Кырым күпере

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырым күпере latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кырым күпере
Opening of the Crimean bridge (2018-05-15) 16.jpg
Кисеп үтә Киреч бугазы
Урнашу Киреч һәм Төмрек районы[d]
Сайт http://www.most.life/
Озынлык 16 857,28 метр[1], 19 000 метр[1] һәм 18 118,05 метр[1]
Биеклек 35 метр
Төзелеш бәясе 227 920 000 000 Русия сумы
Ачылган дикәбер 2018

Кырым күпере — транспорт хәрәкәте өчен ясалган төзелеш. Ул Киреч Бугазы аша үтә һәм Киреч һәм Таман ярымутрауларын тоташтыра. Крым күпере ике параллель күпердән тора.

Күпернең төзелеше Кырымның Россия Федерациясына кушылудан башлана.

Автомобиль юлы 2018нче елның май аенда ачыла. Тимер юл купере 2019нчы елның декабрендә ачылуы планнаштырыла.

Кырым күпере Европа һәм Россияда иң озын купер булып санала. Аның озынлыгы - 19 км. 595 терәк 260 000 тонн металлконструкциясын тота (Якынча 36 Эйфель манарасы). Корылманың ике юнәлештә үткәрү мөмкинлеге: елына 5 млн. автотранспорт һәм тимер юлда йөрүче 4 млн. пассажирга якын.

Проектның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күперне төзү Октябрь революциясенә кадәр тәкъдим була

Бөек Ватан сугышы елларында оккупацион германия администрациясе күперне төзи башлады, ләкин совет гаскәрләре басып алу сәбәпле, төзелеш туктала. 1944 елның язында совет гаскәрләре Кырымны азат иткәч, Керчен тимер юл күпере төзелеше башланды.


1970-нче елларда бугаз аша үтү мәсьәләсе куелган иде. Тик акча җитмәү сәбәпле, проект гамәлгә ашырылмады. 1990 еллар башында Керчен бугазы аша транспорт күчеше проекты конкурсы игълан ителгән иде; бу вакытта транспорт күчешенә 4 проект игълан ителгән. Кырым хакимияте бу проектны тормышка ашырып Россия һәм Украина арасында мөнәсәбәтен ныгытырга булалар.

Күперне төзү соравы 2006нчы елда Украинада каралды. Украин транспорт министры Николай Рудковский, мондый төзелеш Кырым өчен уңай булуын аңлата.

  1. 1,0 1,1 1,2 http://gpsm.ru/deyatelnost/krymskij-most-2/