Кырымчаклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырымчаклар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кырымчаклар
Үз аталышы

кърымчахлар

яшәү җире
Теле

кырымчак теле, яһүд теле.

Дине

Яһүдиләр

Кардәш халыклары:

Төрки халыклар

Commons-logo.svg Кырымчаклар Викиҗыентыкта

Кырымчаклар (кырымч.кърымчахлар, 1917 елга кадәр үзләрен еудилер яки сраэл балалары дип йөрткәннәр) — кырымтатар теленә якын торган кырымчак телендә сөйләшүче яһүд динендәге аз санлы төрки халык.

Этник чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек кырымчаклар бүген үзләрен яһүд халкының бер өлеше дип санап Исраилда яшиләр. Азчылыгы Кырымда, Россиядә, Үзбәкстанда да яши.

Төрки халыкларны өйрәнүче А.Н. Самойлович кырымчакларны хәзәр мәдәниятына карауларын билгели.

Кырымчаклар үзләрен Кырымга 7 гасырда Киевтан килгән дип саныйлар.Һәм бу версия дөрес тә була ала, чөнки кайбер чыганаклардан күренгәнчә Киевка яһүд динен тотучы хәзәрләр нигез салуы ачыкланган.

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Кырымчак теле

Кырымчак теле кырымтатар теленә якын булып тора һәм төрки телләр составына керә. Структур яктан бу тел кырымтатар теленең диалекты булып санала. архаизмнар күпләп сакланганлыктан, шулай ук ул карачай-балкар теленә, караим теленә караганда да якынрак тора.

19 гасырга кадәр кырымчаклар үз телләрен чагадай дип атап йөрткәннр.

Диннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Иудаизм агымнары

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырымчакларның бабалары Кырымга б.э.к 1 гасырда ук килүләре билгеле. Бу вакытта алар биредәге грек колониләрендә яшәгәннәр.

1309 елда Кафа шәһәрендә элеккеге Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦедагы иң борынгы синагога төзелә, тик Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында җимерелә.

15 гасырда, Кырымга Европадан яһүдләр күпләп килү сәбәпле, биредә кырымчакларның саны бик тиз үсә. Бу вакытта кырымчаклар Кырым ханлыгының 25% яһүди халкын тәшкил иткәннәр(75% караимнар).

19 гасырдан кырым яһүд-раввинистлары үзләрен кырымчаклар дип атап йөри башлый. Бу вакытта аларның якынча саны 800ләп кеше була.

1897 елда Кырымда 3345 кырымчак була.Икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан биредә 6 меңләп кырымчак яшәгән, тик фашистлар тарафыннан 5000ләбе калган яһүдиләр белән берлектә үтерелә, ә калганнары кырым татарлары белән берлектә 1944 елда Үзәк Азияга сөрелә.

Бүгенге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыгы кырымчаклар 2100ләп кеше исәпләнәләр. Бүгенге көндә күпчелек кырымчаклар Исраилда яши. Биредә алар яһүд халкының бер өлеше булып саналалар.Исраилда, АКШта аларның саны билгеле түгел, чөнки күпчелеге инде башка яһүдләр белән кушылып ассимиляциягә дучар булганнар.

Кырымда 204, Россиядә 157, Литвада 10 кырымчак яши.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[1] Крымчаки.