Кытай гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай гимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кытай гимны
義勇軍進行曲
March of the Volunteers (Pathe Records - 1935).jpg
Дәүләт Кытай
Атама 義勇軍進行曲
Жанр марш[d]
Чыгыш иле Flag of the Republic of China.svg Кытай Республикасы[d]
Әсәр яки аның атамасы теле кытай теле
Чыгару датасы 1934
Көйязар Не Эр[d]
Текст авторы Тянь Хань[d]
Тональлек соль мажор[d]
Беренче юл 起來! 不願做奴隸的人們! һәм 起来!不愿做奴隶的人们!
Последняя строка 前進!前進!進! һәм 前进!前进!进!
中华人民共和国国歌 (五线谱版).png
Авторлык хокуклары статысы иҗтимагый милек[d] һәм иҗтимагый милек[d]
Commons-logo.svg March of the Volunteers Викиҗыентыкта
March of the Volunteers (Pathe Records - 1935).jpg
March of the Volunteers.png
“Ирекле яугирләр маршы” авторлары: Нье Эр (сулда), Тянь Һань (уңда)

Ирекле яугирләр маршы (義勇軍進行曲, Yi yong jun Jin xing qu) — Кытай Халык Республикасының дәүләт гимны. Ул 1935 елда, Кытайның бер өлеше япон илбасарлары кулында булганда ук иҗат ителгән. Көен Нье Эр (聶耳, Niè Ěr), сүзләрен Тянь Һань (田汉, Tián Hàn) язган. Ул заманда Кытай кайнап торган казанны хәтерләтә торган булган, һәм көн кадагына суга торган бу җыр тиз арада Күк асты илендә кытайлылар яшәгән бөтен төбәкләргә тарала.

Ирекле яугирләр маршы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайча текст Пинйин транскрипциясе Тәрҗемәсе
起来!不愿作奴隶的人们,

把我们血肉筑成我们的新的长城

中华民族到了危险的时候,

每个人被迫着发出最后的吼声

起来!起来!起来!

我们万众一心冒着敌人的炮火

前进!前进!前进!进!

Qǐlái! Búyuàn zuò núlì de rénmen!

Bǎ wǒmen de xuèròu,

zhùchéng wǒmen xīnde chángchéng!

Zhōnghuá Mínzú dào le zùi wēixiǎnde shíhòu,

Měige rén bèipòzhe fāchū zùihòude hǒushēng.

Qǐlái! Qǐlái! Qǐlái! Wǒmen wànzhòngyīxīn,

Màozhe dírén de pàohuǒ, Qiánjìn!

Màozhe dírén de pàohuǒ, Qiánjìn!

Qiánjìn! Qiánjìn! Jìn!

Күтәрел, кол булмаска теләсәң!

Үз гәүдәләребездән Бөек Дивар төзербез.

Халык язмышының дәһшәтле чагы,

Күкрәкләребездән сугышчан аваз ыргыла:

“Күтәрел! Күтәрел! Күтәрел!”

Без бит миллионнар, җаннарыбыз бердәй,

Алга! Җаннарыбыз бердәй,

Алга! Алга! Алга! Цзинь!*

  • цзинь – ике кисәктән торган “алга (атла)” өндәү төшенчәсенең икенче, юнәлеш күрсәтүче өлеше; беренчесе (цянь) — хәрәкәт күрсәткече.

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланып, Кытай үз бәйсезлеген кире кайтаргач, элеккеге территориясенең зур күпчелеген яңадан туплагач һәм хәтта яңа җирләр дә басып алгач, 1949 елның июнендә Кытай халык сәяси-консультатив конференциясе дәүләт гимнына конкурс игълан итә. Моңа кадәр гамәлдә булган гимн — “Халыкның өч терәге” (三民主義,Sānmín chǔyì) — Чан Кайши тарафдарлары белән бергә Тайвань утравына “күчеп китә” һәм шунда барлыкка килгән Кытай Республикасынең дәүләт гимны гына булып кала.
Ә коммунистлар хуҗа булып киткән “кыйтга Кытае”нда яңа гына язылган әсәрләрнең берсе дә бәйгедә уңышка ирешми, шул елның 27 сентябрендә “Ирекле яугирләр маршы” дәүләт гимны дип таныла. Бу көнне Кытай Халык Республикасынең бүгенге байрагы һәм туграсы да раслана, ә Пекин (борынгы төркиләрдә — Ханкала) яңадан илнең башкаласы дип игълан ителә.
Әмма... Мао Цзедуң хакимияткә килеп, “бөек пролетар мәдәни инкыйлабы” башлангач, көрәшкә һәм иҗтиһатка рухландыра торган гимнның язмышы өзеклек чоры кичерә. Аның урынына “Көнчыгыш алсулана” (東方紅, Dōngfāng Hóng) исемле һәм юлбашчыга мактау яудыра торган җыр дәүләтнең рәсми булмаган гимнына әверелә. Хәтта диктатор 1976 елда вафат булгач та, “Ирекле яугирләр маршын” тулысы белән кире кайтару өчен 6 ел вакыт кирәк була. 1978 елда ул сүзләре нык үзгәртелеп “маолаштырган” килеш яңадан кулланыла башлый. Һәм 1982 елның 4 декабрендә генә КХР Халык Җыелышы корылтае 47 еллык тарихы булган гимнны яңадан һәм авторлары язган килеш кабул итә.
“Ирекле яугирләр маршы” гына түгел, аның авторлары да шундый ук маҗаралы язмышка дучар булалар. Дөресрәге, фаҗигале дә. Көйязар Нье Эр, булачак гимнны иҗат иткәч, шул ук 1935 елда Советлар Берлегенә сәфәргә чыга. Аның юлы нигәдер империя рухында көн күрүче Япония аша уза. Һәм көйязар Кояш чыгышы илендә... суга батып үлә. Шаһитлар фикеренчә, бик тә сәер вакыйга була бу.
Шагыйрь Тянь Һань үз Ватанында яшәп кала. Ләкин XX гасырның ачы җилләре аңа да кагылмый калмый. “Мәдәни инкыйлаб” башлангач, аны Мао хакимияте бер сәбәпсез “уң сәяси тайпылыш” ясауда гаепли һәм зинданга утырта. Гимн авторы шунда 1968 елда вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]