Кытайда индуизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытайда индуизм latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Һинду рельефы, Цюанджоу музее. Рәсемдә Һолика һәм Һоли фестивальләре өчен Нарасимһа риваяте күрсәтелгән.

Индуизм дине Кытайда азчылык тарафыннан тотыла. Дин үзе хәзерге кыйтга Кытайда бик чикләнгән таралышлы, ләкин археологик дәлилләр Индуизмның урта гасыр Кытайда барлыгын тәкъдим итә.[1] Һинду тәэсирләре шулай ук илгә тарихы дәвамында Буддизм таралышы буенча сеңгән.[2] Ведик традицияләрдән килеп чыккан йога һәм медитация кебек гамәлләр шулай ук Кытайда киң таралган. Һинду җәмәгате, бигрәк тә Айяволе һәм Маниграмам Көньяк Һиндстанның сәүдә гильдияләре аша көньяк Кытайда чәчәк аткан.[3][4] Һинду мотивлары һәм гыйбадәтханәләре дәлилләре, мәсәлән Кайюан гыйбадәтханәсе Цюанджоу, көньяк-көнчыгыш Кытайның Фуцзян провинциясендә табылырга дәвам итә.[5] Һоң Конгта кечкенә Һинду иммигрант эшчеләре җәмәгате бар.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иртә Һинду тәэсире[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Луоянг, Кытайда Лонгмен Гротларыннан апсаралар

Борынгы Кытай диненә Индуизмның тәэсиренең кайбер мисалларына "алты мәктәп" яки "алты доктрина" керә һәм шулай ук Йога, ступаларның кулланышы (соңрак алар Көнчыгыш Азиядә пагода булган). Шулай да, Кытайда, Буддизм һәм Конфуцианизмнан аермалы буларак Индуизм беркайчан да зур популярлык казанмаган. Моннан чыгармалар булган, мәсәлән Тибетның кайбер өлешләрендә.[6] Кытайда кечкенә Һинду җәмәгате булган, күбесенчә көньяк-көнчыгыш Кытайда урнашкан. Унөченче гасыр ахырының Цюанджоу Шива Ходае гыйбадәтханәсе калдыклары белән бәйле ике телле Тамил һәм Кытай теле язмасы табылган. Бу мөгаен көньяк Һинд стилендә Индуизм гыйбадәтханәләрнең берсе булган, алар иске портның көньяк-көнчыгыш секторында төзелгән булган, анда чит ил сәүдәгәрләренең анклавы урнашкан.[7] Дүрт Күк Патшалары Локапалардан килеп чыккан. Кайбер галимнәр тарафыннан Хануман Ходае Кытай мифологиясе персонажы Сун Вуконгның чыганагы булган. Якшалар (Кытайча: 夜叉) башта Һинду тарихыннан килеп чыкканнар, алар демоннар яки табигать рухлары сыйныфы булган. Якшага ышану Кытайга Лотос Сутрасы аша кергән, ул башкта кытай теленә Дхармакса тарафыннан 290 ел тирәсендә тәрҗемә ителгән, соңыннан ул Кумараджива тарафыннан җиде юл аша тәрҗемә тарафыннан кысрыклап чыгарылган. Кытай халык динендә күп риваятьләр һәм тарихлар, мәсәлән, Нежа[8] Һинду мифологиясеннән килеп чыккан, мәсәлән, Тиансидзайның 10-ынчы гасыр тәрҗемәләре аша.[9] Бу тәэсир һәм фикерләр синтезы аша, кайбер терминнар элек булган концепцияләргә туры китерелергә мөмкин - "ракшаслар" "луоча" буларак, башка төшенчәләр кертелгән булган Индуизмда "пишачалар" кытай телендә "пишезуо" буларак.

Тәэсир регионнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Кытай язмаларын һәм шулай ук хәзерге археологик өйрәнүләр буенча Индуизмның кайбер фикерләре Кытайның берничә регионнарында кабул ителгән дип тәкъдим итә

Төньяк Кытайның Тун-хуанг, Гансу провинциясендә күпсанлы Буддист сәнгатьләре белән Һинду Ходайлары да табылган. Мәсәлән, 285 мәгарәдә Ганеша фил башлы ходай табылган, фараз ителгәнчә безнең эраның 6-ынчы гасырның.[10]

.

  • Гуандонг һәм Цюанджоу провинцияләренең портлыр, күбесенчә кытайлар тарафыннан кабул ителгән Һинду сәүдәгәрләр тарафыннан һәм алар резиденцияләр (диаспора җәмәгатьләре) нигезләгәннәр һәм Һинду гыйбадәтханәләрен төзегәннәр, анда алар Һинд-Кытай сәүдәсенә хезмәт итеп күп төрле товарлар кулланганнар.
  • Камруп юлы (Ассам) Мьянма аша көньяк Юннань провинциясенә һәм шулай ук хәзерге Кытайның башка көньяк-көнбатыш регионнарына. Бу Юннаньда Дали гыйбадәтханәсен казып чыгару вакытында Джианкуан мәгарәләрендә (Шижонгшан) линга һәм йони Һинду Ходай сыннары һәм гыйбадәтханә өлешләре табылуы тарафыннан исбатланган.[1]
  • Тсунг-Линг юлы (хәзерге Кашмир аша) - ул Кытайдан монахларга һәм сәяхәт итүчеләргә Кытайга Буддизмны алып килергә ярдәм иткән; Буддист текстлары белән, Кытайга шулай ук күп Һинду текстлары һәм фикерләре китерелгән. Лопнордан һәм Синьцзян провинциясендә Кизил Мәгарәләреннән Индуизм барлыгының археологик дәлилләре, анда Ганеша Ходае кисеп ясалган сыннар һәм шулай ук Рамаяна эпосыннан Хануман Ходае белән сәхнә белән фреска һәм башка Һинду Ходайлары фрескалары. Болар безнең эраның 4-енче 6-ынчы гасырларында ясалган.[1][11] Бу юл буенча шулай ук кайбер Һинду фикерләре һәм сәнгатьләре төньяк-үзәк Кытайда безнең эраның 5-енче гасырга Шаньсига кадәр провинцияләргә таралган, моның дәлилләре булып Датонгта Юннань Гротлары булып тора, алар Вишну һәм Шива кебек төрле Һинду Ходайларына багышланган.[12][13][14]
  • Непал юлы, ул Непал Индуизмының һәм Буддизмының тантрик мәктәп фикерләрен Тибет регионына китергән.
2-енче гасырдан алып 12-енче гасырга кадәрге Кытай текстлары 150 галим Һинду Санскрит текстларын кытай теленә тәрҗемә итүдә концентрацияләнгән дип фараз итә.[1] Ведалар миң-лун' (белем фәне) яки жи-лун (акыл белеме) дип аталган. Борынгы Кытай галимнәре шулай төрле башка Самхиталарны һәм Шастраларны тәрҗемә иткән.[1][15] Һиндстанда оригиналлары һәм барлык тәрҗемәләре югалган булган кайбер Санскрит текстлары Кытайда табылган булган - мәсәлән, "Джин Ци Ши Лун" ул "Санкхья-Карика"ның сакланып калган тәрҗемәсе. Тәэсир иткән тәрҗемәләрнең мисалы буларак Йидзингның Һаривамсадан безнең эраның 1-енче гасырдан алып 3-енче гасырга кадәр гимннар тәрҗемәләре Кытайда табылган булган ул Кришна Ходаеның яхшы танылган искә алынуы һәм Һинду эпосы Махабхаратаның кушымтасы. Йидзинг Дурга Алиһәсе өчен берничә Һаривамса гимннарын тәрҗемә иткән, ләкин аларны Сарасвати Алиһәсе белән ассоциацияләгән. Бу белем, музыка, сәнгатьләр һәм эчке көч Алиһәсе концепциясе хәрби көч Алиһәсе концепциясе белән берләштерелгән һәм соңыннан Кытай Бианцайтан буларак мәгълүм булган һәм соңыннан Япониядәге Бензайтен (辯才天) Алиһәсе булган - аның гыйбадәтханәләре һаман Япониядә зиярәт кылына.[16]

Борынгы Һинду Санскрит язмалары Юннань провинциясендә шулай ук табылган булган, бу тел Кытайда Буддизмны тарату өчен типик рәвештә кулланылмаган. Бу язмалар кимендә урта гасыр чорыннан; шулай да, алар Кытайга ничек һәм кайчан килүе билгесез булып кала.[17]

Мәдәни Инкыйлаб вакытында һәм шуннан соң Индуизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цюанджоу Музее, Һинду рельефы

Кытайда коммунизм үсүе вакытында Кытайда Индуизм такын күбрәк киртәләргә очраган, ул вакытта Кытай Коммунист хөкүмәте нинди дә булса дин тарафдары булуны кире каккан, чөнки ул социализмга каршы булып саналган, һәм шулай ук феодализм һәм чит ил колониализм символы булып саналган. Коммунист Мәдәни Инкыйлабы вакытында, 1966-ынчы елдан 1977 елга кадәр барлык дин кешеләре эзәрлекләнгән һәм шул вакытта күп дини биналар һәм хезмәтләр ябылган булган һәм дини булмаган биналар материалистик хезмәтләр өчен алыштырылган булган. Шулай да, 1977 елдан алып, хөкүмәт дин өстеннән чикләүләрне җиңеләйткән һәм Кытай Халык Республикасы Конституциясе имзаланган һәм күп кытайларга янә аларның дини һәм шәхси ышануларын гамәл кылырга рөхсәт ителгән. Шулай да, хөкүмәт һаман башка дини гамәлләрдән, бигрәк тә чит илләрнекеләрнекенә бик шөбһәле карый. Күп Кытай туристлары Таиландта Пхра Пхромга барып теләкләр итә.

Кытайда Индуизм Практикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрчә Индуизм биш рәсми диннәрнең берсе булмаса да (Буддизм, Таоизм, Католик Христианлык, Протестант Христианлыгы һәм Ислам) һәм гәрчә Кытай рәсми секуляр дәүләт булса да, Индуизм практикасы Кытай рөхсәт ителгән гәрчә күп булмаган масштабта булса да. Гәрчә Индуизм Һинд мәдәниятеннән барлыкка килсә дә, Кытайга Ведик традициянең тәэсире илнең мәдәниятендә сизелә.

Кыйтга Кытай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайда күп Һинду экспатриатлары яши, һәм җирле Кытай халкы арасында шулай ук Һинду гаиләләре бар. Аларның саны чагыштырмача аз, һәм шулай итеп, аларның дине биш рәсми танылган дини оешмалары арасында түгел. Алар гадәттә тыныч кешеләр һәм җирле Кытай хөкүмәте белән хезмәттәшлек итә һәм бөтен ил буенча диннәрен тыныч тотарга рөхсәт ителгән хәтта кыйтга Кытайда да. Кытай хөкүмәте Нью-Дели һәм Гандхинагарны җитәкләгән Сваминараян Траст (BAPS)ны чакырып кыйтга Кытайда охшаш гыйбадәтханә төзергә сораган, ул шундый беренче гыйбадәтханә булган. Җирнең зур өлеше 2007 елда Фошанда резервланган булган, бу гыйбадәтханә һәм Һиндстан мәдәни үзәге өчен булган.[18][19] Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең (ISKCON) кыйтга Кытайда аз гына тарафдарлары бар, ил буенча төрле шәһәрләрдә кечкенә төркем тарафдарлары бар. ISKCON Гуандонг Телевидениесендә Кытайда йога һәм медитация гамәлләрен өйрәтү өчен искә алынган.Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. ISKCON Narasimha Giridhari Mandir. ISKCON Features on China National Television.</ref>[20]

Һоң Конг[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ISKCON) дөнья буенча зур Гаудия Вайшнава оешмасының Һоң Конгта үзәге бар ул 1981 елда нигезләнгән.[21] 2010 елда Һоң Конг яшәүчеләрнең якынча 0.5%-ы төрле юнәлешләр Индуизм тарафдарлары булган; боларга экспатриатлар һәм гомер буена тарафдарлар булган гражданнар керә.

Цюанджоуда Һинду мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цюанджоуда Һинду гыйбадәтхәнесендә Шива Ходаеның кисеп ясалган сыны

Археологик өйрәнүләр буенча Кытай тарихында кимендә Вайшнавизм һәм Шиваизм мәктәпләре Кытайга килгән.

Хәзерге вакытта Цюанджоуда Һиндулар юк диярлек. Шулай да, шәһәрдә Тамил Һинду җәмәгате булган, алар 13-енче гасырда Кайюан Гыйбадәтханәсен төзегән, ул Шива Ходае хөрмәтенә булган.[22] Гыйбадәтханә хәзер хәрабәләрдә, ләкин 300 дән артык кисеп ясалган сурәт һаман шәһәрдә.[22] Шуларның күбесе хәзерге вакытта Куанджоу Музеенда күрсәтелә һәм кайберәүләр Буддист гыйбадәтханәсе Кайюан гыйбадәтханәсенең өлеше булып киткән.[22][23] Аның төп залы "Махавира залы" артында Индуизм кисеп ясалган сурәтләре белән колонналар бар.[23] Кисеп ясалган сурәтләр Куанджоуның төп биш урыннары һәм күрше өлкәләрдә таралып урнашкан.[22] Алар Көньяк Һинд стиленда ясалган, һәм Тамил Надуда 13-енче гасырда төзелгән гыйбадәтханәләргә охшаш. Бөтенесе диярлек кисеп ясалган сурәтләр яшел-соры граниттан ясалган, ул якындагы калкулыкларда булган һәм регионның җирле архитектурасында кулланылган.[22] Шива Ходае хөрмәтенә багышланган Куанджоу Гыйбадәтханәсе темаларга Гаджаранья Кшетра тарихы керә - бу Шива лингага гыйбадәт кылган фил, шулай ук изге Тхирумулар тарихы - ул линганы сылаучы сыер аша тасвирланган һәм хәзер Андхра Прадеш дип аталган Һинд регионыннан ике Һинду көрәшчеләре тарихы.

Шива Ходае белән Нанджаочанг өлкәсендә Вишну Ходай скульптурасы табылган.[5] Кайюан гыйбадәтханәсенең ике колоннасында Вишну Ходайга багышланган җиде сурәт бар - берсе Гаруда белән, берсе кеше-арслан Нарасимха аватар, берсе Гаджендра Мокша риваятен күрсәтә, берсе Лакшми Алиһәсе белән, берсе Кришнаның савучы кызлардан алар белән шаярып киемнәрен урлаганы, берсе Вишнуның Кришна буларак Кали еланны буйсындыруы һәм берсе Махабхаратада Кришна турында.[5][24]

Кытай телендә Санскрит теленнән алынмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит алынмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай сүзе Әйтелеше Мәгънәсе Чыганак Сүзе Әйтелеше Башлангыч Мәгънәсе
剎那 chànà мизгел क्षण kṣaṇa мизгел
píngguǒ алма बिम्बा bimbā алма
涅槃 nièpán нирвана निर्वाण nirvānā нирвана
舍利 shèlìzi калдык शरीर śarīra тән
tánhuā epiphyllum उदुम्बर udumbara инҗир агачы
須彌 xūmíshān Сумеру тавы सुमेरु sumeru Сумеру тавы
"破落米多" "poluomíduo" Камиллек prajna paramita Paramita Камиллек

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Hinduism in China» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Huang Xinchuan (1986), Hinduism and China, in Freedom, Progress, and Society (Editors: Balasubramanian et al.), Калып:ISBN, pp. 125-138
  2. John Kieschnick and Meir Shahar (2013), India in the Chinese Imagination - Myth, Religion and Thought, Калып:ISBN, University of Pennsylvania Press
  3. W.W. Rockhill (1914), Notes on the relations and trade of China with the Eastern Archipelago and the coasts of Indian Ocean during the 14th century", T'oung-Pao, 16:2
  4. T.N. Subramaniam (1978), A Tamil Colony in Medieval China, South Indian Studies, Society for Archaeological, Historical and Epigraphical Research, pp 5-9
  5. 5,0 5,1 5,2 John Guy (2001), The Emporium of the World: Maritime Quanzhou 1000-1400 (Editor: Angela Schottenhammer), Калып:ISBN, Brill Academic, pp. 294-308
  6. Sherring and Longstaff (1936), Western Tibet and the British borderland - The Sacred Country of Hindus and Buddhists Edward Arnold, London
  7. [1]
  8. Кытай Нежасы Индуизмның Налакубарадан килеп чыккан
  9. Meir Shahar (2013), in India in the Chinese Imagination - Myth, Religion and Thought, Калып:ISBN, University of Pennsylvania Press, pp. 21-44
  10. Alice Getty (1936), Gaṇeśa: a monograph on the elephant-faced god, Reprinted in 1971, Oxford: Clarendon Press, Chapter 7, pp. 67-78
  11. Angela F. Howard (2008), Pluralism of Styles in Sixth-Century China: A Reaffirmation of Indian Models, Ars Orientalis, Vol. 35, pp. 67-94
  12. YUNGANG GROTTOES, CHINA
  13. Buddhist Caves in China See entry for Yungang 460s-470s, Daniel Waugh, University of Washington
  14. Charles Orzech et al (2010), Esoteric Buddhism and the Tantras in East Asia, Brill, Калып:ISBN, pp. 257-259
  15. ref>Hajime Nakamura (1989), Калып:Google books, Калып:ISBN, pp. 142
  16. Catherine Ludvik, A Harivaṃśa Hymn in Yijing's Chinese Translation of the Sutra of Golden Light, Journal of the American Oriental Society, Vol. 124, No. 4 (Oct. - Dec., 2004), pp. 707-734
  17. Walter Liebenthal (1947), SANSKRIT INSCRIPTIONS FROM YUNNAN I: (AND THE DATES OF FOUNDATION OF THE MAIN PAGODAS IN THAT PROVINCE), Monumenta Serica, Vol. 12, (1947), pp. 1-40
  18. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Ved P. Chaudhary, Ph.D. First Hindu Temple to be Built in China. ISKCON News.
  19. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. NDTV. Swaminarayan Trust Invited to Build Akshardham in China. Hinduism Today.
  20. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Guangdong Television. 2013品质生活瑜伽 (Chinese).
  21. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. ISKCON Hong Kong. ISKCON Hong Kong.
  22. 22,0 22,1 22,2 22,3 22,4 Nagapattinam to Suvarnadwipa: reflections on Chola naval expeditions to Southeast Asia (2009), Hermann Kulke, K. Kesavapany, Vijay Sakhuja, Institute of Southeast Asian Studies, p. 240
  23. 23,0 23,1 Quanzhou Hindu (in Chinese)
  24. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок johnguy2 не указан текст

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]