ай совет фильтр лагере аша үткәреп, Үзбәкстанга сөргенгә озатыла.
  • 1989 елда Кырымга әйләнеп кайткан бер төркем артистлар (Ильяс Бахшиш, Айше Диттанова, М. Ибраимова, А. Җәмилев, С. Үмәров, С. Османов) тырышлыгы белән театрны яңадан торгызу эше башлана. Симферопольнең Самокиш урамындагы элекке һөнәри белем бирү мәгариф йорты бинасында 1990 елның 15 апрелендә Ю. Болатның «Арзы къыз» спектакле белән (В. Аносов, С. Османов куелышында) театр үз эшчәнлеген торгыза. Сәнгать җитәкчесе итеп И. Бахшиш, директор итеп Д. Бекиров билгеләнә.
  • 1991 елда Менделеев урамында урнашкан ЭЭМ клубы бинасы бирелә, директор итеп Р. Ахметов, баш режиссер итеп Билял Билялов билгеләнә.
  • Төркия, Румыния, Үзбәкстан, Алмания, Мисыр, Швейцариядә тамашаларын күрсәтә.
  • Ел саен үз бинасында «Крымский ковчег» театр фестивален кабул итә[1]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр трагедия, драма, музыкаль комедия, әкият, курчак театры, фольклор концерты, балет жанрларында эшли. Елга 200 тамаша күрсәтә [2]. Театрның визит карточкасы — «Мисхор кызы» кырымтатар легендасы нигезендә иҗат ителгән спектакль (Ю. Болат — И. Бахшиш, Я. Шәрәфетдинов).


Катнашкан фестивальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симферополь шәһәренең Менделеев урамы 5нче йорт адресы буенча урнашкан элекке эчке эшләр министрлыгы клубы бинасы. 1932 елда төзелгән[3].
2000 елда бинада төзәтеп кору эшләре башкарылган.
2014 елда Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән театрга Hyundai автобусы бирелә[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]