Кытай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай latin yazuında])
Кытай
Байрак
Илтамга
Башкала Пекин
Халык саны 1 443 497 378 (1 ноябрь 2020, Седьмая национальная перепись населения КНР) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 октябрь 1949 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+08:00
Рәсми тел путуңхуа, кытай теле, Кытай телләре
География
Мәйдан 9,596,961 км²
Координатлар 35.8447°N 103.4519°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Кытай Халык Җөмһүрияте рәисе
Дәүләт башлыгы Си Җинпиң
Башлык исеме КХҖ беренче министры
Хөкүмәт башлыгы Ли Цян
Карта
Нигезләүче Кытай камунислар фиркасе
Икътисад
ТЭП 17 820 459 миллион US$ (2021), 17 963 171 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге юән
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.60 (2021)[2]
КПҮИ 0.768 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 76.252 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 38.2 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт[6]
Телефон коды +86
ISO 3166-1 коды CN
ХОК коды CHN
Интернет домены .cn


Кытай Халык Җөмһүрияте яки Чин Халык Җөмһүрияте (кыт. 中華人民共和國, гади. кыт. 中华人民共和国, пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó), кыскача КХҖ яки Кытайхалык саны буенча дөньяда беренче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Россия һәм Канададан соң территория буенча өченче урында. 1949нчы елда Чин Халык Җөмһүриятен игълан иткәннән соң дәүләт белән Чин Коммунистик Фиркасе идарә итә.

Кытай 14 ил белән чиктәш: Әфганстан, Бутан, Мьянма (Бирма), Һиндстан, Казакстан, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Непал, Пакистан (бәхәсле Кәшмир регионында), КХДҖ, Россия, Таҗикстан һәм Вьетнам.

Чин Конституциясе буенча Тайвань һәм аңа орынып торучы утраулар КХҖ составына керә. Чынлыкта бу территорияләр белән өлешчә танылган Чин Җөмһүрияте идарә итә.

Җәгърафи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда чәй плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап Бөек ефәк юлы үткән.

Илнең 88 процент мәйданын таулар һәм калкулыклар били. Тибетны төньяктан Кунь-лунь, көнбатыштан — Каракорым, көньяктан — Һималай, көнчыгыштан Хэндуаньшань таулары каплап тора. Һинд, Брахмапутра һәм Меконг кебек бөек елгалар да башлангычын Тибеттан ала. Гомумән, илдә 1,6 мең елга бар. 370 күлнең, урта гасырларда ук үткәрелгән 1,8 мең чакрым озынлыктагы Бөек Кытай каналының хуҗалык өчен әһәмияте бик зур.[17]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чин тарихнасәсе буенча, якынча б.э.к. 2070 елда барлыкка килгән Ся династиясе булды, ләкин аның барлыгы күп кенә белгечләр тарафыннан шик астына куела.

Шаң династиясе — Чин территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле б.э.к. 11 гасырга таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә оракул сөяге язуы — хәзерге чин язуының элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – б.э.к. 256 елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ваннары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. 722481 еллар). «Сугышкан патшалыклар» (б.э.к. V гасыр — б.э.к. 223 ел) дәверендә үз король, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте б.э.к. 221 елда башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.

Империяле Чин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен Кыйтайның беренче императоры дип игълан иткән. Ул күп ислахлар үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, һуннардан саклану өчен төньяк чигендә Бөек Кытай дивары корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.

Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң б.э.к 206 елда Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — Бөек ефәк юлы салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә Корея, Вьетнам, Монголия һәм Урта Азия кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында (кыт. трад. 漢族, гад. 汉族, пиньинь: hànzú, палл.: һәнзу) да чагылыш тапты.

Һән империясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә 265 елда яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар Җин империясен тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. Кытай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә (317420) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.

420581 елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Чинның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе (9601279) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.

Төньяк һәм төньяк-көнбатышта Кытай территориясенең шактый өлешен Ляо киданьнар дәүләте, Ся тангытлар дәүләте басып алды. Соң империясе бу дәүләтләргә көмеш вә ефәк белән түләп торган.

13 гасырда Кытай әкренләп монголлар тарафыннан басып алынган. 1271 елда монголларның җитәкчесе Хубилай Юань династиясенә нигез салган. 1386 елда озак дәвам иткән көрәш нәтиҗәсендә Юань династиясе бәреп төшерелә һәм хакимияткә Миң династиясе килә.

16 гасырда Кытайда аурупалылар пәйда булганнар. 1557 елда Португалия Чинның Аомынь территориясен иҗарәгә алынган.

17 гасыр башында манҗур һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Кытай кризиска юлыкты. 16281645 еллардагы крестьяннәр сугышы нәтиҗәсендә Миң династиясе урыныннан төшерелгән. Кытайны манҗур баскынчылары басып алдылар. Хакимият манҗурларның Чиң (Цин, 1644—1911) династиясе кулына үтте. 

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда Япония Чинның күпчелек территорияләренә керә һәм япон-чин сугышын башлый.

1937 елның 8 августны — Японнар Ханбалыкны басып ала.

Моннан соң АКШ Япониягә икътисадый эмбаргоны белдерә[18].

1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.

1982 елның 29 апрелендә Кытай халык саны бер миллиардны узды.

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай 22 провинцияга бүленгән, Тайвань 23нче буларак санала. Шулай ук милли азчылыклар яшәүче 5 автоном район һәм үзәккә буйсынучы 4 шәһәр бар.

Төбәк Пиньинь (кит.) Адм. үзәк Пиньинь Халык,[19]
(2010) кеше
Мәйдан,[20]
км²
Халык тыг.,
кеше/км²
Провинцияләр
1 Әнхой Anhui 安徽 Хефей Hefei 59 500 510 140 455 423,63
2 Фуҗән Fujian 福建 Фуҗу Fuzhou 36 894 216 122 919 300,15
3 Гәнсу Gansu 甘肃 Ләнҗоу Lanzhou 25 575 254 459 233 55,69
4 Гуаңдоң Guangdong 广东 Гуаңҗу Guangzhou 104 303 132 178 341 584,86
5 Гуйҗоу Guizhou 贵州 Гуйяң Guiyang 34 746 468 174 976 198,58
6 Хәйнән Hainan 海南 Хайкоу Haikou 8 671 518 34 438 251,80
7 Хебей Hebei 河北 Шиҗаҗуаң Shijiazhuang 71 854 202 187 240 383,75
8 Һейлоңҗаң Heilongjiang 黑龙江 Харбин Harbin 38 312 224 431 767 88,73
9 Хенән Henan 河南 Җеңҗу Zhengzhou 94 023 567 166 310 565,35
10 Хубей Hubei 湖北 Үһән Wuhan 57 237 740 185 673 308,27
11 Хунән Hunan 湖南 Чаңша Changsha 65 683 722 211 231 310,96
12 Җаңсу Jiangsu 江苏 Нанҗиң Nanjing 78 659 903 98 285 800,32
13 Җаңши Jiangxi 江西 нәнчаң Nanchang 44 567 475 171 041 260,57
14 Гирин Jilin 吉林 Чаңчүн Changchun 27 462 297 191 038 143,75
15 Ләониң Liaoning 辽宁 Шеньяң Shenyang 43 746 323 147 451 296,68
16 Чиңхәй Qinghai 青海 Синин Xining 5 626 722 720 459 7,81
17 Шенши Shanxi 山西; Тәйюән Taiyuan 37 327 378 204 846 182,22
18 Шәндуң Shandong 山东 Җинән Jinan 95 793 065 156 219 613,20
19 Шәнши Shaanxi 陕西; Шиән Xi’an 35 712 111 149 708 238,55
20 Сычуань Sichuan 四川 Чыңду Chengdu 80 418 200 491 146 163,74
21 Юннән Yunnan 云南 Кунмиң Kunming 45 966 239 388 610 118,28
22 Җеҗаң Zhejiang 浙江 Хаңжү Hangzhou 54 426 891 106 078 513,08
Кытай Җөмһүрияте конторле астында булган провинция
(сәяси халәте билгеләнмәгән)
23 Тәйвән Taiwan 台湾 Тайбей Taipei 23 069 345[21] 36 178 637,66
Автономияле районнар
24 Гуаңши-Җуаң автономияле районы Guangxi 广西 Наньнин Nanning 46 026 629 235 001 195,86
25 Эчке Монголия Inner Mongolia 内蒙古 Хух-Хото Hohhot 24 706 321 1 181 104 20,92
26 Ниңша-Хуэй Ningxia 宁夏 Иньчуань Yinchuan 6 301 350 52 188 120,74
27 Шеңҗаң-Уйгур Xinjiang 新疆 Өремче Urumqi 21 813 334 1 743 441 12,51
28 Тибет Tibet 西藏 Лхаса Lhasa 3 002 166 1 178 441 2,55
Үзәккә буйсынучы шәһәрләр
29 Ханбалык Beijing 北京 19 612 368 16 808 1166,85
30 Чуңчиң Chongqing 重庆 28 846 170 82 403 350,06
31 Шаңхай Shanghai 上海 23 019 148 6 500 3541,41
32 Тяньцзинь Tianjin 天津 12 938 224 11 943 1083,33
Махсус административ районнар
33 Һоңкоң Hong Kong (Xianggang) 香港 6 864 346[22] 1 095 6268,81
34 Макао (Аомен) Macau (Àomén) 澳门 541 200[23] 27 20 044,44
Барлыгы 1 363 249 758 9 662 593 141,09

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай Халык Республикасының үзенчәлеге шунда: алар сәнәгать җитештерүе, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентарьларны поставкалауда алга киткән. Узган гасырның 70нче елларында Кытай, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсә­телгәндә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәле­шендә зур казанышка иреште.

Янцзы елгасыннан төньяктарак бодай игәләр. Төньяк-көнчыгышта — кытай борчагы, шулай ук тарының бер төре — гаолян үстерәләр. Аның орлыгын азык буларак кулланалар. Әлеге вакытта Кытайда 500 миллион тонна ашлык җи­тештерелә. Ашлык культу­раларының уңышын күтәрүдә яңа технологияләр яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирдә хезмәт итүче Кытай крестьяннары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итә алды.

Кытайның куәтле сәнәгать потенциалы товарларны күп­ләп чит илләргә сату мөм­кинлеге бирә. Кытай товарларын АКШка экспортлау күләме — 398 миллиард, ә БРИКС илләренә нибары 141 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, БРИКСтагы илләрнең “Зур җиде”гә берләшкән илләргә экспорт күләме елдан-ел артуы да игътибарга лаек. Бу сумма 1,1 триллион доллар тәшкил итсә, эчке әйлә­нештәгесе 596 миллиард доллардан артмый.[24]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң зур шәһәрләре – Чунцин, Шаңхай, Чыңду, Харбин, Тяньцзинь, Шиндзяджуан, Ухань, Чиңдау, Гуанджоу.

Кытай – күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: хань, монгол, татар, хуэй, тибет, уйгыр, мяо, ийц, джуан, буитя, корея, маньджур, дунц, яотян, салар һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы итеп санала.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай рәсми рәвештә атеистик дәүләт булып тора һәм үз халкының дине буенча мәгълүматлар бирми. Шул сәбәпле дини демография буенча төгәл мәгълүматлар юк. Кытай Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Рәсми теркәлмәгән теләсә нинди дини оешма дәүләт тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була. Кытай халкының 85 % ы дингә ышана, 15 % ы үзләрен атеист дип саный.

Соңгы мең ел эчендә кытай мәдәнияте күп кенә дини агымнарның йогынтысына дучар була. Даочылык, буддачылык һәм конфуцийчылык илнең «өч тәгълиматы» булып санала. Әлеге өч дин халык дине формасында бөтен ил буенча таралган.

Диннәрнең иң таралганнары – Даочылык, буддачылык , конфуцийчылык, ислам, католиклык. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.

Бәяләүләр буенча, халыкның 2-3 % ы — мөселманнар, христианнар 5 % тәшкил итә. Буддизмны Кытай халкының 10-18 % ы якын итә. 30 % тан артык кытайлы җирле халык диннәрен куллана[25][26][27][28]. Һинд дине Кытайда азчылык тарафыннан тотыла. Әлеге дин хәзерге кыйтга Кытайда бик чикләнгән таралышлы, ләкин археологик дәлилләр Индуизмның урта гасырлар Кытаенда булганын раслый.

Кытайда ислам динендәге ун милләт халкының саны якынча 18 млн кеше тәшкил итә. Аларга башкортлар, уйгырлар, казакълар, татарлар, кыргызлар, үзбәкләр, дунсян, таҗиклар, хуэй мөселманнары керә. Кытай мөселманнары, нигездә, хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, таҗиклар — шигый-исмәгыйлиләр.

Кытай халык университетының(ингл.) социологик тикшеренү үзәге 2013 елдан 2015 елга кадәр үткәргән (31 төбәктән 4382 дин тотучыны) сораштыру нәтиҗәсендә, «ислам — Кытай яшьләре арасында иң киң таралган дин» дигән нәтиҗә чыгарылган. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 30 яшькә кадәрге кытайларның 22,4 % ы үзен мөселман дип саный.

Вэй Дедун, Кытай халык университетының фәлсәфә мәктәбенең буддизм тикшеренүләре профессоры:

Кытайлылар арасында мөселман яшьләре саны буддистлар һәм католикларныкыннан югарырак булуның сәбәбе: ислам тарафдарларының күбесе этник азчылыкка карый, аларның хатын-кызлары еш кына берничәшәр бала таба, балалары да ислам динен кабул итә[29]

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чин — халык җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1988 елның 4 декабрендә кабул ителгән; 1988, 1993, 1999 елларда аерым төзәтүләр кертелгән. Конституциягә күрә, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе (БХВМ) — дәүләт хакимиятенең иң югары органы. БХВМ дәүләт башлыгын — КХҖ рәисен һәм аның урынбасарларны сайлый. Канун чыгаручы хакимиятне БХВМ гамәлгә ашыра. БХВМ провинция, автоном район, үзәккә буйсынучы шәһәрләр һәм кораллы көчләр тарафыннан сайланган депутатлардан гыйбарәт. БХВМның даими эшләүче органы — Даими кәмитит. БХВМ вәкаләт мөддәте 5 ел. Башкарма хакимиятне Дәүләт шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра. Ул БХВМ һәм аның даими комитеты алдында хисәп тота. Дәүләт шурасының вәкаләт мөддәте — 5 ел.

Кораллы көчләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай солдаты. 2008 ел

.

Кытайның кораллы көчләре дөньяда сан ягыннан иң зурлардан дип санала. Ул атом-төш һәм ракета державасы булып тора.

Кытайның халык-азатлык армиясендә (КХАА) 2,5 млн кеше исәпләнә.

Соңгы еллардагы көчле модернизация нәтиҗәсендә Кытайның кораллы көчләре якын киләчәктә иң заманча корал булдырачак[30].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Си Цзиньпин занял высший государственный пост в Китае, возглавив "пятое поколение" руководителей, archived from the original on 2013-10-20, retrieved 2014-03-04 
  8. В Китае завершился процесс передачи власти новому "пятому поколению" руководителей страны
  9. [1]
  10. Тайваньны, Һонконгны һәм Макаоны исәпләмичә.
    Атлас мира, обзорно-географический, ИПУ РАН, ООО «УНИИНТЕХ», Москва, 2004.
    Атлас мира, ПКО «Картография» федеральной службы геодезии и картографии России, Москва, 2005.
  11. Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелгән.
  12. GDP. World Bank. әлеге чыганактан 2013-02-15 архивланды. October 9,2012 тикшерелгән.
  13. 13,0 13,1 World Economic Outlook Database: China. International Monetary Fund (October 2012). әлеге чыганактан 2013-02-15 архивланды. 2 January 2013 тикшерелгән.
  14. Data refer to the year 2013. IMF database, IMF.
  15. Шулай ук һонконг доллары (Һонконгта) һәм Макао патакасы (Макаода).
  16. Human Development Report 2013. United Nations Development Programme (2013). әлеге чыганактан 2013-08-13 архивланды. 2014-03-04 тикшерелгән.
  17. Бөек дәүләт, мәңгелек халык
  18. No Choice But War: the United States Embargo Against Japan and the Eruption of War in the Pacific. — McFarland, 1995. — ISBN 0-7864-0141-9
  19. City Population — Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World
  20. Provinces of China, Statoids.com
  21. Official National Statistics Taiwan estimate
  22. Һоңкоң
  23. Estimates of population
  24. Башкортстан — инвестицияләр мәйданы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-13 
  25. China Religion, Economy and Politics(ингл.)
  26. 全球国家及城市可靠翔实的人口数据和信息 (China Population Information and Research Center) 2010 елның 15 март көнендә архивланган.(кыт.)(ингл.)
  27. National Bureau of Statistics of China(ингл.)
  28. UN World Population Prospects (2019 Revision). United Nations population estimates and projections(ингл.)
  29. Yuen Yeuk-laam. Religious Chinese are younger: report. Global Times, 8.07.2015(ингл.)
  30. АКШ күзләве: Кытай тиздән кораллануда иң алдынгы ил булачак

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]