Кытайда Зәрдөштлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытайда Зәрдөштлек latin yazuında])
Шансида, Дзесюда Сяншенлоу (祆神楼) Кытайда Зәрдөштлек килеп чыгышлы бердәнбер дип санала.
8-енче гасыр Танг династиясе чоры, фараз ителгәнчә Согдия Зәрдөштлек каһинен сурәтләгән кечкенә балчык сын.

Зәрдөштлек (琐罗亚斯德教) Suǒluōyàsīdéjiào яки Xiānjiào (祆教), "Күккә табыну тәгълиматы"; шулай ук Bōsījiào (波斯教), "Фарсы тәгълиматы" дип атала; шулай ук Bàihuǒjiào (拜火教), "утка табынуларның күчеше"; шулай ук Báitóujiào (白頭教), "борынгы чор тәгълиматы" беренче мәртәбә төньяк Кытайда 4-енче гасырда яки иртәрәк фараз ителгәнчә Согдлар тарафыннан кертелгән булган һәм ул өч этапта үскән булган. Кайбер галимнәр Кытайда Зәрдөштлекнең яки киңрәк итеп Ираннан диннең безнең эрага кадәр 2-нче яки 1-енче гасырда булуы буенча шәһадәтләр тәэмин итәләр. Чынлап, Митрага табыну Ханьның Ву Императоры (б.э.к. 157-87 еллар) сараенда башкарылган булган.
Кытайда Зәрдөштлекнең беренче фазасы Төньяк Вэйда һәм Дзин династияселәрендә Төньяк һәм Көньяк династияләр чорында (220–589) Согд Атәшпәрәстләре Кытайга килгәч башланган. Алар Кытай халкы арасында дәгъва итмәгәннәр һәм шул чордан билгеле бары тик ике мәгълүм Зәрдөштлек әдәбияты өзеге бар, икесе дә Согд телендә. Аларның берсе Аурел Штайн тарафыннан Дунһуангта табылган Ашем Воһу, ул хәзер Британия Музеенда саклана. Танг династиясе (618–907) Кытай халкына Зәрдөштлек динен тотарга тыйган, шулай итеп ул күбесенчә читтән килеп яшәүчеләрнең дине булып калган. Ан Лушан Фетнәсенә (756–763) кадәр Согдлар һәм Кытайлар аерым яши торган этник төркемнәр булган; шулай да, фетнәдән соң үзара гаилә кору киң таралган һәм Согд халкы әкренләп Кытай халкы тарафыннан ассимиляцияләнгән булган.
Согд Атәшпәрәстләренә өстәп Сасанид династиясе (651) беткәч 7-енче һәм 8-енче гасырларда аристократларны һәм магиларны кертеп Иран Зәрдөштлек тарафдарлары төньяк Кытайга күчкән. Ираннан китеп алар Чанг'ан, Луоянг, Кайфенг, Янгжоу, Тайюан шәһәрләрендә һәм башка урыннарда яши башлаганнар. Танг чоры вакытында төньяк шәһәр үзәкләрендә кимендә егерме тугыз Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе булган дигән шәһадәт китерелә. Танг династиясенең Вузонг Императоры вакытында Буддачылык тарафдарларын эзәрлекләү вакытында Зәрдөштлек шулай ук бастырылу максаты булып торган.
Кытайда Зәрдөштлекнең икенче фазасы Биш Династия һәм Ун Патшалык чорында (907–960) булган һәм асаба Кытай Зәрдөштлегенең үсешен күргән, ул хәзерге вакытка кадәр дәвам иткән. Бу период вакытында Согд Зәрдөштлек Илаһлары Кытай халык диненә кертелгән булган; Кытай асаба диненең Зәрдөштлек агымнары арта баручы рәвештә Кытайлар тарафыннан практикаланган булган һәм 1940-ынчы елларга кадәр яшәп калган. Шул елларга кадәр Хубэйда, Ханьянг районында Кытай Зәрдөштлек гыйбадәтханәләре булуының шәһадәте бар.
Өченче фаза 18-енче гасырда Парси сәүдәгәрләре Мумбаидан Макаога, Һоң Коңка һәм Гунгжоуга корабларда килгәч башланган. Парси ут гыйбадәтханәсе Шанхайда 1866 елда төзелгән булган һәм соңрак чорда җимерелгән булган. 1980-енче еллардан башлап Кытайда Парсиларның яшәү башлавының яңа дулкыны булган.
Классик Кытай телендә Зәрдөштлек Hútiān (胡天) дип аталган булган, ул Вэй-Дзин чорында барлык төньяк күчмәләр өчен атама булып киткән. Иртә Танг чорында Зәрдөштлек өчен махсус яңа иероглиф уйлап чыгарылган булган, xiān (祆), аның мәгънәсе "Күккә табыну". Гаҗәп рәвештә, Ерак Көнчыгышта Атәшпәрәстләрне "утка табынучылар" дип түгел, ә "Күккә табынучылар" дип атаганнар (Япон телендә дин атамасы Кытай телендә кебек үк Kenkyō). Ул вакытта Кытайлар өчен чит ил килеп чыгышлы дин өчен иероглиф барлыкка китерү сирәк булган һәм бу Атәшпәрәстләрнең Танг Кытай җәмгыятенә йогынтының шәһадәте булып тора.
Кытай халыкларының берсе уйгырлар Зәрдөштлекнең кайбер аспектларын практикалаган, мәсәлән ут алтарьларын, һәм соңрак Зәрдөшт пәйгамбәргә табынуны керткән Манихейлык дине Уйгыр Каганаты дәүләт дине итеп кабул ителгән булган, мөгаен, 762 яки 763 елда.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]